90 ел эфирда

Татарстан радиосы. 90 ел эфирда.

Татарстан радиосы. 90 ел эфирда.

“Казан сөйли!” Моннан төгәл 90 ел элек – 1927  елның 7 ноябрендә  Татарстан радиосы  менә шушы сүзләр белән  дөньяга аваз салган. Аны эфирда беренче тапкыр  халкыбызның легендар улы, язучы, Татарстан радиосын оештыручы Шамил Усманов яңгыраткан. Безнең сайтта  радионың 90 еллыгы уңаеннан оештырылган  рубрика  шушы  якты шәхеснең портреты белән ачылып китә. Якын араларда  әлеге рубрикада  радио […]

17 сентябрь.  “Татарстан дулкынында”.

17 сентябрь. “Татарстан дулкынында”.

Татарстан радиосының беренче тапкыр эфирга чыгуына 90 ел тулып килә. Шушы уңайдан тапшыруларыбызда “Безнекеләр” дип исемләнгән яңа рубрика пәйда булды. Бу сәхифәләрдә үзләренең хезмәт һәм иҗат юлларын Татарстан радиосында башлап шушында канат чыгарган, соңрак фән, мәдәният-сәнгать әдәбият һәм башка өлкәләрдә исемнәре бөтен республикага танылган шәхесләр турында сөйләрбез. Бу чыгарылышта исә баш каһарманыбыз – күренекле галим […]

16 сентябрь. “Татарстан дулкынында”.

16 сентябрь. “Татарстан дулкынында”.

“Татарстан дулкынында” прогаммасының бу чыгарылышы Татарстан радиосы тарихында тирән эз калдырган шәхес, күренекле  журналист, шагыйрь  Зиннур Насыйбуллинга  багышлана.Тапшыру Татарстан радосының 90 еллыгы уңаеннан әзерләнде.

3 сентябрь.  “Татарстан дулкынында”.

3 сентябрь. “Татарстан дулкынында”.

Быелгы көздә Татарстанда, татар дөньясында зур, әһәмиятле вакыйгалар көтелә. Һәм алар арасында, мөгаен, иң мәртәбәле вакыйгаларның берсе – Татарстан радиосының юбилее булыр. Әйе, хөрмәтле тыңлаучылар, безнең барыбыз өчен дә кадерле булган, татар халкының бер атрибутына әверелгән шушы радио оешуга быел 7 ноябрь көнне 90 ел тула. Бүгеннән башлап радиобызның тарихы, анда эшләгән якты шәхесләр турындагы […]

29 август. “Пар канатлар”.

29 август. “Пар канатлар”.

“Пар канатлар” тапшыруы эфирга чыга башлауга  1 нче сентябрьдә 30 ел. Аны  республикабызда танылган журналист Варис Зиннәтуллин башлап җибәргән иде. Шул уңайдан  бу чыгарылышта  истәлекләре белән  Татарстанның атказанган  мәдәният хезмәткәре, ул елларда  радио режиссеры булган  Әминә Шаһиәхмәтова,  Татарстанның халык артисты, радио дикторы Тәлгать Хаматшин, шулай ук  Варис абыйның хатыны  Рәмзия  апа (хәзер ул вафат)  истәлекләре […]

27 август. “Татарстан дулкынында”.

27 август. “Татарстан дулкынында”.

Тапшыруның якшәмбе чыгарылышында тыңлаучы игътибарына “Казан сөйли!” сәхифәсе тәкъдим ителә.  Татарстан радиосы оешуга 90 ел тулу уңаеннан әзерләнгән бу сәхифәдә радионың Бөек Ватан сугышы елларындагы эшчәнлеге чагылыш таба.  

19 август. “Татарстан дулкынында”.

19 август. “Татарстан дулкынында”.

“Татарстан дулкынында” прогаммасының бу чыгарылышы Татарстан радиосы тарихында тирән эз калдырган шәхес, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, атаклы нәфис сүз остасы Айрат Арсланга  багышлана.Тапшыру Татарстан радосының 90 еллыгы уңаеннан әзерләнде.

Безнең радио командасы 1-нче урынны  яулады!!!

Безнең радио командасы 1-нче урынны яулады!!!

      «Татарстан” радиосы үзенең 90-еллык юбилеена бүләк ясады. Татар телендә сөйләүче радиолар арасында үткәрелгән пляж волейболы буенча турнирда ул үзенең  чемпион исемен саклап кала алды. Билгеле булганча, ярышлар бүген, 16 августта, Казанда  оештырылды. Үзара 7 команда көч сынашты. Кызу көрәш нәтиҗәсендә “Татарстан” радиосы – беренче урын алды. Икенче урында — “Саба дулкыннары”, өченче урынны […]

“Казан сөйли!”

“Казан сөйли!”

Моңа кадәр республикабызның тирә-як районнарында яшәүчеләр республикабыз радиосы тапшыруларын кыска дулкыннарда гына тыңлый ала иде. Бүгеннән исә “Татарстан” радиосын 107,5 ФМ дулкынында теләсә кайсы радиотапшыру җайланмасында һәм автомобильдә тыңлау мөмкинлеге бар. Шул рәвешле яңа дулкында безне Саба, Арча, Кукмара һәм Балтач районнары халкы, 200 меңнән артык кеше ишетә алачак. Бүгенге тантанада “Россия телевидение һәм радиотапшырулар […]