Эх, матур дөнья!

6 сентябрь. “Әй, матур дөнья!”

gfhfj Тапшыруыбызның бу чыгарылшында  Бөгелмә, Әлмәт Азнакай якларында танылган җырчы, Әлмәт  татар дәүләт драма театры артисты, шигъри каләмле һәм философ фикерле кеше, гаҗәеп кызыклы, мавыктыргыч, маҗаралы язмыш иясе Әдип Гаязов белән әңгәмә тәкъдим ителә.

23 август. “Әй матур дөнья!”

матур29     Кайчандыр авылны гармун, тальян моңыннан башка күз алдына китереп булмый иде. Авылның җаны, рухи кендеге иде бит ул, гармун. Милләтебез өчен бик тә кадерле бу уен коралы. Татар гармун белән көн күргән, бәйрәм иткән, күңелен бушаткан.  Тын авылда су буенда яңграган гармун тавышы кемне генә кавыштырмаган да, арыган күңелләргә рухи азык булмаган! Әмма бүген бу тавышларны ишетү авылларда сирәк күренеш. матур29 4 Яңграса да җәйге кичләрдә капка төбендә түгел, сәхнәдән, телевизор, радиодан гына ишетеп була аны. Аларын да халык йотлыгып, күзләре яшьләнеп тыңлый. Тапшыруыбызның бүгенге кунагы – Балык Бистәсе районының Яншык авлында гомер кичерүче гармунчы, баянчы, 30 еллык иҗади хезмәт юлында хисапсыз диплом, мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән, берничә мәртәбә Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар республика конкурсы лауреаты, авыл мәдәният йорты мөдире – Мөнир абый Гәрәев. Аны Республиканың сәнгати даирәләрендә дә яхшы беләләр. Яншыкта танылган җырчылар, артистлар еш кунак булалар. матур29 3 Сүз остасы, автор-башкаручы Алмаз Хәмзинның Мөнир абый турында әйткән мондый сүзләре бар:“Яншык Мәдәният йорты җитәкчесе Мөнир Гәрәев авыл халкы өчен зур хәзинә, әйтеп бетергесез байлык. Чөнки күп авылларда мондый оста гармунчылар, баянчылар юк. Шуңа күрә аны хөрмәт итеп, аның белән горурланырга кирәк”. Тапшыруыбызда Мөнир абый белән әңгәмә корырбыз, шулай ук аның үзе башкаруында көйләр тыңларбыз. матур29  77   матур29  7

9 август. “Әй матур дөнья!”

семья Бүген тапшыруыбызда шактый аяныч та, кызганыч та язмышлар белән очрашырбыз. Дөресрәге, шундый язмышлы балаларны үз ояларына сыендырып җылы канат астына алган, дөнья матурлыгын аларны тәрбия кылып файдалы кеше итеп үстерүдә күргән кешеләр белән танышырбыз. Сүзебез  Балык  Бистәсе районының Түбән Тегермәнлек авылында матур гомер кичерүче мәрхәмәтле, олы йөрәкле Мөдәррис һәм Дамира Хәлиуллиннар турында.

12 июль. “Әй матур дөнья!”.

  Ул хуш исле чәй артында узган Самавыр бәйрәмен дә оештыра, туган як бизәкләрен Астанага кадәр алып бара, халык театрында уйный, зур гаиләсе белән бергә сәхнәләрдә чыгыш ясап халыкны таң калдыра … Ул Кукмара ягының данлы авылында, Зур Сәрдек мәдәният йортында инде 35 ел буе кешеләргә бәйрәм бүләк итә.  Тапшыруыбыз герое — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмзия Хөсәенова.          

21 июнь. “Әй матур дөнья!”

Сарман районының  Ләке авылында әтәчләре генә түгел, чиләкләре дә җырлай диләр.  Без моны үз күзләребез белән күреп кайттык.  Сарман районында яшәүче халык музыкантлары белән очрашып, шулай ук Ләке авылының “Иганә” һәм “Айбагыр” керәшен татарлары ансамбльләре белән танышканнан соң, аларның матур, күңелле итеп яши белүләренә сокланып кайттык.   -    

7 июнь. “Әй матур дөнья!”

Бүгенге тапшыруыбыз танылган режиссер, республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Равил Рәхим улы Тумашевның якты истәлегенә багышлана. Кеше китә, җыры кала диләр бит. Шуның сыман Равил абый турында хатирәләр, ул башкарган эшләр тормышыбызны бүген дә матурлап тора. Шуны исбатлап, танылган режиссерыбызның исемен мәңгеләштерү йөзеннән, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында аның портретын ачу тантанасы үтте. Күренекле шәхесне искә алырга аның туганнары, театр артистлары һәм хезмәттәшләре җыелган иде. Әгәр исән булса, күренекле режиссерыбызга, татар театрына армый талмый хезмәт иткән, аны үстерүгә күп көч түккән шәхескә 93 яшь тулган булыр иде. Равил абый 23 ел республикабызның Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрын җитәкләү дәвамында 60 спектакль куя. Әлеге чор эчендә ул алтмыш спектакль куя. Алар арасында дөнья, рус һәм татар классиклары әсәрләреннән тыш, яшь драматургларның беренче әсәрләре күп. Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев, Ризван Хәмид, Мәсхүт Шәрифуллин, Юныс Сафиуллин, Юныс Әминев кебек атаклы драматургларның беренче әсәрләрен сәхнәгә нәкъ менә Равил Тумашев күтәрде. - -        

24 май. “Әй матур дөнья!”

школа 2
Кайчан гына бу көн, бик еракта
Килеп җитмәс кебек тоелды
Күңелемә мәктәп бала чактан
Китмәс өчен кереп уелды.
Кеше гомере мәктәп юлы аша
Моңлы бер җыр кебек сузыла
Белем сукмакларын ера-ера
Киләчәккә юлы сызыла…
Алда безне олы юллар көтә…
Бәхетләргә, диләр юл урау.
Урау юллар турыланыр әле —
Алга дәшә соңгы кыңгырау!Бүгенге тапшыруыбыз һәркемнең хәтеренә уелып калган, күңел төпкелендә якты хатирәләр булып дөрләгән мәктәп елларына багышлана. Балачак белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу бәйрәме - "Соңгы кыңграу" - күпләребез өчен истәлекле, дулкынландыргыч мизгелләргә бай көн булып истә калгандыр. Еллар үтеп, заманалар үзгәрсә дә бүген дә нәкъ шундый ук бәйрәм ул. Мәктәп бусагасын атлап чыккан өлкән сыйныф укучыларының да, олы тормышка балаларын озаткан әти-әниләрнең дә, таләпчән укытучыларның күңеле йомшарган чак. Укытучылар дигәч, шунысын әйтеп үтик, тапшыруыбызның бүгенге кунагы - Нурзия Мөнир кызы Хәсәнова. Ул  гомеренең 45 елын балаларга математика фәне серләрен төшендерүгә багышлаган. Күп укучылары аны таләпчән укытучы, белемле мөгаллим, зур хәрефтән язарлык педагог дип искә ала. Нурзия апа әле бүген дә балаларга белем бирә. Күп район мәгариф идарәсе, укучыларының бердәм дәүләт имтиханында ирешкән нәтиҗәләре өчен Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы мактау грамотасы белән бүләкләнгән ул. Нурзия апа бүген үзен бик бәхетле саный. Үзе, якыннары, балалары, оныклары исән-сау, эшен бәяли беләләр. Ә иң мөһиме - укучыларының, әти-әниләрнең ихтирамын казанган мөгаллим ул. Авылда инде өченче буын ул укыткан пифагор теоремасын аңлап, серле саннар иленә сәяхәт итеп үсә. Май ае аның өчен кызу урак өсте - укучыларының имтихан тапшырасылары бар. Шулай булуга карамастан, безнең белән сөйләшергә бик теләп риза булды ул.
Тапшыруны журналист Раил Садри алып бара.
 

10 май. “Әй матур дөнья!”

td1005 1 Тапшыруларыбызда гади, әмма кызыклы, дөньяга башка күзлектән караучы  кешеләр белән даими таныштырып барабыз. Бүгенге чыгарылышыбыз да искәрмә түгел. Тапшыруыбызның кунагы – Балык Бистәсендә гомер кичерүче Фәния Җәләлова. Ул  14 ел буе Сабан туе батыры. Юк-юк, сез ялгыш ишетмәдегез. Чын татар көрәше батыры. Фәния апаның бүген төп җиңүе – 2011 елда Минзәләдә үткән Татарстан Республикасының 7 нче “Авыл яшьләре” спорт уеннарында билбау көрәше буенча  яуланган 3 нче урын. Фәния апа белән очрашканчы, аны баһадир гәүдәле, ападыр дип уйлаган идем. Баксаң, нәкъ киресе икән. Сылу гәүдәле, нечкә билле, мөлаем хатын-кыз булып чыкты ул. Шушы нәфис гәүдәле, көләч йөзле бу ханымның бер сугуда борыныңны җимерергә, билбау белән күтәреп алып җиргә егып салырга мөмкин булуына ышанасы да килмәде хәтта. Әмма болар һәм башкалар турында без аның үзе белән сөйләшик. td1005     td1005 11 Апрель азагында Казанга бер төркем хатын-кызлар десанты килеп төште. Быел 4 нче тапкыр “Ак калфак” оешмасы тарафыннан үткәрелүче Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы Казанда гөрләп үтте. Татарстаннан, Россия субъектларыннан, чит илләрдән килгән нәфис затлар үзләрен борчыган проблемаларны уртага салып сөйләште, Казан белән танышты, аның мәдәни тормышында кайнады. Шундый кунакларның берсе – Рәшидә Мортазина белән без Гәлиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында антракт вакытында очраштык. Рәшидә ханым Чиләбе өлкәсе Магнитогорск каласы Халыклар дуслыгы йортында эшләп килә торган “Миләш”, “Мирас” коллективлары җитәкчесе. Башкортстанның атказанган мәдәният эшлеклесе. Ул форумнан алган тәэсирләре, фикерләре белән уртаклашты.  

12 апрель. “Әй, матур дөнья!”

WP_20160409_17_42_32_Pro Узган атнада Казан дәүләт мәдәният институтында вокаль һәм хор сәнгатенең VI нчы Бөтенрәсәй конкурсы узды.  Ул танылган хормейстер, педагог, профессор Җәвит Котдусовка багышланды.  Кичен музыкантны искә алу кичәсе дә узды. Тапшыруда сез Җәвит Котдусов укучыларының остазлары турындагы истәлекләрен һәм хормейстер җитәкчелегендәге хор коллективлары язмаларын ишетерсез.

29 март. “Әй матур дөнья!”

матур29 Кайчандыр авылны гармун, тальян моңыннан башка күз алдына китереп булмый иде. Авылның җаны, рухи кендеге иде бит ул, гармун. Милләтебез өчен бик тә кадерле бу уен коралы. Татар гармун белән көн күргән, бәйрәм иткән, күңелен бушаткан.  Тын авылда су буенда яңграган гармун тавышы кемне генә кавыштырмаган да, арыган күңелләргә рухи азык булмаган! Әмма бүген бу тавышларны ишетү авылларда сирәк күренеш. матур29 4 Яңграса да җәйге кичләрдә капка төбендә түгел, сәхнәдән, телевизор, радиодан гына ишетеп була аны. Аларын да халык йотлыгып, күзләре яшьләнеп тыңлый. Тапшыруыбызның бүгенге кунагы – Балык Бистәсе районының Яншык авлында гомер кичерүче гармунчы, баянчы, 30 еллык иҗади хезмәт юлында хисапсыз диплом, мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән, берничә мәртәбә Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар республика конкурсы лауреаты, авыл мәдәният йорты мөдире – Мөнир абый Гәрәев. Аны Республиканың сәнгати даирәләрендә дә яхшы беләләр. Яншыкта танылган җырчылар, артистлар еш кунак булалар. матур29 3 Сүз остасы, автор-башкаручы Алмаз Хәмзинның Мөнир абый турында әйткән мондый сүзләре бар:“Яншык Мәдәният йорты җитәкчесе Мөнир Гәрәев авыл халкы өчен зур хәзинә, әйтеп бетергесез байлык. Чөнки күп авылларда мондый оста гармунчылар, баянчылар юк. Шуңа күрә аны хөрмәт итеп, аның белән горурланырга кирәк”. Тапшыруыбызда Мөнир абый белән әңгәмә корырбыз, шулай ук аның үзе башкаруында көйләр тыңларбыз.   матур29  77   матур29  7