Гөлбакча

27 гыйнвар. “Гөлбакча”.

дети зимой 5 Бүген  сезне ап — ак кыш иленә сәяхәткә алып чыгарбыз. Гөлбакчалы, кар күбәләкле кыш илендә сезне Илүзә  озатып йөрер. Кызык ич, ап- ак кар өстендә рәхәтләнеп тәгәрәшә-тәгәрәшә уйнап, үзебез дә кар йомарламнары кебек ап- ак төскә кереп, чана- чаңгы шуып күңел ачырбыз. Әйдәгез, киттек!..

29 декабрь. “Гөлбакча”.

Дети зимой, малыши, зима, domkartinok.ru Бүген безне нәни Илүзә табигать кочагына алып чыгар да Чыршыкай белән бергәләп экология елында эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясар.  Яңа елга  санаулы сәгатьләр калган бу көннәрдә Чыршыкай янына бәйрәмгә балалар да җыелган . Әйдәгез, аларны бергәләп тыңлыйк әле.

9 декабрь. “Гөлбакча”.

Дети зимой, малыши, зима, domkartinok.ru Бүген  сезне нәни Илүзә белән Чыршыкай табигатькә сәяхәткә алып чыгар. Аларның күргән- белгәннәре, башкарган эшләре турында бергәләп тыңлыйк.

18 ноябрь. “Гөлбакча”.

дети книга 3 Бүген без cезне  табигать кочагына сәяхәткә алып чыгарбыз. Матур җырлар, шигырьләр һәм  тереклек дөньясының кышкы йокыга әзерләнүе турында ишетербез. Бу көннәрдә балалар бакчаларында көзге бәйрәмнәр дә узды, нәни дусларыбыз аңа ничегрәк әзерләнгән икән, шулар турында тыңларбыз. Болар тапшыруыбызның кайбер темалары иде, тулырак итеп тапшыру барышында танышырбыз.

28 октябрь. “Гөлбакча”.

дети книга 3 Бүгенге тапшыруда көзнең кышка кул сузган вакытында  табигатьтәге  үзгәрешләр, тереклек дөньясының кышка әзерлеге һәм башка кызыклы күзәтүләр  белән таныша аласыз.

7 октябрь. “Гөлбакча”.

дети Көзнең шушы вакыты җитү белән тереклек дөньясында  кышка әзерлек башлана, еланнар, бакалар тирән йокыга тала, кошлар җылы якка китеп бара. Көз илендә тагын ниндиерәк үзгәрешләр күрергә була икән? Шулар турында дусларыбыз күзәтүен тыңлыйк. Болар һәм башкалар турында тулырак итеп тапшыру барышында ишетерсез.

2 сентябрь. “Гөлбакча”.

дети школ Туган җиребезгә көз атлады. Сез үзегез дә күзәтәсездер, көн саен табигатькә көз үз төсен өсти тора. Чәчәкләр дә боегып, тоныкланып калды. Агачлар да сирәк кенә булса да алтын-сары яфракларын  җилләргә ияртеп җибәрә. Балалар бакчаларына да нәни дусларыбыз өстәлде. Бүген без бакчага йөрүче дусларыбыз белән “Гөлбакча”лы көз илендә сәяхәт итәрбез.

12 август. “Гөлбакча”.

дети татары Август -  бакчаларда алмалар өлгергән вакыт . Менә шундый татлы-баллы һәм рәхәт вакыт җитте дуслар. Без дә җиләк- җимешләр белән сыйланып, кояшта кызынып, матур китаплар укып  рәхәтләнеп ял итәбез. Бүгенге тапшыруда да без сезне кызыклы китапларның кайберләре белән таныштырырбыз, алардан өзекләр укырбыз.

22 июль. “Гөлбакча”.

devochka-kosichki-leto-solnce-4753 Җәй илендә рәхәтләнеп ял итәбез. Бүгенге тапшыруда да дусларыбыз белән җәй турында шигырьләр, әкиятләр сөйләрбез, җырлар  җырларбыз, вакыт калса уен да уйнап алырбыз. Әйдәгез, бергәләп җәй илендә сәяхәт итик.