9 май. «Татарстан дулкынында».

Бүген 9 май – Бөек Җиңү көне. Ул – безнең ил өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен иң олы бәйрәм. Һәр ел саен без бу көнне шатланып һәм шул ук вакытта бераз моңаеп та зур дулкынлану белән бәйрәм итәбез! Бу көннәрдә без халкыбызның шушы җиңүгә керткән өлеше турында уйланабыз. Әдипләребез арасында татар кешеләренең, республикабыз вәкилләренең сугыш кырларында яисә тылдагы батырлыклары турында бәян итүче эзтабар-язучылар булды. Үз вакытында Риза Ишморат бөек милләттәшебез Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең тиңсез каһарманлыгы турындагы дөреслекне бөтен дөньяга сөйләде. Рафаэль Мостафин, Шамил Рәкыйпов кебек дистәләргән язучыларыбызның әсәрләрендә халкыбыз батырлыгы чагылыш тапты. Безнең көннәрдә дә эзтабарлык эшчәнлеген дәвам итүче әдипләребез бар, һәм аларның берсе, шактый ук күренеклесе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия хәрби тарих фәннәре академиясе академигы, Россия Федерациясенең Ломоносов исемендәге премиясе лауреаты, шагыйрь Шаһинур Мостафин. Шаһинур абый белән бүгенге әңгәмәбез дә халкыбызның җиңүгә керткән өлеше хакында булыр.

kLoDAs_s1Xs

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>