Көмеш кыңгырау

14 гыйнвар. “Көмеш кыңгырау”.

природа зима деревня 1 Бүгенге тапшыруыбызда   шагыйрә, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Хисам кызы Зәйнашеваның   тууына 90 ел тулу уңаеннан  аның шигырьләренә иҗат ителгән кайбер җырларын  кабат искә төшерербез, үзе турында мәгьлумат бирербез.

17 декабрь. “Көмеш кыңгырау”.

дети гаи Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Сезнең дә   Кыш бабайны каршыларга, аннан бүләк алу өчен ослалыгыгызны күрсәтергә әзерләнүегез турында  беләбез. Бу теләкләрне дусларыбызның үзләреннән бүген үк ишетик. Бүгенге тапшыруда  шулай ук   мавыктыргыч балалар журналы – “Тылсымлы куллар”ның  декабрь санына күзәтү дә ясарбыз. Андагы иң кызыклы язмаларны бергәләп тыңлыйк әле.

10 декабрь. “Көмеш кыңгырау”.

дети школа Бүген безнең тапшыруда  Казан федераль университеты каршындагы IT  лицейда белем алучы Аяз Фәйзуллин катнаша. Аның белән булган әңгәмәне тыңлап, лицей тормышы белән танышырбыз. Тапшыруыбызның икенче өлешендә Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әхсән  Баянның тууына 90 ел тулу уңаеннан әдипнең берничә хикәясен ишетерсез.

3 декабрь. “Көмеш кыңгырау”.

дети книга Без бүген дусларыбыз иҗаты белән танышырбыз. Укучыларның  язмаларын, шигырь, әкиятләрен сезнең игьтибарга тәкьдим итәрбез.  Болар җырлар белән үрелеп барыр.

26 ноябрь. “Көмеш кыңгырау”.

тат дети Бүген әниләр көне. Кадерледән-кадерле, назлыдан-назлы,  яхшыдан-яхшы, киң күңелле, йомшак куллы, олы җанлы әниләребезне бүгенге бәйрәм белән ихлас котлыйбыз һәм аларга көннәренең якты, кояшлы, күңелләренең тыныч булуын телибез. Тапшыруыбыз аша әниләрен котарга бер төркем дусларыбыз да килде. Ихлас котлауларын  бергәләп тыңлыйк әле.

19 ноябрь. “Көмеш кыңгырау”.

дети Россиядә һәм Татарстаныбызда  игълан ителгән  Экология елы узып бара.  Без ел дәвамында тапшыруларыбызда табигатьне саклау уңаеннан уздырыла торган чараларны һәм яшь экологлар чыгышларын һәрдаим яктыртып барабыз. Мәктәп укучылары  үзләренең иҗатларында да экология темасына  һәрчак мөрәҗәгать итә. Бүген без аларның нәни генә иҗат җимешләре аша  сезне дә табигатебезне саклауга  өндибез.  

12 ноябрь. “Көмеш кыңгырау”.

дети школ комп Бүгенге тапшыруда без  Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясе  президенты – Илүзә Гыйлемҗанова белән танышып  аның ниндиерәк вазыйфалар башкаруы турында ишетербез. Тапшыруыбызның икенче өлешендә  мавыктыргыч балалар журналы -«Тылсымлы  куллар»ның ноябрь санына  күзәтү ясарбыз.

5 ноябрь. “Көмеш кыңгырау”.

Автор фото детский фотограф Игорь Без бүген дусларыбыз иҗаты белән танышырбыз. Төгәлрәк итеп әйтсәк, Чаллы шәһәрендә чыгып килүче “Көмеш кыңгырау” газетасына күзәтү ясап, укучыларның газетада басылып чыккан язмаларын  сезнең игьтибарга тәкьдим итәрбез. Тапшыруыбыз ахырында  филләр турында кызыклы мәгълуматлар  да җиткерербез.  

29 октябрь. “Көмеш кыңгырау”.

дети читают Көзге каникулны да башлап җибәрдек. Рәхәтләнеп ял итеп, музей- театрларга йөрергә дә җай чыкты. 25 октябрь көнне Татарстанның Әлмәт шәһәрендә  күренекле шагыйрә Саҗидә Сөләйманованы искә алу кичәсендә Әлмәт мәктәпләре укучылары авторның шигырьләрен сөйләде, җырларын башкарды. Шулар һәм башкалар турында тапшыру барышында танышырсыз.