9 октябрь. «Татарстан дулкынында».

татар

Татар дөньясы яңалыклары, республикабызда һәм татарлар яшәгән төбәкләрдә булган мөһим вакыйгаларга күзәтү, мәдәният, сәнгать,  фән эшлеклеләре белән очрашулар – республикабыз һәм аннан читтә яшәүче татарлар тормышыннан  иң актуаль мәсьәләләр,  вакыйгалар, көн кадагындагы яңалыклар.

Бүген без сезнең белән Ижау каласына юл тотарбыз. Узган атнада биредә «Татар кызы-2019» Халыкара бәйгесенең финалы узды. Дөньяның иң чибәр, иң булдыклы татар кызының исеме аталды.

Тарихка күз салсак Ижау каласы урнашкан җирләр Алтын Урданыкы булган. Аннары Казан ханлыгына кергән. Соңрак, Россия империясе чорында Иж буендагы бу җирләр Яушев кенәзгә бүләк итеп бирелә. Аннары аны Русиянең дәүләт эшлеклесе генерал-майор Котлымөхәммәт Тәвкилевка сатып ала. Россиядәге иң беренче иң беренче металл эшкәртү заводларының берсе Иңевскийда барлыкка килә. Тиздән ул корал җитештерү башкаласына әйләнә. Бөтен дөньяга танылган корал ясау остасы  Калашников шушы шәһәрдә яшәгән. Биредә әле дә татарлар күп. Бәйгенең шартлары буенча, «Татар кызы» бәйгесендә кайсы төбәктән килгән кыз җиңү яулый, алдагы елда бәйгенең финал өлеше шунда уза. Узган ел «Татар кызы-2018» конкурсында Ижау кызы Диләрә Гыйльметдинова җиңү яулаган иде. Шуңа да быел конкурсның финалы Удмуртиянең Петр Ильич Чайковский исемендәге дәүләт опера һәм балет театрында узды. Бүген без шушы матур бәйрәмне янәдән бер кат күздән кичереп, матур мизгелләрен сезнең белән дә уртаклашырга, килгән кунакларның, конкурска катнашучы гүзәлләребезнең сүзләрен дә җиткерергә булдык.

NcRSePtw1gw

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>