Татарстан дулкынында

26 июнь. “Татарстан дулкынында”.

38570_pic Инде менә өченче ел рәттән Ык буйлары авыллары Сабан туен үткәрү гадәткә керде. Башкортстанның Бәләбәй районыннан башланган Ык елгасы Оренбургны колачлап, Татарстанның Актаныш районына кадәр барып җитә. Ык елгасы буенда 14 татар районы урнашкан. Бу Сабан туе беренче тапкыр 2017 елда Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында, ә узган ел үзебезнең Азнакайда үткән иде. Быел исә ул Актанышта уздырылды. Башка еллардагы Сабантуйлардан быелгысы киң колачы һәм затлылыгы белән дә аерылып тора иде. Ык буе авылларының III төбәкара Сабантуе бит! Гаҗәеп зур бәйрәмнәр үткәреп шаккаттыра белгән Актаныш кабат кунаклар җыйды, табигатенең гүзәллеге, халкының уңганлыгы, кыз-улларының таланты белән таң калдырды.   38558_pic   38577_pic   38586_pic

25 июнь. “Татарстан дулкынында”.

перо Бүген  тәрҗемәче, язучы- прозаик, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Кыям Сәләхетдин улы Миңлебаевның тууына 90 ел тулды. Шул уңайдан әдипне искә алып, аның  иҗат  баскычлары  буйлап сәяхәт итәрбез. Радиобыз фондыннан  аның 1987 елда язып алынган  тавышын да ишетербез. Тапшыруыбызның икенче өлешендә  язучы Роза Хафизованың «Әти кайткан көн» дигән хикәясен тыңлый аласыз.

23 июнь. “Татарстан дулкынында”.

view_680970_1093342 Программа шушы көндә башкалабыз Казанда үткәрелүче милли бәйрәмебез Сабан туе уңаеннан әзерләнде. Анда сез әлеге күркәм бәйрәмнең тарихы һәм хасиятләре белән танышырсыз. Тапшыруның икенче өлешендә Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисның поэмасына нигезләнеп эшләнгән “Сабантуй бизәкләре” дип исемләнгән радиотамаша тыңларсыз.

22 июнь. “Татарстан дулкынында”.

вов победа патриот газета пресса тат Бүген, 22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне. Күпме генә гомер үтсә дә, сугыш китергән кайгы-хәсрәт, дәһшәтле көннәр кайтавазы бүген дә онытылмый. Дөрес, инде сугыш утын исән-имин кичкән ветераннар, тылда армый-талмый хезмәт иткән фидакарьләр безнең арабызда бик аз калып бара. Хәтта балачаклары дәһшәтле сугыш елларына эләккән, ятимлек ачысын кичергән сугыш чоры балаларының да сафы кимегәннән кими. Кадерле дуслар, бүген игътибарыгызга тәкъдим ителәчәк тапшыру бик тә гыйбрәтле язмыш тарихларына бай. Радиобыз фондында саклана торган бу кадерле язма “Кыз әбиләр” дип атала. Мәгълүм булганча, 2000 еллар башында “Татарстан яшьләре” газетасы нәкъ шул исемдәге китап бастырып чыгарган иде. Аның авторы – журналист Риман Гыйлемханов. Яшьлекләре дәһшәтле сугыш елларына туры килгән татар кызларының ачы язмышларын сурәтләгән бу китап буенча без аерым тапшырулар да әзерләгән идек. Инде моңа да шактый вакыт үтеп китте. Бу тапшыру геройларының бүген инде безнең арада булмаулары да ихтимал. Бүген эфирга кабатлап бирелә торган бу тапшыру бу изге җаннарга дога булып барып ирешсен иде.

21 июнь. «Татарстан дулкынында».

теркулова Истәлекле даталар календаренда тагын бер вакыйга теркәп куелган: 25 июнь көнне Татарстанның халык артисткасы Наҗия Теркулованың тууына 90 ел тула. Наҗия апа бик күпләребезнең яраткан җырчысы иде, тыңлаучыларыбызның байтагы өчен әле ул яшьлек җырчысы да булгандыр. Ул Татарстан радиосы хезмәткәрләре һәм безнең тыңлаучыларыбыз өчен аеруча кадерле бер шәхес булды, чөнки ул үзенең соңгы көннәренә кадәр бенең белән аралашып, үзенең киңәшләрен биреп яшәде. Шушы олы җырчыны искә алу көнен ничек, ни рәвешчә билгеләп үтәргә икән, дип бик озак уйланырга туры килде безгә. Дөрес, радиобыз фондында аның язмалары күп – башкарган җырлары да, интервьюлары да. Шулай да җырчының бөтен тормыш юлын, иҗатка карашын, күңел хасиятен ачып бирә торган бер язма эзләдек. Һәм менә шунда безнең коллегабыз, озак еллар дәвамында Татарстан радиосының музыкаль редакциясен җитәкләгән кеше, Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов безгә ярдәмгә килде. Хәтерлисездер, Рафаэль абыебыз төрле иҗат кешеләре катнашында “Осталык һәм остазлык” дип исемләнгән иапшырулар алып бара иде. Шул тапшыруларның берсен ул нәкъ менә Наҗия апа Теркуловага багышлап әзерләгән булган. Тыңлап чыктык без ул тапшыруның язмасын, тыңлап чыктык та, аны һичкичекмәстән тыңлаучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәргә кирәк, дигән фикергә килдек.

19 июнь. «Татарстан дулкынында».

1 Эльмира Шәрифуллинаның иҗаты татар әдәбиятында аерым бер урын алып тора. Таң чыгы кебек саф-нәфис шигырьләре йөрәкләрне җилкетергә, җаннарны сафландырырга, әллә нинди хыял дөньяларына алып китәргә сәләтле. Шул ук вакытта аның балалар өчен язылган самими шигырьләре дә һәм тормышның катлаулы якларын чагылдырган, зур мәсьәләләрне күтәргән әсәрләре дә күп. Бу урында аның иҗаты турында каләмдәшләренең җылы сүзләрен искә алып китсәк тә урынлы булыр. “Шагыйрә көчәнми, кыланмый. Аның хисләре көчле, табигый. Әгәр Эльмира Шәрифуллина чын талантка ия булмаган булса, хәтта шәхси фаҗига дә аны шагыйрь ясый алмаган булыр иде”, – ди Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттах. Күренекле язучы Ләбибә Ихсанова исә болай ди: “Шигырьдә булсын, прозада булсын, Эльмираның теленә күпләр игътибар итә. Гади, хисле, җыйнак итеп яза белә ул, заманча булсын дип, яңа сүзләр ясап маташмый, халык күңеленең тирән коесыннан чумырып ала да көн дә кулланылган гап-гади сүзләрне шундый мәгънәле итеп бер җепкә тезә ки, ана телебезнең байлыгына, мәгънәви көченә сокланмый кала алмыйсың…”

Бүген студиябезгә шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаны чакырдык.

18 июнь. “Татарстан дулкынында”.

картина худож тат аул искусство Башкалабызның «Эрмитаж — Казан» үзәгендә Санкт- Петербургта яшәп иҗат итүче татар рәссамнарының күргәзмәсе ачылды. Ул ТАССРның 100 еллыгына багышлана һәм анда төрле юнәлештәге эшләр куелган. Бу иҗат эшләрен 11 рәссам тәкьдим итә. Бүген әлеге күргәзмә ачылышыннан язма тәкъдим итәбез. Тапшыруыбызның икенче өлешендә   язучы — прозаик, хикәяләр остасы Мәгъсум Хуҗинның “Ике авыл арасы” дигән хикәясен тыңлый аласыз.

17 июнь. “Татарстан дулкынында”.

9k8k5iRM3_E (1) Тапшыруыбыз кунагы “Безнең мирас” журналы. Басманың җаваплы мөхәррире – Ленар Гобәйдуллин белән без журналның июнь ае санына күзәтү ясарбыз. Анда урын алган материаллар белән таныштырырбыз. B_Tg2O_k3Lg (1)