Яңа көн

25 декабрь. “Юллар чатында”.

news.chita 2017 елның 11 аенда Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә 393 кешенең гомере  өзелгән. Бу турыда дүшәмбедә  Татарстан Министрлар Кабинеты һәм Татарстан буенча Эчке Эшләр министрлыгының уртак утырышында министр Артем Хохорин  хәбәр итте. Утырыш  Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында узды. Бу чыгарылышыбыз 2017 елда соңгысы булды. Юлда игътибарлы һәм сак булырга кирәк дигән кагыйдәгә тугъры калыйк!

25 декабрь. “Нефть чыккан якларда”.

ttti «Татнефть»тә җитәкчелек һәм профсоюз оешмасы тарафыннан кабул ителгән күмәк килешү коллективта үзара йөкләмәләрне беркеткән төп документ булып тора. Быел да ул тулы күләмдә үтәлә.   «Азнакайнефть» идарәсе профсоюз комитеты рәисе Рафис Хәсәнов белән әңгәмә.

20 декабрь. Туры элемтә.

школа Быел башкалабызның Г.Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе үзенең 100 еллыгын билгеләп үтте. Шул уңайдан, студиябезнең бүгенге кунагы — әлеге белем йортының диренкторы — Шәмсиева Гөлфия Гаяз кызы.

20 декабрь. “Нефть чыккан якларда”.

erkknm Нефть предприятиеләрендәге меңнәрчә энергетиклар нефть — газ табу һәм эшкәртү кебек мөһим тармакларның өзлексез нәтиҗәле эшен тәэмин итүдә хәлиткеч урыннарның берсен тоталар. Лениногорск районыннан хезмәт ветераны, «Татнефть»нең мактаулы нефтьчесе, 40 елдан артык нефть объектларында электрчы, энергетика җиһазлары мастеры булып эшләгән  Әзһәр Галиев белән үз  хәбәрчебез Ясир Хөснетдинов әңгәмәсе.

18 декабрь. Туры элемтә.

ислам Музейларның мәдәни һәм рухи мирасыбызны саклаудагы роле бәяләп бетергесез.  Ислам мәдәнияте музее эшчәнелеге турында туры эфирда директоры  Илнур Низамиев сөйли.

18 декабрь. “Юллар чатында”.

Работа сотрудников ГИБДД в Омске 11 ай эчендә Казанда 1836 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 42 кеше үлгән, 2087 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда, һәлакәтләрдә үлүчеләр саны – 16%, юл-транспорт һәлакәтләре һәм зыян күрүчеләр саны 3-әр процентка кимегән. Казанда 2018 елда “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” программасы кысаларында 36 урам төзекләндерергә һәм 32 светофор урнаштырырга планлаштырыла. Россиядә машина йөртүченең организмында алкоголь күләменең рөхсәт ителгән яңа чик нормасы кертелә. Дәүләт Думасы әлеге закон проектын беренче укылышта кабул итте.

11 декабрь. Туры элемтә.

IMG_20171211_072604 Мәскәүдә  узган «Медицина һәм сыйфат» 10нчы Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә Республика балалар клиник хастаханәсе Россиянең иң яхшы медицина оешмасы дип табылды.  Турыдан-туры эфирда Татарстанның балалар сәламәтлеген кайгырту буенча алдынгы тәҗрибәсе турында сөйләшәбез.