Тарих

Фән һәм техника алгарышы көн саен яңадан-яңа казанышлары белән   таңга  калдырган  шушы  заманда    безгә һәр тарафта  сөйләп торучы радио  гап-гади,  гадәти  бер  нәрсә кебек  кенә  тоела  башлады.  Гүя, ул  дөнья  яратылганда   ук булган  диярсең. Ә  бит  бөек  рус  галиме  Александр Степанович Попов  үзе  уйлап  тапкан  радио җайланмасын моннан нибары  112 ел  элек  — 1895 нең 7 маенда  Петербург  университетында   эшләтеп  күрсәтә  һәм  шуның  белән  авазларны радиомагнитлы  дулкыннар  ярдәмендә  ерак  араларга  тапшырып  булуын  исбат  итә. Әнә  шул  мизгелдән  кешелек  дөньясында  өр  яңа  бер  дәвер  — Радио  дәвере    башланып  китә.

176

Радио инкыйлабы  нәкъ  менә бездә — Казанда  башланып  китә.  Ләкин  ул,  мәгълүм  сәбәпләр аркасында, күп  төрле  административ  каршылыкларга  дучар  була. Фәкать  легендар язучы,  гражданнар сугышы  каһарманы Шамил Усманов һәм  аның фикердәшләренең фидакарьлеге  бәрабәренә 1927 елның 7 ноябрендә  татар  радиосы  телгә килә.

* * *

Утызынчы еллар… Ул елларны тантаналар һәм фаҗигалар чоры дип атап булыр иде. Тантаналар дигәндә, без ил күләмендә барган яңарышларны күз алдында тотабыз. Татар халкының үз дәүләтчелеге күпмедер дәрәҗәдә торгызылу нәтиҗәсендә әдәбиятыбыз һәм сәнгатебез чәчәк ату чорына керә. Вакытында Г. Тукай, Г. Исхакый, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимовлар хыялланган үз композиторларыбыз, музыкантларыбыз, рәссамнәребез, сынчыларыбыз мәйданга килә. Татар операсы, балеты,  симфониясе ярала, театр сәнгате яңа биеклеккә күтәрелә.  Тик бу еллар олы фаҗигаләр дә китерә. Репрессияләр тәмугында миллионнарча язмышлар дөрләп яна. Афәт татар мохитын да читләтеп үтми.   Шуңа да карамастан, ул  елларда  радиода Әсгать Айдар, Абдулла Алиш, Әминә Бикчәнтәева, Газиз Иделле, Гариф Гобәй, Рахман Ильяс, Хөсни Кәрим, Галимҗан Латыйп, Гамир Насрый, Хәсән Туфан, Мин Шабай кебек олпат шәхесләр эшли, төрлесе төрле вазифа башкарсалар да, алар уртак максат  белән   татар сәнгатен, татар мәдәниятен, татар мәнфәгатен кайгыртып яшиләр.

163

* * *

Бөек Ватан сугышы елларында күп кенә газета-журналлар ябылса да, радио, иң җитез мәгълүмат чарасы буларак, билгеле бер дәрәҗәдә үсеш ала. Ил язмышы  хәл ителгән бу чорда информацион программалар арттырыла, эфирда музыкага  киң урын бирелә. Электән тәүлегенә 2 сәгать 30 минут эшләп килгән радио 1941 елның  сентябреннән 3 сәгать ярым дәвамында сөйли башлый. Элек иртәнге тапшырулар 6 сәгать 30 минутта  эфирга чыкса, хәзер 5 сәгать 30 минутка күчерелә. Шул рәвешле, Верховнокомандующий приказлары һәм Совинформбюро белдерүләре Мәскәү  тапшыруларыннан алда татар телендә бирелә. Болар белән бергә, РВ-17 радиостанциясе тәүлек әйләнәсендә хәрби һава көчләре  өчен радиомаяк хезмәтен дә үти.

 

Радио  хезмәткәрләре  өчен  эфирга  юлланган  һәр сүз – көрәш коралына, микрофон  алды – батырлык мәйданына  әверелә.

* * *

40 нчы еллар ахыры – 50 нче еллар башы – сугыш җәрәхәтләгән йөрәк яраларын дәвалау, киләчәк матур заманнарга өмет чаткысы уяту, кешеләрне зур эшләргә  дәртләндерү вакыты булды. Чөнки тормыш  дәвам итәргә тиеш иде. Татарстан радиосы хезмәткәрләре үзләренең  олы миссияләрен тоеп, гел халык  арасында, тормыш эчендә кайнады, һәрвакыт ил белән бергә булды.

156

Сугыштан соң коллективка фронттан кайткан язучылар,  композиторлар, талантлы яшьләр килеп кушыла. Бу елларда радио кабат тернәкләнә, эш шартлары да яхшыра, фонотека  яңа музыкаль  язмалар белән баетыла. Алар грампластинкалар  рәвешендә СССРның төрле  төбәкләрендә яшәүче млиләттәшләребезгә таратыла, яңа жанрлар барлыкка килә, музыкаль  постановка, моноспектакль, радиопостановка, радиоспектакль кебек монументаль жанрлар яңарыш кичерә.

 

1958 нче елда Татарстан радиосы инициативасы белән,  автономияле республиканы берләштергән тарихи “Идел белән Урал арасында” тапшырулары эфирга чыга башлый.

* * *

Радионың 1960-1980 еллардагы эшчәнлеге Татарстан халкының хезмәт казанышлары елъязмасы дип бәяләнерлек. Республикада гигант төзелешләрнең, бөек башлангычларның кабатланмас мизгелләрен гәүдәләндергән бәһасыз язмалар, репортажлар, тарихның тере  шаһитлары буларак, радио фонотекасында бүген дә салкана.

175

Бу чорда радио һәм телевидениенең материаль-техник базасы тагын  да  ныгый, Казанда һәм республиканың кайбер башка шәһәрләрендә З каналлы радио үзләштерелә,  ультра-кыска дулкыннарда эш тотрыклы үсеш ала.

120

Илдәге сәяси һәм икътисади үзгәрешләрнең  торышына радио-телевидение журналистларының  объектив карашы,  бу өлкәдәге  тынгысыз хезмәте республика җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнә – бер төркем журналистлар, шул исәптән Комитет рәисе  хөкүмәт бүләкләренә, республиканың  мактаулы исемнәренә лаек була, 4 кешегә Х.Ямашев исемендәге республика журналистлары бүләге бирелә, 6 хезмәткәр орден һәм медальләр белән  бүләкләнә.

* * *

Егерменче  гасыр ахыры… Кешелек  дөньясының  үткән юлында нәни  генә бер нокта кебек. Ләкин ул тарихка тәкъдири  вакыйгалар белән  тыгызланган бер дәвер буларак  кереп калыр. Элеккеге Советлар Союзы составына  кергән күп кенә халыклар үз дәүләтчелекләрен яңадан торгызуга иреште. Татар халкы да  әлеге тарихи мөмкинлектән файдаланып  калырга омтылды.  Ул башта “Татарстанга -  союздаш република статусы!” шигарен күтәрде, ә инде  Советлар Союзы таркалгач, мөстәкыйльлек таләп итте. Татарстан радиосы  халыктан  читләшә алмый иде. Ул мөстәкыйльлек өчен көрәшне  цивилизацияле  юллар белән алып барырга чакыручы  бер үзәккә әверелде. Публицистика жанры алгы планга чыкты. Язучыларның, җәмәгать эшлеклеләренең чыгышлары гадәти  хәлгә әверелде. Республикада  милләтара дуслыкны ныгыту максатыннан, чуваш, мари, удмурт, мордва  телләрендә тапшырулар әзерләнде. Керәшен татарлары өчен оештырылган тапшырулар исә татар халкының төрле  шивәләре арасындагы бердәмлекне  саклауга  юнәлдерелде.

45

Шушы елларда республикадан читтә яшәүче татар кешеләре өчен “Татарстан дулкынында” тапшырулары эфирга чыга башлады.

* * *

Һәр атнаның якшәмбе иртәсендә “Идел белән Урал арасында” берләштерелгән радиожурналының чакыру авазлары эфирга чыга. Җир планетасының гүзәл бер төбәге – Чал Идел белән мәгърур Урал арасында урнашкан республикалардагы иң мөһим  яңалыклар турындагы хәбәрләр яңгырый, биредә яшәүче  халыклар  телләрендәге җырлар ишетелә. Хәзерге вакытта  әлеге программа формасы  ягыннан да, эчтәлеге белән дә – уникаль, Россия федерациясе киңлекләрендә аңа охшаш  тапшырулар юк.

Ата-бабалары җирендә күп гасырлар буе күрше-ызандаш булып  яшәүче  халыклар арасындагы татулыкны, үзара  аңлашу, хөрмәт хисләрен ныгытуга, республикалар арасындагы икътисадый  багланышларны  үстерүгә  юнәлтелгән  радиожурнал менә инде 59 елдан артык    эфирда. Ул бу төбәктә яшәүче  халыклар өчен киңәш-табыш  үзәге, тугрылыклы юлдаш булып  әверелде.