Безнең сайт турында

IMG_2938

Татарстан дәүләт радиосын    һәр йортта, һәр машинада тыңлап була. Хәзер ул Казанда  FM дулкында  99,2 ешлыгында да сөйли.

Татарстан радиосы сайтында сез туры элемтә тапшыруларын тыңлый аласыз (онлайн режимда тыңлау төймәсе өстә, уң якта урнашкан); безнең эфирда яңгыраган тапшырулар язмасын яисә безнең программада нәрсә булачагын сез “Анонслар” һәм “Программалар” рубрикасында укый аласыз.

Сезнең өчен шулай ук “Алтын фонд” рубрикасы булдырылган. Анда тыңлаучылар күңеленә хуш килгән иң яхшы  тапшырулар урнаштырыла, “Архив” рубрикасында татар мәдәниятенең  музыкаль хәзинәсен тәшкил итүче иң яхшы музыкаль тапшырулар, шулай ук музыкаль әсәрләрнең аерым язмалары, җырлар урын алган.

Игътибар итегез: хәзер “Алтын фонд”ны һәм “Архив”ны  тулыландыру бара (бу эш күп вакыт сорый), якын арада  сез аларны да тыңлый алырсыз.

“Архив” рубрикасына кагылышлы теләк-тәкъдимнәрегезне, татар халкының музыкаль ядкарьләреннән нинди әсәрләр  тыңларга теләвегезне  сез “Кунакханә” рубрикасына яза аласыз.

“Яңалыклар”  көнгә биш тапкыр 6.40,10.00,12.10,13.10,18.10 сәгатьләрдә эфирга чыга. “Җиде көн” атналык күзәтү программасын  һәр шимбәдә  10.30 сәгатьтә  тыңлый аласыз.

Безнең сайтка рәхим итегез!

Carta 2017

 

 

Комментарий

  1. Иршат Хаяров . Чупрэле. Зур - Чынлы авылы.

    Безнее авылда Татарстан радиосын тынлый алмыбыз. Килеп тикшереп тышкы антенна куегыз дигэн иделэр. Алайса нигэ шул ук антенна белэ башка каналлар сойли. Шушы сорауга кем конкрет жавап бирер икэн.Узебезнен районда жавпбируче бармы икэн.?

  2. admin Post author

    Борчылуыгыз өчен рәхмәт. Әмма тапшыруларның эфирда яңгырашын Татарстан элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы тәэмин итә, аларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Татарстан радиосы тиздән отышлырак дулкында эшли башлар дигән өмет белән яшибез. Яңа объектлар төзелә. Бераз сабыр итик.

  3. Ildar

    Соңгы вакыт начар ишетеләсез Озын Дулкынлыкта, Ультра Кыска Дулкыннарда ДФМ радиосы белән бик янәшә тора. Мобильник аша онлайн тыңларга җайлырак. Иң якшысы подкаст rss(atom) тасмасын булдырсаңыз. Тагын да soundcloud, Itunes, podsterfm җиентыкларына кертсәңез бик рәхмәтле булыр идем. Бик күп татарча табшырулар көтәмез. Иңышлар Татарстан радиосы коллективы.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>