Тел күрке – сүз

3 февраль. “Тел күрке – сүз”.

tatarskii_ornament Башта бер сөенечле хәбәр әйтеп куйыйк: Татарстан радиосы тиздән “Туган телдә дөрес сөйләшик” дип исемләнгән яңа сәхифә ачып җибәрә. Алар күп санлы тапшыруларыбызның бер өлеше булып барачаклар һәм бу сәхифәләрдә көндәлек сөйләмебездә яисә матбугатьта җибәрелә торган ялгышлыклар, игълан такталарындагы хаталар һәм аларны төзәтү юллары турында сүз булыр. Әлеге сәхифәләрне оештыруда без тел, әдәбият галимнәребез, язучылар, журналистлар, туган телебез язмышына битараф булмаган тыңлаучыларыбыз катнашыр, дип өмет итәбез. Галимнәребез арасыннан иң беренче булып академик Рузәл ага Йосыпов шушы олы эшкә кушылырга теләк белдерде, алай гына да түгел, ул инде безгә беренче язмаларын җибәреп тә өлгерде. Бүгенге тапшыруда без аларыга күз салырбыз. Ә аңа кадәр “Ана теле дәресендә” филолгия фәннәре докторы Илдар Низамовның “Тел һәм җыр” дип исемләнгән чыгышын тыңларбыз.

20 гыйнвар. “Тел күрке – сүз”.

тат орнам вышивк 2 Тел -  сөйләшү, аралашу чарасы гына түгел. Ул  халкыбызның  тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын да чагылдыра. Һәр төбәкнең үз диалекты, үзенчәлекләре бар. Бу тапшыруда күренекле галимнәр, язучылар халкыбызны  дөрес  сөйләшү, дөрес язу серләренә өйрәтә.

30 декабрь.“Тел күрке – сүз”.

tataryaz  w Туган телне сөючеләргә адресланган тапшыруда филология фәннәре докторы Илдар Низамов “Тел һәм җыр” дип исемләнгән әңгәмәсен дәвам иттерә. Аннары “Ана теле” дәресендә академик Рүзәл Йосыпов туган телебезгә үтеп кергән “калька” сүзләр һәм алардан арыну юллары турында сөйли.

16 декабрь. “Тел күрке – сүз”.

книга Туган телебезне сөючеләргә адресланган бу тапшыруда филолгия фәннәре докторы Илдар Низамов “Тел һәм җыр” дип исемләнгән дәресен дәвам иттерә.  Аның чыгышы Татарстан сәнгать осталары башкаруындагы җырлар белән иллюстрацияләнә.

2 декабрь. “Тел күрке – сүз”.

тат орнам вышивк 2 Тапшыруның яңа чыгарылышында филолгия фәннәре докторы Илдар Низамов “Тел һәм җыр” дип исемләнгән “дәрес”ен дәвам итә. Аннары сез Туфан Миңнуллинның “Килен белән кайнана” дигән хикәясен ишетерсез.

18 ноябрь. “Тел күрке – сүз”.

tat-ornamen2 Туган телне сөючеләргә адресланган тапшыруыбызда тыңлаучы игътибарына Татарстанның халык язучысы Фәнис Яруллинның “Моңлы тел” дигән язмасы тәкъдим ителә. Аннары язучы Адлер Тимергалинның “Миллият сүзлеге”н укубызны дәвам итәрбез.

4 ноябрь. “Тел күрке – сүз”.

китап 2 Туган телне сөюче дусларыбызга адресланган тапшыруда  филология фәннәре докторы Илдар Низамов “Тел һәм җыр” дип исемләнгән теманы дәвам иттерә. Аннары тыңлаучы игътибарына Туфан Миңнуллинның «Килен белән кайнана» дип исемләнгән хикәясе Ирек Баһманов язмасында тәкъдим ителә.

21 октябрь. “Тел күрке – сүз”.

fptl Бүген филолгия фәннәре докторы Илдар Низамов “Тел һәм җыр” дип исемләнгән теманы дәвам иттерә, аннары “Хәтер сандыгы” сәхифәсендә cез күренекле галим һәм язучы Нурихан Фәттахның туган телебез тарихына багышланган язмасын тыңларсыз.

7 октябрь. “Тел күрке – сүз”.

tatar Туган телебезне камил рәвештә өйрәнергә омтылучы тыңлаучыларга адресланган бу тапшыруда филология фәннәре докторы Илдар Низамов «Тел һәм жыр» дип исемләнгән теманы дәвам иттерә. Аннары «Хәтер сандыгы» сәхифәсендә без данлыклы диктор Камал Саттарова тавышын тыңларбыз.

23 сентябрь. “Тел күрке – сүз”.

китап 2 Тел -  сөйләшү, аралашу чарасы гына түгел. Ул  халкыбызның  тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын да чагылдыра. Һәр төбәкнең үз диалекты, үзенчәлекләре бар. Бу тапшыруда күренекле галимнәр, язучылар халкыбызны  дөрес  сөйләшү, дөрес язу серләренә өйрәтә.