Эх, матур дөнья!

16 май. “Әй, матур дөнья”.

P1140704 Тапшыруларыбызда без сезне тормыштан ямь һәм табып, авырлыкларга бирешмичә, тормыш юлын лаеклы үткән кешеләр белән һәрдаим таныштырып барабыз. Бүгенге тапшыруыбызның кунагы белән мин Чирмешән районына баргач таныштым. Ул 30 елдан артык сәүдә өлкәсендә хезмәт куйган ханым Рауза апа Сабирова.

25 апрель. “Әй, матур дөнья”.

природа лес Нәкъ Казан үзәгендә бардыр бер җир – Тукай мәйданы метро станциясе. Бүгенге тапшыруыбызның баш каһарманын без нәкъ менә шушы җирдә эзләп таптык. Кызыксындырдыммы? Һәр көнне биредән меңнәрчә кеше уза. Күбегезнең Тукай метро станциясендә халыкны баянында уйнап эшкә озатучы һәм каршы алучы, тыныч кына кешеләр төрекемен күзәтеп утыручыга игътибар иткәнегез бардыр. Аның баяныннан Казан үзәгенә халкыбыз моңнары сибелә. Җир асты кичүендә яңгыраган әлеге көйләр беркемне дә битараф калдырмый. Баксаң, күп кенә тыңлаучыларыбызның да күңел кылларын чиртеп: “Кем ул, нинди кеше?” – дигән сораулар туа икән. Сорауларына җавап табу өчен алар безгә мөрәҗәгать итеп: “Аның белән якыннанрак таныштырсагыз иде”, - дигән теләкләрен җиткерделәр. Хөрмәтле тыңлаучылар, сезнең гозерне үтәп, Альберт Миңнуллин студиябезнең кунагы булды.  

14 февраль. “Әй, матур дөнья!”

птицы 5 Гаҗәеп мөмкинлекләргә, сәләткә ия булган, тормышның иң кырыс авырлыклары алдында сынмаган үзенчәлекле шәхесләр белән таныштыручы “Әй, матур дөнья!” тапшыруының бүгенге кунагы – Актаныштан Рамил Вәлиев. Ул күпләрнең җаннарын эретерлек шигырьләр, күңелнең иң нечкә кылларын да тибрәтерлек җырлар иҗат итүче шәхес. “Әй, матур дөнья!” тапшыруының бу чыгарылышында сез Рамил Вәлиевнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырсыз.

22 ноябрь. “Әй, матур дөнья!” .

Notny_stan_b Тапшыруда сез  матур тембрлы, көчле тавышка ия үзешчән җырчы,  Казанның Химиклар мәдәният сарае каршында эшләп килүче ансамбль солисты Наил Җәләлиев белән танышырсыз.

1 ноябрь. “Әй, матур дөнья!”

  Яшьлектә данлыклы Җыр һәм бию ансамблендә җырларга насыйп булган Фәрит Әхмәтгалиевка соңыннан башка һөнәрне сайларга туры килә. Ләкин ул әле дә сәхнәдән аерылмый. Үзе гармунда уйнап җырлаган Фәрит абый сезне зур осталык белән Тукай шигырьләрен башкаруы белән дә шаккаттырыр. IMG_1167   IMG_1169   IMG_1172     IMG_1173   IMG_1176    

18 октябрь. “Әй, матур дөнья!”

WP_20161013_16_43_53_Pro Тальян гармун татар күңеленә аеруча кадерле уен коралы.          Шулай да, гармунны кайдан алырга, әтидән калганын кемнән төзәттерергә, дигәч күпләр  уйга кала. Чыннан да, гармуннар белән шөгыльләнүче осталар бөтен татар дөньясына берничәү генә. Һәм бүген без нәкъ менә тальян гармун ясаучы, аның бөтен нечкәлекләрен белеп эш итүче остага — Айрат Харисовка кунакка барырбыз.     WP_20161013_16_43_37_Pro   WP_20161013_16_44_03_Pro

4 октябрь. “Әй, матур дөнья!”

Matur04102016 Соңгы елларда республикада татар халкының борынгы музыка уен коралы гөсләне торгызу юнәлешендә зур эш алып барыла. Тапшыруда без сезне борынгы чыганакалар буенча гөслә ясаучы оста, шулай ук гөсләчеләр ансамбле җитәкчесе, Марий Эл республикасы татар мәдәни үзәгенең сәнгать җитәкчесе Гәрәй Мәгъсумҗанов белән таныштырырбыз.

20 сентябрь. “Әй матур дөнья!”

DSC_0516 Курай, кубыз, сорнай, мөгез, тальян гармун, баян…  Бу егет барысында да булдыра! Өендә дә татар халкының төрле уен коралларыннан торган уникаль коллекция тупланып килә. Тапшыруда сез музыкант, Бөтенрәсәй конкурслары лауреаты Дамир Габдрахманов белән танышырсыз.   0082