Табигать дуслары

16 ноябрь. “Табигать дуслары”.

природа белка Кышка җәнлек-җанварлар нинди кием белән керә, туннары җылымы, алар кышлыкка ниндиерәк азык запасы әзерли, шулар һәм башкалар турында тапшыру барышында  тулырак итеп сөйләрбез. Тапшыруда шулай ук  туган якта үсүче агачлар турындагы сәхифә белән дә танышырсыз.

5 октябрь. “Табигать дуслары”.

осень 2017 Мәктәпләрдә  бу көннәрдә уңыш бәйрәмнәре уза. Табигатьтә дә  җәнлекләр һәм кошлар кышка әзерлек башлады. Пошилар көзне ничек үткәрә, кабаннарга нинди җирлек кирәк, кыр тавыклары көзне кайдарак үткәрергә җыена, шулар һәм башкалар турында тапшыруда тыңлый аласыз.

14 сентябрь. “Табигать дуслары”.

осень ноябрь природ птиц Сентябрь ае табигатьнең иң матур чорыдыр мөгаен. 14 сентябрь халык календаре буенча җәйне озата, көзне каршылый. Бу көн нинди булса, көз дә шулай булачак. Күзәтүләребезгә колак салыгыз. “Кызыклы мәгьлуматлар “ рубрикасында  кәбестә һәм витаминнарга бай кабак турындагы сәхифә тыңларсыз.

24 август. “Табигать дуслары”.

осень ноябрь природ птиц Бүгенге тапшыруда милли парклар, биологик төрлелек, урамнарыбызның бай табигате турында сөйләрбез. Шулай ук тереклек дөньясының кышлыкка азык әзерләве турында да кызыклы мәгълуматлар ишетерсез.

3 август. “Табигать дуслары”.

дети лето еда продукт арбуз Җәй фасылының соңгы ае август  халыкта урак ае дип атала.  Августта еш кына аҗаган да уйнаклап ала. Августта күчмә кошлар җылы якка китеп бара. Бүгенге тапшыруда шулар турында сөйләрбез. “Кызыклы мәгьлуматлар “ рубрикасында  без яратып ашый торган карбыз турында файдалы киңәшләр һәм аны ничек сайларга, аннан нинди ризыклар әзерләп була, дигән сорауларга җавап  ишетербез.

13 июль. “Табигать дуслары”.

природа Тапшыруда сез су һәм сулыклар турында  мәгълумат тыңларсыз. “Кызыклы мәгьлуматлар” сәхифәсендә  лишайниклар турында ишетерсез. Тапшыруыбыз ахырында  сулыклар янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп  берничә киңәш тә биреп үтәрбез.

22 июнь. “Табигать дуслары”.

цветы лето природа ягоды Июньнең татлы июльгә кул сузган вакыты бу. Җәйнең уртасы, җәйнең түбәсе, җиләкле, бал ае җитә. Татарстан урманнары юкәгә бай, бал кортлары  юкәнең чәчәк атуын гына көтеп тора. Чәчәкле басуларда да тырышып эшли алар. Бер гектар карабодай чәчәк атканда бал кортлары бер тонналап бал җыя. Тапшыруда шулай ук миләүшә гөлен үстерү серләре,  ипи агачы һәм без яратып ашый торган карбыз, аны ничек сайларга һәм башка  кызыклы күзәтүләр турында ишетерсез.

1 июнь. “Табигать дуслары”.

цветы лето природа ягоды Бөтен дөнья әкияттәгедәй матурлыкка күмелде. Табигатьнең һәр үзгәреше безне кызыксындыра, сөендерә, җәй бигрәк тә, чөнки ул матурлыгы белән генә түгел, тәмлелеге белән дә аерылып тора. Бу чор яшь экологларның да төрле иҗат эшчәнлеге  дәвам иткән вакыт. Бу хакта алар үзләре дә уртаклаша. Тапшыруда шулай  ук төрле дару үләннәре җыючыларга киңәшләр, кырмыскалар һәм бөҗәкләр турында кызыклы мәгълуматлар да ишетерсез.

11 май. “Табигать дуслары”.

дети Табигатьтә май тантана итә. Май язның соңгы ае. Беренче яшен, күк күкрәү вакыты. Бүгенге тапшыруда  без май аенда гына була торган табигать күренешләрен, язгы чәчәкләр һәм   22 май –Халыкара Биологик төрлелек акциясе көне турында да сөйләрбез.