Яңа көн

25 март. Туры элемтә.

валеев Һәр елны  24 нче  мартта  Бөтендөнья  туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Сәламәтлек саклау өлкәсенә зур игътибар бирелгән Татарстанда  туберкулезга каршы көрәш ничек оештырыла,  башка төбәкләр белән чагыштырганда,  безнең нинди өстенлекләр бар? Идел буе федераль округының  баш фтизиатры, медицина фәннәре докторы, профессор  Равил Шамил улы Вәлиев туры эфирда  шулар хакында сөйләячәк, тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк һәм үзенең киңәшләрен җиткерәчәк. валеев 2019

25 март. “Нефть чыккан якларда”.

нефть Сарман районы Җәлил бистәсендә яшәүче нефтьче — ветеран, Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, СССР Дәүләт бүләге иясе, СССРның һәм Татарстанның атказанган нефтьчесе Тәлгать ага Фәсхиев белән әңгәмә.

20 март. “Юллар чатында”.

гаи гибдд cc Хәерле иртә, хөрмәтле радиотыңлаучылар! Казанда пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы транспорт чараларын даими рәвештә тикшереп торалар. Чираттагы чара узган атнада Казанның Идел буе районында булды. Әлмәт районында ЮХИДИ  хезмәткәрләре «Әтиләр Советы» инициатив төркеме белән берлектә “Әти белән куркынычсыз!” акциясен үткәрде. 2019 елның гыйнвар-февраль айларында Горький тимер юлының Казан төбәге территориясендә тимер юл аша чыкканда бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Узган елның шул ук чорында Казан төбәгендә 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 кеше һәлак булган һәм 2 кеше зыян күргән. Барлык очракларда да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган автотранспорт чаралары шоферлары гаепле булган. Киләсе атнада, 25 марттан мәктәп укучыларының язгы каникулы башлана, алар 31 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бу алдагы атнада руль артында йөрүчеләргә, ата-аналар һәм балаларның үзләренә юлда аеруча игътабарлы булырга кирәк, дигән сүз.

20 март. Туры элемтә.

IMG-20190320-WA0001 21 нче мартта Халыкара урман көне билгеләп үтелә.  Казан дәүләт аграр университетының  урман факультетында  шушы өлкәдә эшләячәк  белгечләрне  әзерләүгә зур игътибар бирелә. Профессор,  Татарстанның һәм Россиянең атказанган урманчысы Харис Мусин  яшь белгечләрне  әзерләү турында студентлар белән түгәрәк өстәл үткәрәчәк, тыңлаучылардан килгән сорауларга җавап бирәчәк. Тел. 555 55 13, 555 55 14.

18 март. Татарстан республикасы Дәүләт Советы утырышыннан радиоотчет.

парламент 1 Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык алтынчы утырышы булды.       Президиум көн тәртибенә 26 мәсьәлә кертергә тәкъдим иткән иде. Аерым алганда, утырышта узган елда иҗтимагый тормыш тармагындагы мөһим юнәлешләргә кагылышлы чыгышлар  булды.

18 март, 7.10 – Туры элемтә.

мунир налог Салым түләү буенча декларация тапшыру вакыты төгәлләнә. 4 эксперименталь төбәк арасында Татарстанда да үзмәшгульлек законы гамәлгә керә һәм бу өлкәдә салым түләүнең яңалыклары бар. Болар хакында туры эфирда 5 нче санлы районара салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин сөйләячәк һәм тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.  

18 март. “Актуаль интервью”.

ТАССР 100 лог Мәгълүм булганча,  2020 нче елны Татарстан Республикасы оешуның 100 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Шул уңадан әлеге күркәм юбилейга багышланган тантаналы чаралар башланып китте, бу изге эштә Татарстан Республикасының  Милли музее  да читтә калмады. Биредә 15 нче мартта “Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы” дигән күргәзмә ачылды. Бу хакта тулырак итеп Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының  Тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова сөйли.

13 март. “Юллар чатында”.

ГАИ авто Түбән Кама ЮХИДИ бүлеге һәм "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт учреждениесе хезмәткәрләре мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында фликерлар ясау һәм аларны җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү буенча махсус акция оештырганнар. Азнакай районында  «Ата-аналар патруле» шәһәрнең үзәк урамнарына чыкты. Март азагыннан башлап Россиядә автомобильләрне онлайн сатып алып булачак. Россия тимер юллары рәсми сайтында поездларда онытылган әйберләрне эзләү сервисы эшли башлады.

         Татарстанда барлык боз кичүләрен яптылар.

13 март. Туры элемтә.

IMG-20190313-WA0004 Казан шәһәрендә “Ел укытучысы-2019” билгеле булды һәм бу дәрәҗәгә быел Казанның 2 нче лицей-интернатыннан биология укытучысы Наил Мирсәетов  лаек булды. Туры эфирдагы  “түгәрәк өстәл”дә  ел укытучысы белән бергә Казан шәһәренең мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов, 2 нче лицей-интернат директоры Ирек Ризванов бүгенге көн укытучысы һәм укучылары турында фикер йөртәчәкләр, радиотыңлаучылар белән аралашачаклар. IMG-20190313-WA0001   IMG-20190313-WA0002