90 ел эфирда

8 октябрь.  “Татарстан дулкынында”.

8 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

Бүген без сезнең игътибарга “Безнекеләр!” дигән сәхифәнең тагын бер чыгарылышын тәкъдим итәргә булдык. “Безнекеләр” – димәк, үзләренең иҗат юлларын Татарстан радиосында башлап, соңыннан башка эшләрдә зур биеклекләргә күтәрелгән, исемнәре республикага танылган шәхесләр, дигән сүз. Менә бүген дә, Татарстан радиосының 90 еллык юбилеен каршылап, студиябезгә элеккеге коллегабыз, Данил Исмәгыйль улы Ибраһимовны чакырдык.

7 октябрь.  “Татарстан дулкынында”.

7 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

“Татарстан дулкынында” прогаммасының бу чыгарылышы Татарстан радиосы тарихында тирән эз калдырган шәхес, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, атаклы нәфис сүз остасы Айрат Арсланга  багышлана.Тапшыру Татарстан радосының 90 еллыгы уңаеннан әзерләнде.

Игътибар үзәгендә ветераннар.

Игътибар үзәгендә ветераннар.

Өлкәннәр көне уңаеннан телерадиокомпаниягә ветераннарыбыз килде. Алар телевидениене һәм радионы үстерүгә лаеклы өлешләрен керткән шәхесләр.  Ветераннар студияләрне, заманча җиһазларны карадылар.  Күбесе стендларда  үзләренең исемнәрен, фотосурәтләрен күреп сөенде. Очрашу чәй өстәле янында дәвам итте. Күпьеллык тәҗрибәләре булган өлкәннәр истәлекләре белән уртаклаштылар.          

28 сентябрь. «Татарстан дулкынында».

28 сентябрь. «Татарстан дулкынында».

  Быел татар җәмәгатьчелеге халкыбызның атаклы композиторы, педагог, Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Мансур Әхмәт улы Мозаффаровның тууына 115 ел тулуны билгеләп үтте. Бүген без сезне  “Җырчы истәлекләре” дигән тапшыру тыңларга чакырабыз. Әлеге программа эфир өчен 1992-нче елда Мансур Мозаффаровның тууына 90 ел тулу уңаеннан әзерләнгән иде. Тапшыруны аның авторы – […]

Радионың чираттагы җиңүе.

Радионың чираттагы җиңүе.

Татмедиа агентлыгының матбугат чаралары арасында үткәрелгән бәйгедә Татарстан радиосы ике бүләккә лаек булды. Экстремизмга каршы мәсьәләләрне иң яхшы яктыртучылар арасында безнең тапшырулар икенче урынга лаек булды. Ә этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләргә багышланган тапшырулар беренче урынны яулады.  

17 сентябрь.  “Татарстан дулкынында”.

17 сентябрь. “Татарстан дулкынында”.

Татарстан радиосының беренче тапкыр эфирга чыгуына 90 ел тулып килә. Шушы уңайдан тапшыруларыбызда “Безнекеләр” дип исемләнгән яңа рубрика пәйда булды. Бу сәхифәләрдә үзләренең хезмәт һәм иҗат юлларын Татарстан радиосында башлап шушында канат чыгарган, соңрак фән, мәдәният-сәнгать әдәбият һәм башка өлкәләрдә исемнәре бөтен республикага танылган шәхесләр турында сөйләрбез. Бу чыгарылышта исә баш каһарманыбыз – күренекле галим […]

16 сентябрь. “Татарстан дулкынында”.

16 сентябрь. “Татарстан дулкынында”.

“Татарстан дулкынында” прогаммасының бу чыгарылышы Татарстан радиосы тарихында тирән эз калдырган шәхес, күренекле  журналист, шагыйрь  Зиннур Насыйбуллинга  багышлана.Тапшыру Татарстан радосының 90 еллыгы уңаеннан әзерләнде.

3 сентябрь.  “Татарстан дулкынында”.

3 сентябрь. “Татарстан дулкынында”.

Быелгы көздә Татарстанда, татар дөньясында зур, әһәмиятле вакыйгалар көтелә. Һәм алар арасында, мөгаен, иң мәртәбәле вакыйгаларның берсе – Татарстан радиосының юбилее булыр. Әйе, хөрмәтле тыңлаучылар, безнең барыбыз өчен дә кадерле булган, татар халкының бер атрибутына әверелгән шушы радио оешуга быел 7 ноябрь көнне 90 ел тула. Бүгеннән башлап радиобызның тарихы, анда эшләгән якты шәхесләр турындагы […]

29 август. “Пар канатлар”.

29 август. “Пар канатлар”.

“Пар канатлар” тапшыруы эфирга чыга башлауга  1 нче сентябрьдә 30 ел. Аны  республикабызда танылган журналист Варис Зиннәтуллин башлап җибәргән иде. Шул уңайдан  бу чыгарылышта  истәлекләре белән  Татарстанның атказанган  мәдәният хезмәткәре, ул елларда  радио режиссеры булган  Әминә Шаһиәхмәтова,  Татарстанның халык артисты, радио дикторы Тәлгать Хаматшин, шулай ук  Варис абыйның хатыны  Рәмзия  апа (хәзер ул вафат)  истәлекләре […]