Кунакханә

Комментарий

  1. Илдар

    Сайтыгыз ачылу белән котлыйм!

  2. admin Post author

    Якын киләчәктә FMга күчү көтелә.

  3. Rifat

    Тизрәк Казанда да ФМга күчегез инде. Сезне зарыгып көтәбез. Бердәнбер татарча чиста һәм ачык сөйли торган радио. Сезгә тиңнәр булмаячак. Дөрес, сезнең тәгәрмәчкә башка радиолар таяк тыгачак, ләкин сез иң көчлесе! Татарстан радиосы татарча көне буе сөйләсен иде.

  4. Зәбир ҖАББАРОВ

    ТАТАРСТАН РАДИОСЫ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ СӨЕКЛЕ-ТӨП РАДИОСЫ,КЛАССИК-АКАДЕМИК-МӘХӘББӘТЛЕ РАДИО.БУ ИЛАҺИ-ТАРИХЛЫ РАДИО FM ЕШЛЫГЫНА КҮЧӘРГӘ КҮПТӘН ЛАЕК ЛӘБАСА.ХӘЕРЛЕ СӘГАТЬТӘ БУ НӘРСӘ ТОРМЫШКА АШСА ИДЕ.ИКЕНЧЕ БОРЧЫГАН НӘРСӘ:ХӨКҮМӘТЕБЕЗ БУ РАДИОГА ЯҢА БИНА БУЛДЫРСА ИДЕ.ШУШЫ ИКЕ ХЫЯЛ ҮТӘЛСӘ,МИЛЛӘТЕБЕЗ АЛДЫНДАГЫ ГАДЕЛЛЕК БУЛЫР ИДЕ. АМИН

  5. Нижгар

    Озын дулкыннарда(ДВ) җибәрегез зинһар,элеккечә,бик яхшы тота иде бездә,»Татарстан» радиосыз әле күңелсез,яисә Татарстаннын запад районнарыннан ФМ-УКВ дулкыннарында көчле датчиклар(4кВт) аша җибәрегез!Кыска(КВ) дулкыннаргада «кайтыгыз» зинһар!

  6. admin Post author

    2014 елдан башлап Россия күләмендә озын дулкыннарда эфирга чыгу бетерелде. Шуңа күрә дә без әлегә кыска дулкыннарда эфирга чыгарга мәҗбүр. Кызганыч, бөтен радиоалгычларда да безнең тапшыруларны тыңлап булмый, әмма Республика җитәкчелеге спутник аша ФМдулкында эшләү юнәлешендә нәтиҗәле чаралар күрә. Тиздән безнең тапшырулар Республикабызның барлык төбәкләрендә дә яхшы сыйфат белән яңгыраячак. Безнең эшчәнлеккә игътибарлы булганыгыз, киңәш-тәкъдимнәрегез өчен рәхмәт.

  7. Зәбир ҖАББАРОВ

    2О15 ЕЛДАН БАШЛАП ТАТАРСТАН РАДИОСЫ РЕЙТИНГЫ БИК КҮПКӘ КҮТӘРЕЛЕРГӘ ТИЕШ.ШУНДЫЙ ӨМЕТЛӘР БАГЛАП КАЛЫЙК.УҢЫШЛАР КИЛЕП ТОРСЫН! АМИН!

  8. Наил

    Корифейларыбыз катнашында «Зәңгәр шәл».» Хуҗа Насретдин» радиоинсценеровкаларын каян тыңлап була.Рәхмәт.

  9. Рашит Саттаров

    Вещание через Интернет улучшает качество вещания, практически нет ощущения расстояния. Передачи все очень интересные. Спасибо.

  10. admin Post author

    Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының “Хуҗа Насретдин” дигән спектаклен сез киләсе шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 15 сәгать 10 минутта тыңлый аласыз.
    “Зәңгәр шәл” спектакленең радиопостановкасын без якындагы 3 айда эфирга бирәчәкбез. Безнең анонслар белән танышып барыгыз.

  11. тыңлаучы

    Элек радиода Балкыш тапшыруы бар иде. Алып баручысы Гадилә Нургали турында тапшыру эшләсәгез иде. Ул кайда икән хәзер?

  12. Ирек

    Сезгә бик зур рәхмәт әйтәсем килә!!!Эшегездә иҗади уңышлар,исәнлек-саулык,гаилә бәхете,балалар бәхете телим!Без-тыңлаучыларны һәрвакыт шулай сөендереп,шатландырып яшәгез!!!Бик зур РӘХМӘТ Сезгә!

  13. Ландыш

    Сезне озак таба алмадым. Яна ешлыкка кучкэнсез бугай, Курыктым безнен яраткан радионы яптылар дип :))) Рэхмэт сезгэ бик зур!!! Юбилеегыз белэн чын кунелдэн котлыйм!!!!

  14. Энже

    Чын кунелдэн уземне сезнен радионы тынлый башлавым белэн котлыйм!!! :) Бик озак сезнен дулкынны таба алмаган идем. Зыялы, матур телле булуыгыз очен рэхмэт! Бэйрэмегез белэн котлыйбыз сезне!

  15. Дамир

    Татарстан радиосында эшләүче хезмәткәрләр белән танышып чыктым. Кайда дикторлар? Әллә Татарстан радиосы алардан башка гына тапшыруларны алып барамы? Алай дисәң әле генә безнең иң яраткан дикторыбыз, матур тембрлы тавышы белән бик күп тыңлаучыларны җәлеп иткән Тәлгать Хәмәтшинның тавышын ишеттек.

  16. admin Post author

    Хөрмәтле тыңлаучыбыз! Безнең тапшыруларны шулай диккать белән, җентекләп тыңлап баруыгыз, һәр үзгәрешкә игътибарлы булуыгыз бик сөендерде, рәхмәт Сезгә!
    Ә инде дикторлар мәсьәләсенә килгәндә, аланың хәзерге вакытта ял итеп ятмышлары, ягъни отпускта. Диктор да адәм баласы, аларга да ял кирәк. Шуңа күрә, алар ялдан кергәнчегә кадәр, хәбәрләрне журналистлар үзләре укып тора. Шулай да, Т. Хәмматшин күп кенә тапшыруларны алдан яздырып куйды, шунлыктан, гәрчә үзе ялда булса да, аның тавышы эфирда гел яңгырап тора.

  17. Наиля

    Коцертлар дигян тапшырулар очен зур ряхмят. Бик киняндередегез. Алып баручы турында белгебез кели. Тавышы бик матур.-шьлеккка алып кайта……

  18. Энисэ

    Хэерле кичлэр! Беренчедэн, сезгэ бик зур рэхмэтлэр матур тапшыруларыгыз очен!Икенчедэн, бераз борчуымны белдерэсем килэ. Инде куптэннэн «Иртэнге нур» тапшыруын тынлый алмыйм, Казанда кирэкле дулкынны табуы авыр. Инде он-лайн тынлармын дигэн идем, сезнен сайтта ул тапшыру гомумэн юк, архивта да таба алмадым. Аны алып баручынын тавышы йорэккэ сары май булып ята, бигрэк кунеллэргэ утеп керерлек итеп сойли. Минем уемча, сезгэ бутэн дулкынга (халыкка жайлысына) кучу эшен тизлэтергэ кирэк. Безнен яшьлэргэ «Иртэнге нур» кебек тапшыруларны кубрэк бирергэ кирэк, алайса ботен радио коне буе жыр гына эйлэндерэ, э кешелэргэ жан ризыгы да кирэк бит. Хэзерге вакытта шушы сайтка он-лайн булмаса да уткэн тапшыру язмаларын куя алмассызмы икэн?

  19. admin Post author

    Игътибарыгыз, фикер-тәкъдимнәрегез өчен бик зур рәхмәт! “Иртәнге нур” тапшыруын сайтка рәхәтләнеп урнаштырыр идек, ләкин моңа авторның рөхсәте кирәк. Гафу итегез, авторның ризалыгыннан башка тапшыруларны куеп булмый.

  20. Anurbik Чаллы

    СЭХИФЭ(сайт)дэ ЭЗЛЭУ барлыкка КИЛУ ШЭП башлангыч ! !
    Элегэ теге яки бу шэхес ижатын табып була ! ! !
    КИЛЭЧЭКтэ радиофондындагы ЖЫРларны ДА ТЫН,ЛЫЙ алырбыз дигэн ОМЕТтэ калам

  21. Гөлнур аазат

    Хөрмәтле Татарстан радиосы коллективы!искиткеч ,мәгънәле тапшырулар эшләнә.Тыңлаучыларның һәркайсына игътибарлы,күзәтүчән,үз эшенә чын күңелдән бирелгән интеллектуаль зәвыклы шәхесләр эшли сездә.»Татарстан дулкыннарында»дигән тапшырулар кысасында минем тыйнак кына иҗатымны яктырткан,укучыларыма кыйммәтле бүләк -тапшыру оештырган өчен гаиләбез ,шәхсән үз исемемнән олы рәхмәтләр сезгә!Татарстан радиосының даны киләчәктә дә ерак араларга таралсын!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>