7 көн

17 ноябрь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. view_4516747_3347593 Бүген – шимбә, һәм, гадәттәгечә, бу вакытларда без узып баручы атнаның иң әһәмиятле вакыйгаларына күзәтү ясыйбыз. Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең тормыш иптәше – Сәкинә Шәймиева вафат булды. Берничә дистә ел эчендә үзенең сәяси эшчәнлеге белән бөтен дөньяга билгеле шәхескә әйләнгән Минтимер Шәрипович янәшәсендә  һәрчак ул булды… Татарстанга беренче тапкыр эш сәфәре белән Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров килде. Бу атнада  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасында булды.

10 ноябрь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. view_4477627_3335347 Бу атна — республикабыз халкы өчен кыска эш атнасы булды. 4 ноябрьдә  Россиядә Халыклар Бердәмлеген билгеләп үттеләр, ә 6 ноябрь көнне — Татарстан Конституциясен кабул итүне бәйрәм иттек. Эш көннәре саны азрак булса да, атна вакыйгаларга бай булды. Тапшыруыбызда без аларның иң әһәмиятлеләренә күзәтү ясарбыз.

3 ноябрь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. межнац Бу атнада Татарстан Президенты эш сәфәре белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә булды. Сәфәр барышында Рөстәм Миңнеханов Ислам икътисадый саммиты чаралары кысаларында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисад министры Солтан бән Сәид Әл Мансури белән очрашты. Татарстан белән Гарәп Әмирлекләре арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлек мәсъәләләре турында сүз барды. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Дубай Әмиренең олы улы Хәмдән Мөхәммәт Әл Мактум белән эшлекле сөйләшү уздырды. Татарстан Халыклар дуслыгы йорты Республиканың төрле милләтләрен берләштерә. Шушы Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов чыгышы. Авыл эшчәннәре шикәр чөгендерен алуны төгәлләде. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлнира Габдрахманова чыгышы. Хәбәрчеләребез атна дәвамында булган вакыйгалар турында.

27 октябрь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. view_4427487_3299843 Бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Америка Кушма Штатларында булып кайтты. Республика җитәкчесенең өч көнгә исәпләнгән программасы шактый эчтәлекле иде. Без кайбер чараларына гына тукталып үтик. Республикабызда Казахстан Республикасы вәкилләре булды.  Казан Ратушасында Россия Федерациясе белән Казахстан Республикасы Хезмәттәшлеге буенча хөкүмәтара комиссия утырышы узды.  

20 октябрь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. гаи дорога “7 көн” тапшыруында Сез, гадәттәгечә, узып баручы атнаның иң әһәмиятле вакыйгаларына күзәтү ишетә алырсыз. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу атнада эш визиты белән Төньяк Африка илләрендә булды. Мисыр һәм Туниста үткәрелгән чаралар турында тулырак белә алырсыз. Ташкент шәһәрендә, Россия Президенты Владимир Путин катнашында, Россия һәм Үзбәкстан арасында хезмәттәшлек буенча Беренче төбәкара форум үткәрелде. 21нче октябрьдә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Татарстан башкаласында бу уңайдан “Юллар-2018” форумы булды.   https://cloud.mail.ru/public/3j1u/rc2Mvc2Jd

13 октябрь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. view_4374547_3275407 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ульяновск шәһәрендә «Россия – спорт державасы» 7-нче халыкара спорт форумында катнашты. Якшәмбе көнне Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә, шул уңайдан, 9 октябрь, сишәмбе көнне Корстон комплексында әлеге көнгә багышланган чарада Татарстан Президенты авыл хезмәтчәннәренә үз котлавын җиткерде. Моннан тыш, Министрлар кабинетында агымдагы елның урып-җыю нәтиҗәләре һәм хәзер уза торган ярминкәләр буенча брифнг узды. Болар һәм атнаның башка мөһим вакыйгалары турында “7 көн” информацион тапшыруында.

6 октябрь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Бүген – шимбә, һәм, гадәттәгечә, бүген без узып баручы атна вакыйгаларына күзәтү ясыйбыз. мост дорог авто 1 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә “Россия энергетика атналыгы” халыкара форумының төп сессияләрендә катнашты.  Энергетика темасы чәршәмбедә Петербургта да дәвам итте. Төньяк башкалада узган VIII халыкара газ форумында катнашу өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Республикабыз җитәкчесенең бу атнасы – сәфәрләргә бай булды. Октябрь халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү белән башланып китте. Ә бу көннәрдә укытучыларыбыз үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен  билгеләп үтә.

29 сентябрь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Казанда Татарстан Дәүләт Советының 2 утырышы узды. Минниханов Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 40-нчы утырышында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы сәясәте буенча еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Татарстан Президенты республикада иҗтимагый-сәяси һәм икътисади тормышның төп аспектларын билгеләде. Болар турында һәм Татарстан Президентының Кытайга эш сәфәре нәтиҗәләре турында “7 көн” информацион тапшыруында.

22 сентябрь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. view_4307407_3232155 Татарстан Президентының Малайзия һәм Сингапурга эш сәфәре нәтиҗәләре. Урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә. Республика кырларыннан күпме уңыш җыелган. Бу нәтиҗәләргә ел дәверендә ниләр тәэсир иткән? Көз, традицион рәвештә, Казан театрларының сезоны ачылу вакыты. Тамашачыларны нинди премьералар белән сөендерәчәкләр? Болар һәм атнаның башка мөһим вакыйгалары турында “7 көн” информацион тапшыруында.

15 сентябрь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. view_4267147_3216148 Владивостокта узган 4-нче Көнчыгыш икътисадый форум, “Державин укулары” конференциясе һәм грипптан вакцинация чоры башлану. Интернет мошенниклардан үзеңне ничек сакларга? Болар һәм атнаның башка мөһим вакыйгалары турында “7 көн” информацион тапшыруында.