Кайтаваз

15 декабрь. “Кайтаваз”.

15 декабрь. “Кайтаваз”.

“Кызыклы очрашулар кунакханәсе” сәхифәсендә искитекч кызыклы бер шәхес белән әңгәмә көтелә. Ул – Альберт Борһанов -  Урта Азия, Иран, Идел-Урал төбәкләренең борынгы һәм урта гасырлар тарихы белгече, Казан федераль университеты профессоры, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.

8 декабрь.  “Кайтаваз”.

8 декабрь. “Кайтаваз”.

Татарстан милли музееның әдәби салонында танылган татар режиссеры, СССРның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Марсель Сәлимҗановны искә алу тантанасы булып узды. Очрашуга аның иҗатташлары, туганнары һәм аның белән якыннан аралашкан гаилә дуслары килгән иде. Бүген сезнең игьтибарга әлеге кичәдән әзерләнгән язма тәкьдим итәбез.  

1 декабрь. “Кайтаваз”.

1 декабрь. “Кайтаваз”.

Студиябезнең кунагы – виртуоз баянчыбыз, Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин. Күптән түгел аның өч төрле җыентыгы дөнья күрде — истәлекләр китабы, балалар җырларыннан торган ноталы җыентык һәм “Эх, авыл көйләре” дигән компакт-диск. Рамил Курамшин белән шушы китап-дисклар турында да,  милли сәнгатебезнең бүгенге торышы турында да сөйләшербез.  

27 октябрь. “Кайтаваз”.

27 октябрь. “Кайтаваз”.

  -Минем татар исем-фамилиям дөньякүләм фикер ияләре белән янәшә тора икән, мин үзем өчен генә түгел,милләтем өчен дә горурлык хисе кичершем, ди тапшыруыбыз кунагы – юридик фәннәр докторы, профессор һәм язучы Зөфәр Мәгьсум улы Фәтхетдинов. Менә шундый кызыклы һәм киңкырлы шәхес Зөфәр Фәтхетдинов белән булган әңгәмә сезнең өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Тапшыруыбызның икенче […]

20 октябрь. “Кайтаваз”.

20 октябрь. “Кайтаваз”.

  Татарстан радиосы тыңлаучылардан килгән күпсанлы мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып, “Кайтаваз” дип исемләнгән яңа рубрика ачып җибәрә. Ул һәр атнаның дүшәмбе көнендә, 13 сәгать 15 минутта эфирга чыга. Бу вакытта, хөрмәтле тыңлаучылар, сез иң уңышлы дип тапкан тапшырулар кабатлап биреләчәк. Аның сезнең игътибарга тәкдим ителгән беренче чыгарылышы танылган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Рахмай Хисмәтуллинның тууына 80 […]