Депутат каналы
2017 ел ил күләмендә экология елы буларак игълан ителде. Мохитебезне саклау, сулыкларны тәртипкә китерү, яшәү урыннарын яшелләндерү буенча нинди эшләр башкарылды? Авыл эшчәннәре нинди нәтиҗәләргә ирешәләр һәм бу эшчәнлектә депутатларның роле нинди? Болар хакында Татарстан республикасы Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Таһир Һадиев туры эфирда сөйләячәк һәм тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.
Тел. 555 55 13, 555 55 14.
Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутатлары җәйге каникулга әзерләнә. Язгы сессия барышында авыл хуҗалыгына, табигатьне саклауга кагылышлы күп кенә законнар кабул ителде һәм гамәлдәгеләренә, шулай ук Җир кодексына үзгәрешләр кертелде. Болар хакында туры эфирда Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Таһир Һадиев сөйләячәк.
Бу атнада республикада зур вакыйга – Татарстан халыкларының 3 нче съезды үткәрелә. Күпмилләтле Татарстан халкы моңа ничек әзерләнә, күпме делегат катнашачак, чит төбәкләрдән күпме кеше киләчәк, съезд көннәрендә нинди чаралар уздырылачак? Шушы һәм тыңлаучылардан килгән сорауларга туры эфирда Татарстан Халыклары дуслыгы йорты директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов җавап бирәчәк.
2017 нче ел ил күләмендә экология елы дип игълан ителде. Бу уңайдан республикабызда нинди эшләр башкарыла? Шәһәр һәм районнарны экологик чистарту буенча һәр елны апрель-май айларында үткәрелә торган икеайлыкның быелгы үзенчәлекләре нидән гыйбарәт? Авыл җирләрендә мохитне саклау буенча нинди чаралар күрелә? Татарстан республикасы Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Таһир Һадиев белән туры эфирдагы әңгәмәдә шушы сорауларга җавап биреләчәк.
Бөтендөнья татар когрессы оештырылуга 25 ел. Быел аның алтынчы корылтае үткәреләчәк. Бу оешма җир шарында сибелеп яшәүче татар халкын берләштерү буенча нинди эшләр башкара? Депутатлар һәм конгресс коллективының уртак эшчәнлеге нидән гыйбарәт? БТК башкарма комитеты рәисе, Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров белән туры эфирдагы әңгәмәдә шушы мәсьәләләр күтәреләчәк. Тапшыру барышында телефон аша тыңлаучылар да мөрәҗәгать итә ала.
Татарстанда Халыклар дуслыгы йорты һәм аның Чаллы, Түбән Кама, Нурлат һәм башка төбәкләрдәге филиаллары төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерү буенча нәтиҗәле эш алып бара. Боларга өстәп, 2017 нче елда тарихта беренче тапкыр Татарстан халыклары съезды да үткәреләчәк. Аңа әзерлек ничек бара? Нинди мәсьәләләр күтәреләчәк? Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутаты, Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов белән туры эфирдагы әңгәмә шушы мәсьәләләргә багышланачак.

Дүшәмбе көнне Татарстан республикасы Дәүләт Советының чираттагы утырышында 2017 нче һәм планлы 2018-2019 нчы еллар бюджеты проекты икенче укылышта карала. Мәгариф, әдәбият, мәдәният, сәнгать өлкәсе төп финанс законында ничек чагылыш таба? Өченче укылышка нинди тәкъдимнәр әзерләнә? Татарстан Дәүләт Советының комитет рәисе Разил Вәлиев белән туры эфирдагы әңгәмәдә шушы мәсьәләләр күтәреләчәк.

Җир хартиясе Россиядә беренчеләрдән булып Татарстанда гамәлгә ашырыла башлауга 15 ел. Җир хартиясе нәрсәне аңлата, ул ничек гамәлгә ашырыла, нинди проблемалар бар? Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев белән туры эфирдагы әңгәмә шул хакта булачак, шулай ук 2017 нче елга бюджет проекты турында сүз булачак.
Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутатлары җәйге каникул алдыннан соңгы утырышларын үткәрә. Ә аңа кадәр алар Президиумның күчмә утырышын Арча төбәгендә үткәрделәр. Бу тапшыруда Дәүләт Советының җирле үзидарәләр белән элемтәсе, җирле депутатлар эшчәнлеге турында барачак. Туры эфирда Арча муниципаль районы җитәкчесе Илшат Нуриев катнаша.
1 нче июнь көнне Германиянең Дрездень шәһәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. Мондый чаралар, шулай ук Советлар Союзы герое Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган кичәләр төрле илләрдә оешкан төстә узды. Чит төбәкләрдә яшәүче татарлар бу көннәрдә традицион бәйрәмебез Сабан туйларын үткәрәләр. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутаты Ренат Закиров туры эфирда шушы чаралар турында бәян итәчәк.