Пар канатлар

15 гыйнвар. “Пар канатлар”.

tazetdinov тазетдинов Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, республикабызның  Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе, “Алтын битлек” һәм М.Сәлимҗанов исемендәге премия лауреаты Ринат Таҗетдиновка 1 гыйнварда 81 яшь тулды. Рәйсә ханым белән үрнәк гаилә булып яшәүләренә исә 55 елдан артыграк вакыт  узган. Тапшыруда бу күркәм гаилә тарихы, актерның иҗат тормышы һәм гаиләләрендә булган фаҗигале хәлне бергәләп җиңүләре турында сөйләнә.

5 гыйнвар. “Пар канатлар”.

Казань утро Чаша семья солнце “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты каршында эшләп килүче “Бөтенроссия татар гаиләсе фонды” 2018 нче ел җәендә Яңа Чишмә районының Акбүре авыл җирлеге белән берлектә “Гаилә, мәхәббәт, тугърылык” көненә багышлап “Гаилә бәйрәме” үткәргән иде.  Кичәнең кыскартылган язмасы тәкъдим ителә.

2 гыйнвар. “Пар канатлар”.

семья Мәгълүм булганча, “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе тыңлаучыларыбыз белән даими рәвештә  очрашулар үткәрә.  Яңа ел каникулы көннәрендә без сезнең игътибарыгызга  узган 2018 нче елда үткәрелгән очрашуларның язмаларын тәкъдим итәрбез. Чистай районының Каргалы  авылында Халыкара Гаилә көненә багышланган “Пар канатлар” кичәсен без Бөтендөнья татар  конгрессы  каршындагы Бөтенроссия  татар  гаиләсе фонды һәм республикабызның Халыклар дуслыгы  йорты белән берлектә үткәргән идек. Тыңлаучылар игътибарына шушы бәйрәмнең өлешчә кыскартылган язмасын тәкъдим ителә.

11 декабрь. «Пар канатлар».

Кудашева Декабрь — Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Рәшит Ваһапов исемендәге бүләкне беренче булып алган мәшһүр җырчы, Фәридә Кудашеваның туган ае. Ул 1920 нче елның 15 нче декабрендә дөньяга килеп, 2010 нчы елның 9 октябрендә, 90 яше тулар алдыннан бакыйлыкка күчкән иде. Аның Татарстан радиосында беренче тапкыр чыгыш ясавына исә 80 ел тулды. Моң алиһәсе Фәридә апа катнашында Рәзин Нуруллин моннан берничә ел элек әзерләгән тапшыру кабатлап бирелә. фарида кудашева   кудашева 1   Кудашева 2

4 декабрь. “Пар канатлар”.

мвд мошенн стар 2 Тапшыруда ялгызлык темасына төрле төбәкләрдән килгән хатлар һәм Татарстанның халык шагыйре, республикабызның Г.Тукай исемендәге премиясе лауреаты Лена Шагыйрьҗан шигыре файдаланыла, шулай ук Мари республикасында туып үскән, бәхетен Татарстанда тапкан  Наҗия ханым һәм аның ире — “Газпром трансгаз Казан” җәмгыятенең 5 нче газ бүлү станциясе операторы Әхсән Закиров  катнаша.

27 ноябрь. “Депутат каналы”.

Хадеев Татарстан республикасы Дәүләт Советының чираттагы утырышында  2019 елга һәм 2020-21 елларның планлы чорына бюджет кабул ителде. Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев белән туры эфирда төп финанс законының үзенчәлекләре турында сөйләшү булачак, шулай ук беренче чакырылыш ТАССР Югары Советының  80 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллык юбилее уңаеннан депутат үз фикерләрен белдерәчәк.

20 ноябрь. “Пар канатлар”.

хайрутдинова Гомерен театр сәнгатенә багышлаган, 60 елдан артык Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшләгән Татарстанның халык, Россиянең  атказанган артисткасы Рауза Хәйретдинова ел башында 90 яшен тутырган иде, ә узган  җомгада аны халкыбыз  соңгы юлга озатты. Юбилее уңаеннан әзерләнгән  тапшыруны кабатлап бирәбез. Анда шулай ук  күренекле актрисаның гомерлек юлдашы, 65 елдан артык  бергә  яшәгән ире, Бөек Ватан сугышы ветераны, фәлсәфә фәннәре кандидаты Нуретдин Ганиев та катнаша.

13 ноябрь. “Пар канатлар”.

IMG_20181113_112406 Хәния Фәрхи язмасындагы “Бәхетем син минем”, “Миңа син кирәк” һәм башка бик күп популяр җырларның сүзләрен һәм көен иҗат иткән Минзифа Әхмәтшина Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге хезмәткәре буларак, нефтьчеләр һәм иҗат кешеләре арасындагы мөнәсәбәтләр, катлаулы язмышлы кешеләр турында туры эфирда үз фикерләрен белдерәчәк.

6 ноябрь. “Пар канатлар”.

флюра сулейманова Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманова  -  катлаулы язмышлы җырчы.  Ул  ятимлек ачысын да кичерә, олыгаеп барган көннәрендә  ятим калган  4 балага  әни булып та килә. Ире Габделхак үлгәннән соң да  үги балалары  (ә ул балалар аны  үз әниләре кебек күрәләр)  Флера Сөләйманованы кадер-хөрмәттә яшәтәләр. Тапшыруда сүз шул хакта бара, популяр җырчылар башкаруында җырлар яңгырый.  

30 октябрь. “Пар канатлар”.

перо Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Халыкара Филантроп, шулай ук Сәхаб Урайский, Шәйхи Маннур исемендәге премияләр лауреты, Нурлат районында туган, гомеренең соңгы көннәрен Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс шәһәрендә үткәргән милләттәшебез Гакыйль Сәгыйров ның тууына 80 ел. Аяк-куллары  хәрәкәтләнмәсә дә,  матур-матур шигырьләр иҗат иткән, 8 китап чыгарган, шулай ук  авызына каләм кабып рәсемнәр ясаучы  көчле рухлы сәнгатькәрнең  иҗаты турында  Самара өлкәсе, Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс шәһәрендә яшәүче  туганнары һәм дуслары сөйләячәк, шулай ук  шагыйрь катнашында моннан берничә ел элек әзерләнгән язма файдаланылачак.