Табигать дуслары

15 апрель. “Табигать дуслары”.

птиц природа 2 Республика мәктәпләрендә экология айлыгы дәвам итә. Бу вакыт  җир көне уңаеннан Халыкара  акцияләрдән башлана. Парклар маршы дигән  акцияләр дә уздырыла. Шушы вакытта безнең күп кенә укучылар фәнни тикшеренү эшенә материал җыялар. Бүгенге тапшыруда шулай ук кошлар,  бөҗәкләр, кырмыскалар турында  да кызыклы мәгьлуматлар ишетерсез.

1 апрель. “Табигать дуслары”.

птиц природа Апрельдән майга кадәр  табигатьне чүп- чардан арындыру буенча экологик айлык игьлан ителде. Бу вакыт эчендә 22се – Җир көне уңаеннан Халыкара  акцияләр башлана. Парклар маршы дигән  акцияләр дә уздырыла. Бу бөтендөнья күләмендә паркларда, аллея, тыюлыкларда оештырыла торган эшләрдән,  тереклек ияләренең торышы, төрләрен өйрәнү, билгеләү кебек чаралардан тора.  Бүген без шулар һәм башка кызыклы мәгьлуматлар турында сөйләрбез.

11 март. “Табигать дуслары”.

природа Бүген без сезгә табигатьтәге үзгәрешләр турында сөйләрбез, кызыклы сәхифәләр белән таныштырырбыз.  Хайваннарның, кошларның бер ярдәмсез туган җирләрен эзләп табулары турында да мавыктыргыч күзәтүләр  ишетерсез.

18 февраль. “Табигать дуслары”.

птицы 5 Тапшыруыбызда  тирә-як табигатен саклау, безнең якта кышлаучы кошларга  азык табырга ярдәм итү һәм башка күзәтүләр турында сөйләрбез. “Кызыклы мәгьлуматлар” рубрикасында  сүз — безне чолгап алган су һәм аның тереклек дөньясындагы роле турында барыр.

24 декабрь. “Табигать дуслары”.

Зима снегирь природа птиц Декабрьнең дә санаулы көннәре калып бара. Тагын бер атнадан Яңа  2017 елга аяк басабыз.  Ул экология елы буларак узачак. Тапшыруда шул хакта да сөйләрбез. Кызыл әтәч елы безгә ниләр вәгьдә итә, чыршы бизәү безгә кайчанрак  кергән, шулар һәм башка кызыклы язмалар белән дә бергәләп танышырбыз.

3 декабрь. “Табигать дуслары”.

z_434f3fe3 Декабрь аенда табигатьтә нинди үзгәрешләр була, кошлар, җәнлекләр дөньясы ничек яши, Яңа ел гөле турында ниләр беләбез, шулар һәм башкалар турында бергәләп танышык. Тапшыруыбызда бүген яшь экологлар да катнаша. Аларның да сезгә сөйлисе сүзләре бар, бергәләп тыңлыйк.

12 ноябрь. “Табигать дуслары”.

P1150444 Ноябрь көзнең соңгы ае санала.Ул кышка капка ачучы ай булып тора. Бу көннәрдә салкынлык 3-4 градусны күрсәтә.Төрле елларда һава температурасы төрлечә үзгәреп тора. Күзәтүләрдән чыгып сезгә  мәгьлүматлар җиткерербез. Тереклек дөньясы кышка нинди әзерлек белән керә, салкын кышларны исән-сау чыгар өчен ниндиерәк азык әзерли һәм кышка нинди кием белән керә, туннары җылымы икән? Шулар һәм башка кызыклы күзәтүләр турында да сөйләшербез.

22 октябрь. “Табигать дуслары”.

P1150444 Көз ул бер ел да үзен кабатламый, һәр ел үзгә булып безне сокландырып үзенең сихри дөньясына алып керә. Менә быел агачлар ямь-яшел торды. Көзгә агач ботаклары, үлән сабаклары метрлап үлчәрлек булып үсте. Кыргый үлән чәчәкләре кире кайта-кайта чәчкәгә күмелеп утырдылар. Һәм менә шушы атналарда гына өрәңге, миләш яфракларын төрле төскә буяганнар диярсең. Табигатьтә тагын нинди үзгәрешләр сизәбез, кошлар, җәнлекләр дөньясында ниләр бар, шулар һәм башкалар турында бергәләп тыңлыйк.  

1 октябрь. “Табигать дуслары”.

дети школа 2016 Бүгенге тапшыруда  без сезгә табигать үзгәрешләре турында кыскача мәгьлүмат бирербез. Мәктәпләрдә үткәрелә  торган чаралар турында сөйләрбез. Кызыклы мәгьлуматлар рубрикасында   витаминнарга бай кабак турындагы сәхифә белән  таныштырырбыз.

10 сентябрь. “Табигать дуслары”.

осень Сентябрь ае табигатьнең иң матур чорыдыр мөгаен. Аның үзенә генә хас төсләре, муллыгы бар.       Урманнардан күкеләр, шәүлегәннәр дә җылы якка китеп бардылар. Карлыгачлар, чебенчеләр дә инде саубуллашты.Сентябрь ахырында кошларның күпчелеге кышларга җылы якка китеп  бара. Бөҗәкләр дә кышка хәзерлек эше башлады. Шулар һәм башкалар турында тулырак итеп бүгенге тапшыруда сөйләрбез.