7 көн

9 февраль. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. ru_447723 Эфирда — “Җиде көн” информацион тапшыруы. Бу вакытта без, гадәттәгечә, узып баручы атнаның иң әһәмиятле вакыйгаларына күзәтү ясыйбыз. Россия Президенты Владимир Путин Россия Дәүләт Советының торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохитен формалаштыруга багышланган киңәйтелгән президиумы утырышын Казанда үткәрергә йөкләмә бирде. Бу атнада муниципаль район Советларының 2018 елдагы социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм 2019 елдагы бурычларга багышланган утырышлары үткәрелде. Кичә Россиядә Фән көне билгеләп үтелде. Бәйрәм уңаеннан төп вакыйгалар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

2 февраль. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. view_4761527_3505299 Эфирда “Җиде көн” мәгълүмати тапшыруы, һәм бу вакытта без, һәрвакыттагыча, узып баручы атнаның иң әһәмиятле вакыйгаларын барлыйбыз. Бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет президиумы утырышында катнашты. Чәршәмбедә Казанга Россия Федерациясе Оборона министры Сергей Шойгу килде. Эш сәфәре кысаларында ул Һава-космик көчләре номенклатурасы буенча коралларны, хәрби һәм махсус техниканы төзек тоту мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Бу атнада республиканың министрлыклары һәм ведомстволарының коллегия утырышлары дәвам итте. https://cloud.mail.ru/public/2et4/bmwFJ8HKV

26 гыйнвар. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. view_4739647_3489311 Быел  WorldSkills эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпиоанты Казанда үткәреләчәк. Шул уңайдан аңа әзерлекне тикшерү атналыгы узды. Анда катнашу өчен Казанга  62 илдән 600ләп кеше килде. Делегатлар республикадагы ярышлар мәйданчыкларының техник төзелеше, клиент төркемнәренә хезмәт күрсәтү, конкурс биремнәрен әзерләү, партнерлык программасын гамәлгә ашыру белән танышты. Бу атнаның төп чаралары шуңа багышланган иде.

19 гыйнвар. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Ильгам Ильхам Шакиров Бу атнада халкыбыз зур югалту кичерде. Мәшһүр җырчыбыз, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның 16нчы гыйнварда йөрәге тибүдән туктады. Легендар шәхесне  кичә соңгы юлга озаттылар. Тапшыруыбызның бер өлеше Илһам абый Шакиров белән хушлашу чарасыннан әзерләнгән. Бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә булган Стратегик инициативалар агентлыгы күзәтүчеләр советы утырышында катнашты. Утырыш Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә узды. Республика җитәкчесе Гайдар форумы кысаларында «Илкүләм үсеш максатлары: Россия стратегиясе 2018-2024″ исемле пленар дискуссиядә катнашты. Бу атна дәвамында  Республикабызның министрлык һәм ведомстволарында коллегия утырышлары булды.

12 гыйнвар. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. IMG_4815 Бу атнада Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясе утырышында халыкның мәшгульлек һәм демографик сәясәте, халыкка социаль хезмәт күрсәтү һәм өлкән буын гражданнары мәнфәгатьләрендә күреләчәк чаралар стратегиясе каралды. Утырыш кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Бөтендөнья банкы арасында  мохтаҗларга ярдәм итү буенча программаларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән меморандум имзаланды. Искечә Яңа елны каршы алган бу көннәрдә тагын бер кат ел нәтиҗәләре. 1-нче гыйнвардан иминият пенсиясе составындагы фиксацияләнгән түләүнең күләме биш мең өч йөз сумга кадәр артты. 2018 елда пенсиянең уртача күләме 14 мең бер йөз сум тәшкил итте. Кабул ителгән закон нигезендә, 2019 елда эшләмәүче пенсионерлар өчен картлык буенча пенсиянең уртача күләме – 15 мең 400 сум, 2024 елда аена 20 мең сумга кадәр артачак.

29 декабрь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Казань мечеть Бүгенге чыгарылыш безнең гадәти түгел, ә ел нәтиҗәләренә багышланган йомгаклау чыгарылышы. Бу көннәрдә без күңелле Яңа елны каршы алу мәшәкатьләре белән мәшгуль. Һәркем күңелендә ел дәвамында булган үзгәрешләрне барлый, киләсе елда башкарыласы эшләр, планнар турында уйлана. Татарстаныбыз  2018 елны шактый  зур нәтиҗәләр белән тәмамлый. Моннан тыш, һәрберебезнең үз уңышлары, үз яңалыклары бар. Иң мөһиме — Яңа елны зур канәгатьлелек хисе, күтәренке кәеф белән каршы алыйк. Киләсе ел тагын да уңышлырак булсын! Нык сәламәтлек телибез! Яңа елда күрешкәнчегә кадәр! Ялларыгыз күңелле һәм имин үтсен!

22 декабрь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Игътибарыгызга узып баручы атнаның иң әһәмиятле вакыйгаларына күзәтү тәкъдим итәбез. авиа воен патриот вертолет небо раб Кичә  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә булды. Чәршәмбедә  бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының кырык дүртенче утырышы булды. Бу атнада Муниципаль берәмлекләр Советы ассоциациясенең XIII съезды булды. Бүген — 22 декабрьдә ил күләмендә Энергетиклар көне билгеләп үтелә.

15 декабрь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Игътибарыгызга узып баручы атнаның иң әһәмиятле вакыйгаларына күзәтү тәкъдим итәбез. view_4601427_3402391 Бу атнада Россия Федерация Советында  зурлап Татарстан Республикасы көннәре үткәрелде. Президент Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләре: Стратегия 2030″ темасына чыгыш ясады. Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев очрашуында Республиканың казанышлары турында җитди сөйләшү  булды. 12 декабрь көнне илебездә Россия Конституциясе көне билгеләп үтелде. Төп Закон кабул ителгәнгә  быел  25 ел булды. Бу атнада Казанга “ГАЗПРОМ” акционерлык җәмгыятенең директорлар Советы рәисе Виктор Зубков  килде.

8 декабрь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. авиа самолет путеш Бу атнада “Россиянең бөек исемнәре” аэропортларга танылгын шәхесләрнең исемнәрен бирү проектына йомгак ясалды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндиянең Хельсинки шәһәрендә эш сәфәре белән булды. Күп очрашулар үткәрелде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Казанда Чехиянең сәнгать һәм сәүдә министры Марта Новакова белән очрашты. 5-нче декабрьдә Волонтерлар көне билгеләп үтелде. Президент котлавы. Казанда Россиядә цифрлы телевидениягә күчүгә багышланган киңәшмә узды. Инвалидлар декадасы.

1 декабрь. “Җиде көн”.

 Атналык күзәтү. Бүген – шимбә, һәм, гадәттәгечә, бу вакытларда без узып баручы атнаның иң әһәмиятле вакыйгаларына күзәтү ясыйбыз. тат брит   Атна башында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Лондонда булды. IV Россия-Британия бизнес-форумының пленар утырышында катнашып, Республикабыз җитәкчесе Татарстанның  Бөекбритания белән үзара файдалы хезмәттәшлек итү өчен ачык булуын белдерде. Татарстанда   авыл хуҗалыгы зона семинар-киңәшмәләре  башланды. Мондый фикер алышулар бу атнада Лаеш һәм Кайбычта булып үтте. Республикада  “Яшь һөнәрчеләр” төбәк чемпионаты уза. Әлеге чарага  киләсе  елда  Казанда үткәреләчәк Дөньякүләм  WorldSkills чемпионаты алдыннан аеруча зур игътибар бирелә.