Октябрь — Татарстанның халык язучысы, республикабызның Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты Нурихан Фәттахның туган ае. Быел аның тууына 90 ел.
Күренекле әдип Татарстан радиосы тапшыруларында, бигрәк тә телебез җәүһәрләрен саклауга кагылышлыларында даими катнаша иде. Гаиләсенә килгәндә, алар хатыны — Татарстанның атказанган табибәсе Руфинә ханым белән бер ул, бер кыз үстерделәр. Безнең алтын фондыбызда аларның татар гаиләсе традицияләренә кагылышлы фикерләрен чагылдырган “Пар канатлар” тапшыруы саклана. Моннан 20 ел элек әзерләнгән программа кабатлап бирелә.