Әдәбиятыбыз сәхифәләре

2 май. “Таңнар артыннан таңнар…”.

Әхмәт Рәшит әсәрләреннән әдәби-музыкаль композиция. Ахмет Рашит Күренекле шагыйрь, публицист, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Әхмәт Рәшитнең бүген туган көне. Ул күп еллар дәвамында “Татарстан” радиосының әдәби-нәфис тапшырулар редакциясе баш мөхәррире булып эшләде. Без аны туган көне белән ихлас котлыйбыз, сәламәтлек, тыныч, озын гомер телибез. Хәзер игътибарыгызга Әхмәт Рәшит шигырьләреннән һәм аның шигырьләренә  язылган җырлардан төзелгән “Таңнар артында таңнар” дигән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итәбез. Шигырьләрне Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдин укый.

27 апрель. “Пар канатлар”.

Ильясов Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе коллективы Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Бөтенроссия Татар гаиләсе фонды белән берлектә республикабыз театрларында, шәһәр, район яки авыл мәдәният сарайларында ел саен “Гаилә бәйрәме” – “Пар канатлар” кичәсе үткәрә. Татарстан радиосында 50 ел эшләгән хезмәттәшебез, Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясовка быел апрельдә 80 яшь тулуын һәм бу җырчының “Пар канатлар” кичәләрендә даими катнашуын исәпкә алып, бәйрәмне аның туган төбәге — Чүпрәледә үткәрергә булдык һәм район җитәкчелеге бу тәкъдимне хуплап каршы алды. Тыңлаучыларга бу бәйрәмнең кыскартылган язмасы тәкъдим ителә IMG-20190426-WA0006