“Көмеш кыңгырау”. 23.06.13

Тапшыруыбыз кунаклары Казан егете Илдар Хәйретдинов һәм Балык Бистәсе кызы Ләйсән Вафинаның җәйге ялы турында кызыксынырбыз, каникулда ниләр белән шөгыльләнүләре турында үзләре сөйләвендә ишетербез.Тапшыруыбыз җырлар белән үрелеп барыр.

”Гөлбакча”. 22.06.13

Бүгенге тапшыруда нәни Илүзә сезне табигать кочагына сәяхәткә алып чыгар.Яңгыр теләвечләр әйтербез,әкиятләр сөйләрбез һәм әлбәттә әдәплелек турында да сөйләшербез.

“Офыклар”. 20.06.13

“Татнефть” акционерлык җәмгыятенең профсоюз оешмасы җитәкчесе Гомәр Яруллин белән хезмәт кешесенең социаль проблемаларын хәл итү юнәлешендә әңгәмә. Редактор – Р.Гаффаров.

“Татарстан дулкынында”. 20.06.13

-Бүгенге программада: Казанда мәдәни Универсиада кысаларында яңа татар операсы куелачак.
-Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев яшьләрне җәйге ял вакытында да җырларга өйрәтәчәк.
-“Ул шанлы еллар кайтавазы…”. Ветеран-композитор Әхмәт Хәйретдинов иҗаты.
Ред. Гилемьянова Г.

«Яшьлек аланы». 20.06.13

Казан медицина көллияте укучылары һәм укытучылары белән әңгәмә. Редактор – Г.Садыкова.

«Яңа көн». 19.06.13

Сезон төгәлләнү уңаеннан, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов белән туры эфирда әңгәмә. Редактор – Р.Нуруллин.

Бу атнада — Хәтер һәм матәм көне билгеләп үтелә. 19.06.13

Бу атнада — Хәтер һәм матәм көне билгеләп үтелә. 22нче июньдә бөтен СССР территориясендә дәүләт байраклары төшерелә, сугыш башлана…
Бу чор истәлекләре белән тыл һәм фронт михнәтләрен күргән, 89 яшьлек Касыйм Сәлимгәрәев уртаклаша.

“Киләчәккә карап”.18.06.13

Ред. Н. Акмал.
“Школа и общество”. Беседа с доктором педагогических наук, профессором Якубом Ханбиковым.  

«Татарстан дулкыныда». 18.06.13

Бүгенге тапшыруыбыз кунагы күренекле рәссам ,Татарстанның халык рәссамы Рушания Мостафа кызы Якупова.Сигез дистә чиген узып кыл-каләмен кулыннан төшермәгән сәнгать әһеленең хәл-әхвәлен тапшыруның авторы Дания Гайнетдинова белеште.
Тапшыруда шулай ук татар дөньясы хәбәрләре белән дә таныша аласыз.