“Офыклар”. 27.06.13

Татарстан Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе җитәкчесе, ветеринария хезмәте генералы Булат Вәгыйзь улы Камалов белән әңгәмә. Редактор – Р.Гаффаров.

“Татарстан дулкынында”. 27.06.13

Бүгенге программада Урал татарлары конгрессы рәисе урынбасары Фавия Сафиуллина Урал татарлары тормышы белән таныштырыр. Һәм шулай ук күптән түгел арабыздан киткән халкыбызның танылган җырчысы Рәйсә Тимофееваны искә алырбыз. Ред. Гилемьянова Г.

“Татарстан дулкынында”. 25.06.13

Дөньяның төрле җирләренә сибелеп яшәүче милләттәшләребез белән без сезне даими таныштырып барырга тырышабыз.Бүгенге кунагыбыз- Австралиядә яшәүче милләттәшебез Нахим Юныс.
Бүгенге тапшыруда шулай ук Төмән өлкәсе региональ мәгариф институты доценты,педагогика фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев белән дә очрашу көтә.

“Сердәшханә”. 24.06.13

Соңгы елларда республикабызда спортка аеруча игьтибар артты.Моңа әлбәттә Казаныбызда узачак Универсиадага әзерлек тә берникадәр этәргеч биргәндер. Бүгенге тапшыруыбыз кунаклары да шул хакта сөйли.

“Татарстан дулкынында”. 24.06.13

Әлеге тапшыруда без Әлмәт Татар дәүләт драма театры артистлары һәм режиссеры белән очрашып сөйләшәбез, шулай ук татар дөнясында барган яңалыклар белән танышабыз. Редактор – Г.Садыкова.

“Яңа көн”. 24.06.13

Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкиле Илһам Нуретдин улы Сабиров белән әңгәмә. Редактор – Р.Нуруллин.

«Татарстан дулкынында». 23.06.13

«Татарстан дулкынында»  тапшыруы бүген  «Казан утлары» журналы үткәргән түгәрәк өстәл утырышында кунакта булып әдәбият елында уздырылган чаралар һәм киләсе ел планнары белән кызыксынды.