Көмеш кыңгырау

30 сентябрь. “Көмеш кыңгырау”.

1234yyyy - копия Бүгенге тапшыруыбызны  балалар җырына багышларга  булдык.  Иртәгә  Халыкара  музыка көне билгеләп үтеләчәк. Чыннан да бүген безгә нинди җыр кирәк?  Кызыклы, мавыктыргыч, балачак дөньясын чагылдырган җырлар диярсез. Әйдәгез, композитор Ильһам Байтирәкнең  “Бәхетле балачак” исемле кантатасы аша җыр- музыка дөньясына алып керик әле сезне.

23 сентябрь. “Көмеш кыңгырау”.

осень лист природа Бүген без   шушы көннәрдә генә кулыбызга  килеп кергән «Тылсымлы куллар»  журналы  һәм Чаллы каласында чыгып килә торган балалар һәм яшүсмерләр газетасы «Көмеш кыңгырау» га күзәтү ясарбыз. Әлеге басмаларда  басылып чыккан дусларыбызның иҗатлары  белән танышырбыз.

16 сентябрь. “Көмеш кыңгырау”.

дети спорт школа 2 Бүгенге тапшыруда  быел беренче сыйныфка укырга кергән дусларыбыз белән дә танышырбыз һәм  сүз тәмен белгән, ана телебезгә гашыйк дусларыбызны да ишетербез. 15 сентябрьдә патриот –шагыйрь  Абдулла Алишның  тууына 110 ел тулды. Абдулла Алишның туган авылы Көек мәктәбе яңалыклары белән дә танышырбыз. Шулар һәм башкалар турында тулырак итеп тапшыру барышында ишетә аласыз.

9 сентябрь. “Көмеш кыңгырау”.

Мәктәп –гимназияләрдә  башланып киткән  яңа уку елының беренче атнасын  уңышлы гына үтеп, мәктәп тәртипләренә күнегеп киләбез. Ә менә җәйге каникулда лагерьларда булуыбыз, анда алган тәэсирләр мөгаен ел дәвамында да онытылмас. Һәрхәлдә Испаниядә татар балалар лагерында ял итүче дусларыбыз шулай ди. Бүген без аларның  Испаниядәге татар балалар лагерында алган тәэсирләре турында үзләре сөйләвендә ишетербез. 38901495   38908892   39070691   3910260   40538940_   38848784    

2 сентября. “Көмеш кыңгырау”.

дети спорт школа 2 Кичә узган белем  бәйрәмебез  көзге муллыкның бер чагылышыдай һәрбер йортка бәйрәм рухы алып килде. Безне төзек мәктәп- гимназияләрдә   яраткан укытучыларыбыз каршылады. Тапшыруыбызда беренче сыйныфка укырга керүчеләр белән очрашырбыз, мәктәп- гимназияләрдә яңа уку елы башлануын  җыр- моңнар аша да  тыңларбыз.

26 август. “Көмеш кыңгырау”.

школа дети 2018 2 Бу көннәрдә без аеруча күтәренке күңел белән бәйрәм алды тантаналарын көтәбез. Тагын  берничә көннән  Татарстан республикасы һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итсәк,1нче сентябрь – белем көне буларак кадерле. Менә шушы ике бәйрәм шатлыгын   “Көмеш кыңгырау” тапшыруында катнашучы дусларыбыз белән   бүген үк сезгә  илтеп җиткерергә уйладык. Җәйге каникулның күңелле мизгелләре көзгә капка ачып, безне бәйрәмнәр аша  белем дөньясына алып керсен.

19 август. “Көмеш кыңгырау”.

дети гаи Бүгенге тапшыруда  «Тылсымлы куллар»  журналына күзәтү ясап, анда басылып чыккан кайбер язмалар белән танышырбыз. Шулай ук каникулның кайбер мизгелләре  турында ишетербез. Язмалар җырлар белән үрелеп бара.

12 август. “Көмеш кыңгырау”.

дети комп Бүген һәркемнең кулында телефон, планшет. Ә кулына китап алып кызып-кызып укыган дусларыбызны бик сирәк очратабыз. Аңлы, гыйлемле булырга телибез икән, әйдәгез,  уйларга, фикер йөртергә  өйрәник. Тапшыруда шулай ук кошлар турында сәхифә тыңларсыз һәм дусларыбыз иҗаты белән танышырсыз.

5 август. “Көмеш кыңгырау”.

лес вода природа экол Каникул тәмамланырга да күп калмады. Җәйге каникулның  һәр көнен без файдалы итеп үткәрергә тырышыбыз. Иҗат белән шөгыльләнүче дусларыбыз да шактый икән. Узган тапшыруларыбызның берсендә сез шундый дусларыбыз иҗаты белән таныша башлаган идегез. Бүген дә  дусларыбызның    үзләре  иҗат иткән иншалары белән танышырбыз.  

29 июль. “Көмеш кыңгырау”.

дети комп 2 Кояшның безне елмаеп уятканын күреп, көннең матурлыгына сокланып, җиләкле җәйдә рәхәтләнеп ял итәбез. Без дә бүгенге тапшыруыбызны  сезнең җәйге ялыгыз күңелле һәм файдалы үтсен, дип дусларыбыз башкаруындагы җырлар  һәм каникул мизгелләре турындагы  кайбер фикерләре белән үреп алып барырбыз.