Сердәшханә

18 сентябрь. “Сердәшханә”.

kvedomosti Студиябез  кунагы – Бөгелмә егете, дөнья буйлап  гыйлем нигезләрен үзләштерүче яшь галим  Руслан Йосыпов. Әңгәмәдәшебезнең  әйткән фикерләре радиотыңлаучы дусларыбызга да кызыклы булыр, дип уйлыйбыз. Аның  сер-сандыгын  Дания Гайнетдинова белән бергәләп ачыйк.

11 сентябрь. “Сердәшханә”.

гитара музыка Бүгенге тапшыруыбыз  Казанның  30 нчы  музыка мәктәбе эшчәнлегенә багышлана. Музыка мәктәбендә белем алучы дусларыбыз белән  танышып аларның иҗат үрнәкләрен барларбыз, җитәкчеләре, укытучылары фикерләрен ишетербез.

4 сентябрь. “Сердәшханә”.

студ вуз молод Бүгенге тапшыруыбыз   яшь иҗатчыларның республика конкурсында катнашкан каләм тибрәтүче дусларыбыз чыгышларыннан әзерләнде. Республикабызның яшь талантлары үзләре белән таныштырып, кайбер иҗат әсәрләрен тәкьдим итә.

28 август. “Сердәшханә”.

перо Бүгенге тапшыруда  талантлы  шагыйрь Рифат Сәлах белән кызыклы очрашу көтә. Әңгәмә барышында аның үзе укуында кайбер шигырьләрен дә ишетерсез. Аның белән тапшыруның авторы Дания Гайнетдинова очрашып сөйләште.

21 август. “Сердәшханә”.

e_book-300x220 Әле күптән түгел генә шагыйрь һәм драматург, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, халык шагыйре Рөстәм Гали улы Мингалимнең тууына 80 ел тулды. Шул уңайдан  без аның  яшьләргә багышлап  язган “Яна-яна киткән торналар яки гадәти әкият” дигән поэмасын   күренекле артистларыбыз Ринат Таҗетдин белән Дания Нурлы укуында сезнең игьтибарга тәкьдим итәбез.

7 август. “Сердәшханә”.

davcatya.blogspot Җәйге каникул көннәрендә дусларыбыз көннәрен ниләр белән уздыралар икән? Сайлаган һөнәрләре, ниләр белән мавыгулары турында  без дә кызыксынырга булдык. Бүгенге тапшыруыбыз кунагы — Казан илкүләм фәнни- тикшеренү институтында белем алучы Инзилә Әхмәтшина. Әйдәгез аның белән булган әңгәмәне бергәләп тыңлыйк.

31 июль. “Сердәшханә”.

kvedomosti Студиябез  кунагы – Бөгелмә егете, дөнья буйлап  гыйлем нигезләрен үзләштерүче яшь галим  Руслан Йосыпов. Әңгәмәдәшебезнең  әйткән фикерләре радиотыңлаучы дусларыбызга  кызыклы булыр, дип уйлыйбыз. Аның  сер-сандыгын  Дания Гайнетдинова белән бергәләп ачыйк.

24 июль. “Сердәшханә”.

tat-ornamen2 Бүгенге тапшыруыбыз кунагы  яшьлек дәрте белән яшьнәп яшәүче  — Әдилә Галәветдинова. Шунысын да әйтеп үтик, Әдилә мәктәп елларында  безнең Татарстан радиосында «Гөлбакча» тапшыруларын алып барды. Бүгенге көндә ул Казан дәүләт мәдәният институтында  укый. Шулар һәм башкалар турында без аның үзе белән булган әңгәмә барышында ишетербез.

17 июль. “Сердәшханә”.

devochka-kosichki-leto-solnce-4753 Июль ае да узып бара.  Узган атна ахырында  бик күп бәйрәм чаралары үтте. Питрау көне уңаеннан  район сабан туйлары  узды. 15 июль көнне башкалабыз Казанда да  Сабан туе  гөрләде.  Бил алышу, чүлмәк вату, колга башына менү кебек чаралар җыр- бию белән аралашып барды. Зәй  халык вокаль- хореография ансамбле “Мирас”  үзләрендә  үзган  Питрау сабан туенда халыкны күңелле чыгышлары белән сөендерде. Әйдәгез, без дә бүгенге тапшыруыбызда “Мирас” ансамбленең күңелле чыгышын бергәләп тыңлыйк.

10 июль. “Сердәшханә”.

цветы лето природа Җәйнең кыл уртасында авыл яшьләре көннәрен ничегрәк үткәрәләр икән, республиканың төрле районнарында яшәүче иҗади  яшьтәшләребез белән шулар турында сөйләшербез. Бүгенге тапшыруда шулай ук Казаныбызга экскурсиягә килгән яшьтәшләребез белән дә очрашу көтә.