Гөлбакча

1 июль. “Гөлбакча”.

дети книга 3 Чәчәкле, баллы- татлы җәй дәвам итә. Менә шундый татлы-баллы, рәхәт җәй илендә дусларыбыз ниләр белән шөгыльләнәләр, бакчада нәрсәләргә өйрәнгәннәр икән. Шулар һәм башкалар турында аларның үзләре сөйләвендә ишетербез һәм Казаныбыз белән бәйле урыннарда сәяхәт итәрбез.

10 июнь. “Гөлбакча”.

Автор фото детский фотограф Игорь Бүгенге тапшыруда сезне җәй иленең кызыклы мәзәк- әкиятләре белән таныштырырбыз. Студиябезгә  Казан шәһәре бакчаларына йөрүче дусларыбыз да килде. Алар безгә  шигырьләр, җырлар алып килгән. Гөлбакчалы җәй иленә  сезне Илүзә алып керер.

20 май. “Гөлбакча”.

дети комп Язның саубуллашып китеп барган чагы. Тиздән күңелле җәй ишек шакыр. Балалар бакчаларында да чыгарылыш кичәләре уза. Бүген без шулар һәм башка кызыклы язмалар ишетербез. Батулла бабай сөйләвендә җәй иленең дәү үстерә торган, мавыктыргыч әкиятләрен  тыңларбыз.

29 апрель. “Гөлбакча”.

дети гаи 1 Бу көннәрдә бөек Тукаебызга багышланган чаралар да бик матур узды. Без алар турында тапшыруларыбызда яктыртып килдек. Балалар бакчаларында   бәйрәмнәр уңаеннан төрле кичәләрдә дә катнашкан идек. Шигырь сөйләм конкурсларында язып алган кайбер чыгышларны бергәләп тыңларбыз.

8 апрель. “Гөлбакча”.

дети эколог природ Кошлар безгә  яз килүен хәбәр итте.  Ә без аларның  җырларын тыңлап куанабыз. Апрель безгә  Тукай абыйны биргән ай буларак та якын. Ай дәвамында мәктәпләрдә, балалар бакчаларында  – шигьрият ае кысаларында төрле конкурслар уза. Шундый конкурсларда катнашучы дусларыбызның кайберләре  бүген безнең тапшыруыбыз кунаклары. Шулар һәм башкалар турында тапшыру барышында бергәләп танышырбыз.

25 март. “Гөлбакча”.

дети гаи 1 Ишетәсезме дусларым, кошлар безгә яз килүен турында хәбәр итә. Тиздән сыерчыклар кайтып без ясаган ояга кунып , шатланып җыр сузар. Язны безнең бакчага йөрүче нәни дусларыбыз көтеп алган. Шулар һәм башкалар турында тулырак итеп “Гөлбакча”да танышырсыз.

4 март. “Гөлбакча”.

writing on board Бүгенге тапшыруыбызда нәни дусларыбыз  әни-әбиләребезне, апа-сеңелләребезне  киләчәк бәйрәм – 8 март белән котлый. Котлаулар  шигырь –җырлар белән үрелеп бара.

11 февраль. “Гөлбакча”.

дети татары Табигатьтә февраль тантана итә. Бүген без сезне гүзәл табигать дөньясына сәяхәткә алып чыгарбыз, китап укырга яратучы дусларыбыз белән танышып алар укуында шигырьләр тыңларбаз. Әлбәттә, болар матур җырлар белән үрелеп барыр.

21 гыйнвар. “Гөлбакча”.

qert Бүген сезне Гөлбакчада Илүзә озатып йөри. Бергәләп кышкы табигатьне күзәтеп, таудан чана- чаңгы шуып калыйк. Ап- ак кышның гүзәллегенә сокланыйк. Табигаткә сәяхәтебез җырлар белән үрелеп бара.

17 декабрь. “Гөлбакча”.

Дети зимой, малыши, зима, domkartinok.ru Бүген без сезне урман аланына матур чыршы янына  сәяхәткә алып чыгарбыз. Ап- ак кыш илендә яшел- зәңгәр чыршы  әйтерсең лә, безне саклагыз, миңа тимәгез, зинһар, минем матур күлмәгемә карап сокланыгыз, гына дия сыман. Без ничек тиябез, ди инде сиңа чыршыкай. 2017 ел Татарстаныбызда  экология елы буларак узачак бит. Әйдәгез, чыршыкай белән бергәләп Яңа елга таба сәяхәтебезне башлап җибәрик.