9 ноябрь. «Татарстан дулкынында».

personid53545_3

Быелның 9 сентябрендә күренекле сәхнә остасы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Вера Минкинаның   тууына 100 ел тулды. Бүгенге тапшыруыбыз аның рухына дога булып барып ирешсен.
Вера Минкина гаҗәеп бай, катлаулы да озын һәм искиткеч матур тормыш юлы үткән актриса. Бу талант, иҗат алдында баш иярлек, сокланырлык. Артистка Вера Минкина әле дә бик күпләрнең хәтерендә. Камал театрында узган искә алу чарасына да тамашачы зал тутырып килгән иде. Кичәне ачып җибәргәндә Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗан “Мондый артистлар хакында без сөйләргә тиеш, чөнки татар театры, аның бай тарихы Вера Минкина кебек артистларның талантыннан барлыкка килгән”, — диде.
Кайчандыр күренекле режиссер Марсель Сәлимҗанов аның турында “Кояшлы актриса” дип әйткән була. Вера Минкина бу исемне гомере буена аклап яши. Бүген тапшыруыбызда катнашачак сәхнәдәшләре дә Вера Минкинаны нәкъ шушы сүзләр белән искә алдылар. Күңел түрләрендә йөрткән хатирәләре белән дә алар бик теләп уртаклаштылар.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>