Пар канатлар

23 октябрь. “Пар канатлар”.

семья Республикабызда  танылган шәхес, олыгаеп барган көннәрендә “Тулгак”, “Өзелгән өмет”, “Газзәбану” әсәрләрен иҗат итеп, язучы буларак танылган Гөлчәчәк Галиеваның тууына 90 ел булды. Алар яраткан ире һәм фикердәше, техник фәннәр докторы, озак еллар  Казан компрессор заводы директоры булган Әхмәт  Мөхетдин улы белән 63 елдан артык бәхетле  гаилә булып, бакыйлыкка да бер-бер артлы күчтеләр һәм икесе дә туган төбәкләрендә -  Арча районының Сеҗе авылында җирләнделәр. Бүгенге программа аларның якты истәлегенә багышланды.

16 октября. “Пар канатлар”.

семья Буа районының Татар Буасы авылыннан Флера Хәсәнова автотранспорт һәлакәтенә юлыгып, авыр хәлгә калгач, “Исән-имин котылсам, тәрбиягә бер кыз бала алам”, дип нәзер әйтә. Ул нәзерен үтәп кенә калмый, хәзер  алар ире Илдус белән  тәрбиягә алынган биш баланы аякка бастыралар. Ә Тутай авылыннан Лира Кошелева берүзе  тәрбиягә сигез бала алган. Тапшыруда  шушы гаиләләр  һәм  районда  социаль өлкәдә башкарылган эшләр турында сүз бара.

9 октябрь. “Пар канатлар”.

Nurihan_Fattah Октябрь — Татарстанның халык язучысы, республикабызның Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты Нурихан Фәттахның туган ае. Быел аның тууына 90 ел. Күренекле әдип Татарстан радиосы тапшыруларында, бигрәк тә телебез җәүһәрләрен саклауга кагылышлыларында даими катнаша иде. Гаиләсенә килгәндә, алар хатыны — Татарстанның атказанган табибәсе Руфинә ханым белән бер ул, бер кыз үстерделәр. Безнең алтын фондыбызда аларның татар гаиләсе традицияләренә кагылышлы фикерләрен чагылдырган “Пар канатлар” тапшыруы саклана. Моннан 20 ел элек әзерләнгән программа кабатлап бирелә.

2 октябрь. «Пар канатлар».

IMG-20181002-WA0012 Бөтен дөньяга таратыла торган “Сөембикә” журналы өлкәннәр тормышын яктыртуга зур игътибар бирә. Редакция хезмәткәрләре туры эфирда журнал сәхифәләрендә  дөнья күргән язмалар геройлары турында сөйләячәк.

25 сентябрь. «Пар канатлар».

IMG-20180918-WA0010 1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне. Шул уңайдан тапшыруда өлкән буын вәкилләре катнаша, Саба районы картлар һәм инвалидлар интернатыннан репортаж булачак.

18 сентябрь. «Пар канатлар».

птицы семья природа Әлки районының Яңа Әнҗерә авылыннан Гобәйдуллиннарның ике гаиләсе тәрбиягә биш бала – Румия һәм Рәшит ике кызбала, аларның уллары һәм киленнәре Люба белән Ринат өч кызбала алган иде. Ун ел узганнан соң бу гаилә ничек яши? Тапшыруда Гобәйдуллиннар һәм тәрбиягә алынган балалар катнаша.

4 сентября. “Пар канатлар”.

IMG-20180904-WA0006 Нурлат районында яшәүче Сәрвәрия һәм Габделхай Яһудиннарның кавышуына 9 сентябрьдә 70 ел.  Алар 7 бала – 5 ул һәм 2 кыз табып үстергәннәр.  Балаларының 7 се дә исән. Уллары Наил, Шамил һәм Рамил – фәннәр докторлары, олы уллары Җәмил – фәннәр кандидаты, дүртесе дә югары уку йортларында укыталар. Калган балалары да югары белем алып, әйдәп баручы белгечләр, җидесе дә үз өлкәләрендә атказанган хезмәткәрләр.Тапшыру  шушы данлыклы гаиләгә багышлана.

21 август. “Пар канатлар”.

мечеть 5 Корбан Гаете уңаеннан  Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы “Хәтер” мәчетенең имам-хатыйбы, Татарстан республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Харис хәзрәт Салихҗан белән әңгәмә. Тапшыруда шулай ук күренекле дин әһеле Габделхак хәзрәт Саматов һәм аның 50 ел бергә яшәгән хатыны белән моннан берничә ел элек  ясалган язма да файдаланылды.

14 август. “Пар канатлар”

 IMG-20180730-WA0022_resized

Күренекле галим – филология фәннәре докторы, профессор, академик,  Татарстанның һәм Россиянең атказанган  фән эшлеклесе, бик күп дәреслекләр авторы, Татарстан дәүләт премиясе лауреаты, берничә орден һәм медаль кавалеры Мирфатыйх Зәки улы  Зәкиевнең 90 яшьлек  юбилеена багышланган тапшыру. 

Хатыны Лена апа белән 63 ел бергә яшәп, оныкларын гына түгел, оныкларының да  биш баласын сөю бәхетенә ирешкән  Мирфатыйх абый, Галимҗан Ибраһимовча әйтсәк,  түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелгән шәхес. Сугыш чорының күпчелек балалары кебек иртә олыгайган,  ачлы-туклы килеш көтү дә көткән, тимерче дә булган, ятимлек  ачысын да кичергән. Әмма тормыш авырлыклары аның белемгә омтылышын сүндерә алмаган. Ул әле дә фәнни эшләрен дәвам иттерә.  

7 август. “Пар канатлар”.

перо Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, озак еллар дәвамында Татарстан дәүләт радиосының Чаллыдагы үзхәбәрчесе булып эшләгән, КамАЗ төзелешен даими яктыртып барган  Нәсих Фатыйх улы Таҗиев  танылган журналист кына түгел,  бик күп җыентыклар чыгарган шагыйрь дә. 7 нче августта 80 яшен тутырган  бу хезмәттәшебез — гыйбрәтле язмыш кичергән кеше. Тапшыруда олыгайган көндә ялгыз калган ирләрнең  катлаулы тормыш юлы турында сүз бара, шагыйрьнең шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар яңгырый.