Тел күрке – сүз

12 май. “Тел күрке – сүз”.

библ книг Без бу көннәрдә Бөек Җиңү көне рухы белән яшибез. Хәтерләрне яңарта торган шушы көнебездә, хөрмәтле тыңлаучылар, әнә шул сугышның иң хәтәр яуларын кичеп чыккан татар әдибе, Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәкимнең радиобыз фондында сакланучы язмасын тәкъдим итәргә булдык. Бу чыгышның “Тел күрке – сүз” тапшыруында яңгыравы очраклы түгел, чөнки анда нәкъ менә туган тел язмышы, иң авыр вакытларда да ана теленең кеше күңеленә өмет, көч-кодрәт бирүе турында. Сибгать Хәким, “Сагыну”.

28 апрель. “Тел күрке – сүз”.

татары5 Тапшыруда Хуҗиәхмәт Мәхмүтовның “Гыйбарәләр тарихыннан сәхифәләр” дигән китабы белән таныштыру дәвам итә. “Ана теле дәресе”ндә академик Рузәл Йосыпов чыгышы бирелә. “Хәтер сандыгы” сәхифәсендә “Тел күрке — сүз” тапшыруы өчен 1970 елларда әзерләнгән язма кабатлап тәкъдим ителә, биредә Рәсүл Гамзатовның “Минем Дагыстаным” дигән әсәреннән өзек Камал Саттарова язмасында тәкъдим ителә.

14 апрель. “Тел күрке – сүз”.

история печат газет журналист сми Тапшыру “Хәтер сандыгы” сәхифәсе белән башлана, бу очраклы түгел, чөнки би күп тыңлаучыларыбызның яраткан язучысы Бикә Рәхимованың тууына 80 ел тулды.  Бикә ханым, әдәбиятта якты мирас калдырган шагыйрә һәм прозаик булу белән беррәттән, туган телебезне саклау, үстерү өчен янып иҗат итүче публицист та иде. Күп еллар рус мәктәбендә татар теле укыткан мөгаллимә, тел галиме буларак, ул безнең “Тел күрке – сүз” тапшыруларында да актив катнашты, ата-аналарны үз балаларын туган телдән аермаска чакырып яшәде.  Тапшыруда урын алган язма – әнә шундый чыгышларның берсе. Аннары  филолгия фәннәре докторы Илдар Низамов шагыйрь Акмулла әсәрләрендәге тел бизәкләре турында сөйли, академик Рузәл Йосыпов телебезгә үтеп кергән чүп-чар сүзләрдән арыну юлларын бәян итә.

31 март. “Тел күрке – сүз”.

татары5 Сөйләм телебезгә килеп кергән чүп-чар сүзләр һәм алардан арыну юллары. Академик Рүзәл Йосыпов менә шулай дип исемләнгән чыгышын дәвам иттерә. Шулай ук биредә күренкле галим Һарун Йосыповның кеше исемнәренә багышланган мәкаләсе һәм Талип Әскәровның “Сиңа нәрсәгә ул” дигән шаян хикәясе урын алган.

17 март. “Тел күрке – сүз”.

tataryaz  w Күренекле тел галиме Хуҗи Мәхмүтовның “Гыйбарәләр тарихыннан сәхифәләр” дигән китабы белән танышуыбызны дәвам иттерәбез. Аннары академик Рузәл Йосыпов сөйләмебезгә килеп кергән чүп-чар сүзләр һәм алардан арыну юллары турында бәян итә.

3 март. “Тел күрке – сүз”.

тат дети школа Туган телебезне сөючеләргә адресланган тапшыру филология фәннәре докторы Илдар Низамовның “Ана теле дәресе” сәхифәсендәге чыгышы белән башланып китә. Анда галим бүгенге көндә сөйләмебездә еш очрый торган хаталы гыйбарәләргә туктала, алардан арыну юлларын күрсәтә. Аннары танылган язучы Рәфкать Карәминең “Сөйдергән дә, көйдергән дә…” дип исемләнгән мәкаләсеннән кайбер фикерләр тәкъдим ителә.

17 февраль. “Тел күрке – сүз”.

1297 Тапшыруда күренекле тел галиме Хиҗиәхмәт Мәхмүтовның “Гыйбарәләр тарихыннан сәхифәләр” дип исемләнгән китабы белән танышу дәвам итә. Аннары “Ана теле дәресе”ндә академик Рузәл Йосыпов телебезгә килеп кергән чүп-чар сүзләр һәм алардан арыну бллары турында сөйли. Ахырда Туфан Миңнуллинның “Килен һәм кайнана” дип исемләнгән тәмле телле хикәясе тәкъдим ителә.

3 февраль. “Тел күрке – сүз”.

tatarskii_ornament Башта бер сөенечле хәбәр әйтеп куйыйк: Татарстан радиосы тиздән “Туган телдә дөрес сөйләшик” дип исемләнгән яңа сәхифә ачып җибәрә. Алар күп санлы тапшыруларыбызның бер өлеше булып барачаклар һәм бу сәхифәләрдә көндәлек сөйләмебездә яисә матбугатьта җибәрелә торган ялгышлыклар, игълан такталарындагы хаталар һәм аларны төзәтү юллары турында сүз булыр. Әлеге сәхифәләрне оештыруда без тел, әдәбият галимнәребез, язучылар, журналистлар, туган телебез язмышына битараф булмаган тыңлаучыларыбыз катнашыр, дип өмет итәбез. Галимнәребез арасыннан иң беренче булып академик Рузәл ага Йосыпов шушы олы эшкә кушылырга теләк белдерде, алай гына да түгел, ул инде безгә беренче язмаларын җибәреп тә өлгерде. Бүгенге тапшыруда без аларыга күз салырбыз. Ә аңа кадәр “Ана теле дәресендә” филолгия фәннәре докторы Илдар Низамовның “Тел һәм җыр” дип исемләнгән чыгышын тыңларбыз.

20 гыйнвар. “Тел күрке – сүз”.

тат орнам вышивк 2 Тел -  сөйләшү, аралашу чарасы гына түгел. Ул  халкыбызның  тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын да чагылдыра. Һәр төбәкнең үз диалекты, үзенчәлекләре бар. Бу тапшыруда күренекле галимнәр, язучылар халкыбызны  дөрес  сөйләшү, дөрес язу серләренә өйрәтә.

30 декабрь.“Тел күрке – сүз”.

tataryaz  w Туган телне сөючеләргә адресланган тапшыруда филология фәннәре докторы Илдар Низамов “Тел һәм җыр” дип исемләнгән әңгәмәсен дәвам иттерә. Аннары “Ана теле” дәресендә академик Рүзәл Йосыпов туган телебезгә үтеп кергән “калька” сүзләр һәм алардан арыну юллары турында сөйли.