Татарстан дулкынында

26 март. «Татарстан дулкынында».

35631_pic Республикабызның Милли китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиевнең җиде томлык  «Әсәрләр» җыелмасын тәкьдир итү кәчәсе узды. Бүгенге тапшыруда әлеге кичәдән  кыскартылган язма тәкъдим итәбез.   35627_pic   35626_pic   35624_pic   35629_pic   35630_pic   35634_pic фото http://gossov.tatarstan.ru/

25 март. «Татарстан дулкынында».

tat 2019 Күптән түгел генә башкалабызда Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены үткәрелде.Ул 8-нче тапкыр оештырыла һәм елдан ел күбрәк делегатларны җыя, колачын да җәя. Бу елны Россия Федерациясенең 40 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 800 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелган иде. Әлеге җыенны Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты «Россиянең татар авыллары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә уздырды. Бүгенге тапшыруда без сезне әлеге җыен һәм анда катнашкан делегатлар белән таныштырырга булдык.   HBkq20gHgTI   Qkjr-EBPOmE   sQ0QqBcM06w

24 март. “Татарстан дулкынында”.

Ильгам Ильхам Шакиров “Илһам Шакиров дәресләре” сәхифәсенең икенче чыгарылыш. Ул төрле елларда, төрле темаларга биргән интервьюларны, әңгәмәләрне, чыгышларны бергә туплап тыңлый башлагач, күрче, безнең Илһам абыйебыз бөек җырчы гына түгел, бөек фикер иясе дә булган икән бит, дисең. Милләтебез язмышы, милли моңнар, туган тел, халык иманы язмышына кагылышлы, шушы мәсьәләләрне хәтта, әйтергә мөмкиндер, фәнни югарылыкта ачып биргән чын дәресләр булган икән бит аның безнең радиодан ясаган чыгышлары. Без аларны, җай табылган саен,  тыңаучыларыбызга ишеттереп торырга булдык һәм бу тапшырулар шәлкемен “Илһам Шакиров дәресләре” дип атадык. Бүген менә шундый дәресләрнең чираттагысы.        

22 март. «Татарстан дулкынында».

театр уфа 3 — 7 апрельдә  Казанда, Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт драма театрында М. Гафури исемендәге Башкорт Дәүләт академия драма театры гастроле узачак. Шул уңайдан студиябездә кунакта – ут күршеләребез – М.Гафури исемендәге Башкорт Дәүләт академия драма театрыннан, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, театрның баш режиссеры – Олег Ханов һәм артистка Римма Каһарманова. Чыннан да, элек-электән бу тугандаш ике халык, шагыйрьләрчә итеп әйткәндә: бер кошның ике канаты кебек, бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә тора. Тукайча әйткәндә: тел, лөгать вә гадәт алмашып яши. Тугандаш халыклар арасындагы мәдәни бәйләнешләр гомер-гомергә нык булган, бер идеалларга хезмәт иткән, халыкның үткәнен, бүгенгесен күрсәтүдә, тупланган мирасын халыкка җиткерүдә зур роль уйнаган. Димәк, бу гади генә бәйләнешләр түгел. Туганнар арасында була торган илаһи элемтә, дуслык. Шуңа күрә дә Гафури театрының Камал театрына гастроле, кунакка килүе һәрвакыт зур бәйрәм төсен ала һәм дуслык-туганлык мохитендә уза. Гафури һәм Камал театрының дуслыгы еллар белән сыналган, театрль дуслык сәхнә осталары, шәхесләр дуслыгы белән дә ныгытылган. Болар турында сүз кузгатуыбыз шуннан, быел М.Гафури исемендәге Башкорт Дәүләт академия драма театры 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. Тарихка күз салсак, театрның барлыкка килү көне булып 1919 елның 4 декабре тора. Театрның беренче иҗади җитәкчесе — татар «Сәйяр» театраль труппасы артисты, режиссер Вәлиулла Мортазин-Иманский була. Тарихта шулай ук спектакльләрнең татарча уйналган чаклары да билгеле. 1922 елда, Стәрлетамакта оешкан 1 нче Башкорт театры Уфага күчерелә һәм Уфа дәүләт күргәзмә театрының татар труппасы белән берләштерелә. Труппада татар театрының легендар шәхесләре Нәгыймә Таҗдарова, Мөхтәр Мутин, Габдулла Шамуков һ.б. корифейлар эшли, соңрак алар Казанга күченә. 1935 елда театрга “академия” статусы бирелә. 1971 елда театрга ике халыкның да уртак язучысы, шагыйре Мәҗит Гафури исеме бирелә. фото kudaufa.ru

21 март. “Татарстан дулкынында”.

Хуснулла Валиуллин “Татарстан дулкынында” тапшыруының чираттагы чыгарылышы – күренекле татар композиторы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Хөснулла Вәлиуллинның 105 еллыгына багышлана.

20 март. “Татарстан дулкынында”.

фс 2019 Татарстанның халык артисткасы Флера Сөләйманова шушы көннәрдә күркәм юбилеен билгеләп үтә. Бөтен гомерен татар җыр сәнгатен үстерүгә багышлаган, талантлы җырчыбыз Флера Сөләймановага нәкъ менә тамашачысының яратуы, халык мәхәббәте уңыш китерде. Аның кабатланмас тавышы, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәткән ягымлы яңгырашлы җырлары турында озаклап сөйләргә мөмкин. Кама Тамагы районының Иске Барыш авылында дөньяга килгән, ятимлекнең ачысын-төчесен татыган кызчык җырчы булу турында хыялланмый да. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Казанга килеп киез итек фабрикасына эшкә урнаша, шулай ук кичке мәктәптә белем алуын да дәвам итә. Соңрак, М.Горький исемендәге клубка килә һәм шунда Сара Садыйкова җитәкләгән хорга йөри башлый. Бу мәктәпкә эләгү кызның алдагы сәхнә тормышында хәлиткеч роль уйный. Сара Садыйкова кызның моңлы тавышын, башкару мөмкинлекләрен бик тиз сизеп ала һәм җитәкләп диярлек җыр дөньясына алып кереп китә. Алга таба да сәхнәгә юл яру җайлы гына баирелми. Ләкин халкының мәхәббәтен тойган Флера ханым күңелен төшерми, сынмый-сыгылмый, бернигә карамый үз юлын, иҗатын дәвам итә. Легендар җырчы туган көнен хезмәттәшләре белән Татар дәүләт филармониясендә чәй өстәле янында билгеләп үтте. Аны тәбрикләргә иҗатташ дуслары, якыннары килгән иде. Хөрмәтле, тыңлаучылар хәзер шушы бәйрәмнең матур мизгелләрен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Кичәне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең директоры – Кадим Нуруллин башлап җибәрде. Алып баручы – Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов. 9iwcm3FRDDk

19 март. “Татарстан дулкынында”.

IMG_177588888 Башкалабызның Кол Шәриф мәчетендә Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗевның “Төсләрдә милли хисләр” дигән күргәзмәсе ачылды. Автор белән әңгәмә һәм иҗатташ дуслары фикерләрен бергәләп тыңлыйк. Тапшыруыбызның икенче өлешендә   күренекле шагыйрь Рәшит Әхмәтҗан шигырьләрен ишетербез.  

17 март. “Татарстан дулкынында”.

радио Игътибарыгызга “Кызыклы очрашулар кунакханәсе” сәхифәсенең чираттагы чыгарылыш тәкъдим ителә. Кунагыбыз – танылган музыкант, виртуоз баянчы Әхмәт Кәримов. Данлыклы дәрәҗәләре, исемнәре белән беррәттән әдәбият-сәнгать хакы арасында аның “Тыйнак кеше” дигән мактаулы исеме дә бар. Менә шул тыйнаклыгы аркасында без аның юбилеен күрмичә дә үтеп китә язганбыз. Әхмәт Кәримовны сез сәхнәләрдән, телевизор экраннарыннан күреп беләсездер. Ул безнең бик күп җырчыларыбызга уйнаган баянчы. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова кебек бөек моң ияләренең видеоязмаларын караган вакытта, аның сүрәте дә чагылып китә, аларның җырына Әхмәт уйнаган баян тавышы үрелеп бара. Баянчының чирек гасырдан артык иҗат гомере Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия тетары белән бәйләнгән. Табигый ки, театрдагы җырчы актерларның чыгышларын тыңлаганда без каһарманыбызның да уйнавын ишетәбез.