“Казан сөйли!”

Моңа кадәр республикабызның тирә-як районнарында яшәүчеләр республикабыз радиосы тапшыруларын кыска дулкыннарда гына тыңлый ала иде. Бүгеннән исә “Татарстан” радиосын 107,5 ФМ дулкынында теләсә кайсы радиотапшыру җайланмасында һәм автомобильдә тыңлау мөмкинлеге бар. Шул рәвешле яңа дулкында безне Саба, Арча, Кукмара һәм Балтач районнары халкы, 200 меңнән артык кеше ишетә алачак.

Бүгенге тантанада “Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре” Федераль дәүләт унитар предприятиесенең “Татарстан радиотеле- тапшырулар үзәге” филиалы директоры Владимир Якимов, Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков, Саба муниципаль районы җитәкчесе Рәис Миннеханов, Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль Хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе Борис Разинов, “Татарстан” телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов, Татарстан радиосы җитәкчесе Тәүфыйкъ Сагыйтов катнашты.

IMG_0032

 

IMG_0048

 

IMG_0059

 

IMG_0109

 

IMG_0114

 

IMG_0125

 

IMG_0149

 

IMG_0135

 

IMG_0153

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>