Татарстан дулкынында

15 март. «Татарстан дулкынында».

IMG_8359 Бүгенге тапшыруыбыз кунагының исеме фарсычадан «балкып торучы» дигәнне аңлата. Татарстанның халык артисты, Г.Камал исемендәге татар Дәүләт академия театры артисткасы Раушания Юкачеваның исеме җисеменә туры килеп тора. Ул уйнаган рольләр, тудырган образлар үз җетелеге, характерлыгы белән аерылып торалар. Бик тиздән, 23 март көнне Раушания Хөснетдин кызы И.Юзеевның «Ак калфагым төшердем кулдан» спектакле белән Камал театрында гомер бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Әңгәмәбез дәвамында Раушания Юкачева чын иҗатчы һәм шәхес буларак ачыла. IMG_8358

14 март. «Татарстан дулкынында».

5NcZCIzCRRk “Татарстан дулкынында”  программасының герое – фаготчы һәм җырчы, Казан дәүләт консерваториясенең агач тынлы музыка уен кораллары кафедрасы мөдире, профессор, Татарстанның атказанган артисты, Бөтенрәсәй конкурслары лауреаты Илсур Ибраһим улы Айнатуллов.

13 март. “Татарстан дулкынында”.

KwZ3Ut01Tvk

Ниһаять җиһанга яз килә! Гәрчә, һава торышы төрлечә алмашынып торса да, яз сулышы көннән-көн ныграк сизелә, җылы кояш нурларын сагынган кошлар да башкача сайрый, тып-тып тамган тамчыларның җыры да икенче. Тапшыруыбызның бүгенге кунагын да нәкъ менә язның үзе кебек дияр идем. Кышның кыл уртасында дөньяга килсә дә, җырларыннан яз шаукымы ишетелә, йөрәкләрне эретердәй җылылык бөркелә, йөзендә язгы кояш нурлары балкый. Нәкъ менә шуңа яулап аладыр да инде ул тамашачысының күңелен. Сүзем танылган җырчы, Татарстанның атказанган артисты Резидә Шәрәфиева турында. Аның һәр җыры аерым бер спектакль кебек. Сәхнәдә артыгын йөрми, сикеренми, хисләрен кул хәрәкәтләре, күз карашы аша җиткерә һәм, әлбәттә, аның төп образын тудыру чарасы – җыры, моңы.

 Үз вакытында Резеда Шәрәфиева сәнгать дөньясына үзенчәлекле тавышы белән талгын гына, әмма куәтле агым булып килеп кушылды. Ул әле дә моң дәрьясында шулай салмак кына  тирбәлә, ашыкмый, кабаланмый, әмма тамашачысының мәхәббәтен тоеп, үз дәрәҗәсен аңлап, бар җанын биреп иҗат итә.

IMG_20190313_112055_094

12 март. “Татарстан дулкынында”.

IMG_177588888 Бүгенге тапшыруыбыз кунагы  — Татарстан, Башкортстан һәм Россия  рәссамнар берлеге әгъзасы, танылган кылкаләм остасы Камил Ибраһимов.  Аның әле шушы көннәрдә генә Казаныбызда  урнашкан Максим Горький  һәм Федор Шаляпин музеенда  күргәзмәсе ачылды. Тапшыруыбызның икенче өлешендә  график, гамәли- бизәлеш сәнгате рәссамы, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәмит Латыйповка 70 яшь тулу уңаеннан сәхифә тыңлый аласыз.

10 март. “Татарстан дулкынында”.

Рафис Корбан Бүген без, дуслар, бе яңа китап турында сөйләшербез. Аны безгә авторы – Рафис Корбан үзе бүләк итте. Дөрес, бу әсәрнең журнал вариантын без инде “Казан утлары” журналында укып бара идек. Ә монда, китапта, ул тулысы белән, барлык детальләре белән бирелгән. Бу – каһрман шагыйребез Муса Җәлил турында яңа китап. Иң алгы планда аның каһарманлык юлы, дошман өнендә алып барган көрәше калкытып күрсәтелгән. Баш геройны сурәтләүче сюжетка үреп, шул заманның төп вакыйгалары, күренкле шәхесләре бирелгән, ягъни Җәлил һәм аның көрәштәшләренең образы заманның киң масштаблы сурәте үзәгендә барлыкка китерелгән. Әйе, әйткәнебезчә, бу китап башкалардан аерылып торучы яңа бер вакыйга, һәм безнең тыңлаучыларыбыз бу турыда белмичә, ишетмичә калмасыннар тагы дип, бүген студиябезгә язучы Рафис Корбанның үзен чакырдык.

8 март. «Татарстан дулкынында».

цветы Бәйрәмнәр  арасында халык күңеленә, җанына кереп калганнары була. Бүген нәкъ шундый олы, яктылыкка һәм нурга төренгән бәйрәм. Без кадерле хатын-кызларыбызны олы бәйрәмнәре белән котлыйбыз, бәхет һәм шатлыклар, гаилә һәм ил-көн иминлеге телибез һәм бәйрәм бүләге итеп шагыйрьләребезнең гүзәл затларыбызга багышланган шигъри гөлләмәсен тәкъдим итәбез. Аларны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының яшь артистлары Булат Зиннәтуллин һәм Салават Хәбибуллин укый.

7 март. “Татарстан дулкынында”.

Без названия Һәвәскәр композиторлар иҗатына багышланган «Җыр чишмәләре” дигән циклдан чираттагы тапшыру Мәскәүдә яшәп иҗат итүче танылган җырчы, көйләр авторы, “Мәдинә” ансамбленең җитәкчесе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисткасы Наилә Фатыйхова иҗатына багышлана. Тапшыруны гомере буе композиторлар белән аралашып яшәгән, аларның иҗатын өйрәнгән, Татарстанның һәвәскәр композиторлар оешмасы рәисе  Риф Гатауллин алып бара.