Офыклар

24 август.  “Офыклар”.

24 август. “Офыклар”.

Балык Бистәсе районының кулланучылар җәмгыяте оешмасы  ярдәмче хуҗалыгында (“Кама-агро”)  урак эшләренең барышы, матур нәтиҗәләре һәм, гомумән, районның бүгенгесе һәм киләчәге турында юлъязма.

3 август. «Офыклар».

3 август. «Офыклар».

Татарстан премьер-министры урынбасары,  авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән  уракка  соңгы әзерлек, игеннәрне түкми-чәчми җыеп алу  максатында  министрлык һәм  дәүләт тарафыннан күрелә торган чаралар хакында әңгәмә.

27 июль. «Офыклар».

27 июль. «Офыклар».

Әлмәт районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе  җитәкчесе Наил Госманов, Кичүчат хуҗалыгы җитәкчесе Җәлил Сафиуллин һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш агрономы Зөлфия Гыйльманова белән  җәйге мәшәкатьләр һәм авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүдәге мөмкинлекләр, проблемалар хакында җентекле әңгәмә.

20 июль. “Офыклар”.

20 июль. “Офыклар”.

Әлмәт районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе  җитәкчесе Наил Госманов белән  Әлмәт  районы  авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең  продуктлар җитештерү һәм аларны тирәнтен эшкәртү  юнәлешләрен  чагылдыра, колачлый алган әңгәмә.

13 июль. “Офыклар”.

13 июль. “Офыклар”.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инновацияләрне тормышка  кертү һәм  авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләүче  уку йортлары белән эш йөртү бүлеге башлыгы  Наил Хәмидуллин белән “Бөтенроссия кыр көннәре” кысаларында  инновацияләрне гамәлгә кертү сәясәте  ничек тормышка ашырылуы хакында әңгәмә.

29 июнь.  “Офыклар”.

29 июнь. “Офыклар”.

Балтач районының хакимият башлыгы Рамил әфәнде Нотфуллин  белән хуҗалык итүнең яңа ысуллары, инновацион проектлар һәм социаль мәсьәләләрнең  чишелеше  уңаеннан күрелә торган чаралар хакында әңгәмә.

1 июнь.  “Офыклар”.

1 июнь. “Офыклар”.

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрыннан  Татарстанның халык артисткасы, 39 елга якын  берөзлексез  шушында  хезмәт куючы Рәзилә Муллина белән  яшәү мәгънәсе, шәхеснең тормышта һәм хезмәт коллективындагы урыны һәм роле, иҗат  палитрасы турында әңгәмә.