Сердәшханә

6 май. “Сердәшханә”.

perunica Бүгенге тапшыруыбыз кунагы — җыр дигән серле дөньяда үзен раслап килүче яшь җырчы Зөлфирә Шәйдуллина.  Бүген без аның белән әңгәмә корып, ирешелгән уңышлары һәм киләчәккә уй- хыяллары турында ишетербез, аның башкаруында  җыр тыңларбыз.

29 апрель. “Сердәшханә”.

OLYMPUS DIGITAL CAMERA Бүгенге яшьләр  үз иҗатларында бүгенге вәзгыятькә, яшәешебезгә , алдагы көннәребезгә үз карашларын белдереп үткен фикерләрен әйтеп, теркәп калдырырга тырышалар. Яшь каләм тибрәтүчеләрне язучылар берлеге дә күз уңында тота, алар белән төрле очрашулар, конкурслар уздыра.  Бүген без яшь иҗатчыларның үзләре укуында кайбер шигырьләрен ишетербез.

15 апрель. “Сердәшханә”.

перо Тапшыруыбыз кунагы  талантлы шагыйрь  Рифат Сәлах. Татарстаныбызның Тау ягыннан –Буа районы Яңа Чәчкап авылыннан булган Рифат үзен мәктәп елларыннан ук каләме чарланган  шагыйрь итеп таныта. Бүген без әдәби  иҗат турында сөйләшербез, авторның үзе укуында шигырьләрен ишетербез.

8 апрель. “Сердәшханә”.

тат дети школа Апрель – туган тел, шигьрият ае. Бүгенге тапшыруыбызда да ана телебез сагында торучы бер төркем егет – кызлар катнаша. Аларның  кайбер чыгышлары сезне дә битараф калдырмас, бергәләп тыңлыйк.

1 апрель. “Сердәшханә”.

театр Театр сәнгатен алга таба үстерү максатыннан Россиядә 2019 ел “Театр елы” дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан Татарстаныбызда да төрле чаралар уза. Республикабызда балалар театр студияләре дә эшләп килә. Бүген без Казанның Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗат үзәгендә эшләп килүче татар театр мәктәбе укучылары белән очрашып, аларның кайбер фикерләрен, теләкләрен ишетербез.

25 март. “Сердәшханә”.

Notny_stan_b Бүгенге тапшыруыбыз кунагы — җыр дигән серле дөньяда үзен раслап килүче яшь җырчы Зөлфирә Шәйдуллинаның    яшьлек хыялы -  серле галәмне моң дәрьясына күмү.  Бүген без аның белән әңгәмә корып, ирешелгән уңышлары һәм киләчәккә уй- хыяллары турында ишетербез, аның башкаруында  җыр тыңларбыз.

11 март. “Сердәшханә”.

наука мед врач Бүгенге тапшыруыбыз кунагы  — Казан дәүләт медицина университеты студенты Альмира Хәкимуллина. Студент тормышы һәм әдәби иҗатка омтылуы турында  без аның үзе сөйләвендә ишетербез.

4 март. “Сердәшханә”.

библ книг Бүгенге тапшыруыбыз кунагы —  яшь язучы Айсылу Имамиева.  Аның иҗат дөньясына ничегрәк килүе һәм укучыга тәкъдим иткән китаплары турында үзе сөйләвендә ишетербез. Яңа китабыннан үзе укуында “Йөзә белмәсәм дә” дигән нәни генә хикәясен тыңларбыз.

25 февраль. “Сердәшханә”.

тат орнам вышивк 2 Телләр матди, рухи мирасны саклап калу, үстерүнең иң көчле коралы булып тора. Һәркем үз ана теле өчен кайгыртырга тиеш.Үсеп килүче буын бигрәк тә. Бүгенге тапшыруыбызны да нәкь шул юнәлештә алып барырбыз. Тапшыруда  Кытайдан, Австралиядән һәм Төркиядән  килгән яшьләр катнаша.

18 февраль. “Сердәшханә”.

театр Театр яктылыкка- нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә, дип язган бөек шагыйребез Габдулла Тукай.   Бүген без дә театр елында, Казанның Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗат үзәгендә эшләп килүче татар театр мәктәбе укучылары белән очрашып, аларның осталыкларын сынап карарбыз, кайбер фикерләрен ишетербез.