Әдәбиятыбыз сәхифәләре

13 гыйнвар. “Яңа елда- яңа әкият”.

imagese Әле кайчан гына без Кыш бабай белән Кар кызын каршылап  Яңа 2018 елны түребезгә уздырган идек. Бүген без   иске Яңа елны каршы алып ,янә  хатирәләребезне яңартырбыз. Яңа елны каршылаганда төрле  кызыклы һәм  көтелмәгән маҗаралар да булгалый. Бүген без дә сезне “Яңа елда – яңа әкият” дигән тамаша аша кабат тылсым дөньясына алып керербез.

7 гыйнвар. Татарстан радиосына – 90 ел.

Буа җирендә очрашулар. 20464_pic Узган 2017 нче елда Татарстан дәүләт радиосының 90 еллыгы уңаеннан  республикабызның  төрле мәдәният үзәкләрендә, предприятие һәм оешмаларында, театрларында журналистлар белән иҗади очрашулар үткәрелгән иде. Шуларның берсе Буа районы һәм шәһәре хакимияте,  шәһәрнең мәдәни үсеш үзәге белән берлектә  шушы төбәктә уздырылды.

4 гыйнвар. “Акбай һәм Кыш бабай”.

Туфан Миңнуллин. “Акбай һәм Кыш бабай”. Балалар өчен радиотамаша. зима2 Кадерле балалар, хәзер сезнең игьтибарга Туфан Миңнуллинның “Акбай һәм Кыш бабай” әсәре буенча эшләнгән радиоспектакль тәкьдим итәбез. Рольләрне Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары башкара.

3 гыйнвар. “Әкият иленә сәяхәт”.

imagesqqqqqqqqq Балаларның кышкы каникулын искә алып  сезнең игьтибарга радиобыз фондыннан «Шомбай», «Зирәк карт» һәм «Үги кыз» дигән татар халык әкиятләрен тәкьдим итәбез. Тапшыруларыбыз ахырында   «Җырлыйк дуслар бергәләп» дигән концерт тыңлый аласыз.