Офыклар

30 август. “Офыклар”.

30 август. “Офыклар”.

Татарстан премьер-министры урынбасары,  авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән Республика көне уңаеннан оештырылган әңгәмә. Фикер алышу үз эченә урып-җыю эшләренең барышын, аларны тәэмин итүдәге нечкәлекләрне, быелгы елның  үзенчәлекләрен һәм быелгы тәҗрибәдән чыгып, киләчәккә таба уйлануларны ала.

23 август.  “Офыклар”.

23 август. “Офыклар”.

“Татнефть” акционерлык җәмгыяте профсоюз оешмасының җитәкчесе Гомәр Кәрим улы Яруллин белән Татарстан нефтенең 75 еллык юбилее, профсоюзларның нефтьчеләр алдында торган проблемаларны хәл итүгә һәм социаль мәсьәләләрне чишүгә керткән өлеше, кадрларны югары профессиональ әзерлек белән производствога китерү системасының нечкәлекләре һәм башка мәсьәләләр турында әңгәмә.

16 август. «Офыклар».

16 август. «Офыклар».

Кукмара районында  урып-җыю эшләренең барышы хакында һәм Янил агрокөллиятендә  капиталь ремонт нәтиҗәләре һәм яңа уку елына әзерлек турында радиоязма.

2 август.  “Офыклар”.

2 август. “Офыклар”.

Татарстан премьер-министры урынбасары,  авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән быелгы уракның  барышы, игенчеләр алдында торган проблемалар һәм  тармакны  отышлы  итү юллары турында әңгәмә.