Яшьлек аланы

12 сентябрь. “Яшьлек аланы”.

глобус земля мир путешествие туризм Көтеп алган җәй дә тәмамланды. Бу көннәрдә мәктәпләрдә, югары уку йортларында, техникумнарда тулы куәткә укулар башланып китте. Җәй буена көч туплаган укучылар, яшь-җилкәнчәк кабат белем эстәргә кереште. Инде сез дә дусларыгыз белән күрешергә, җәй буена алган хис-кичерешләр белән уртаклашырга өлгергәнсездер. Һәрбер җәй безнең тормышта яңа эз калдыра. Безнең фикерләүләрне, тормышка карашыбызны үзгәртергә сәләтле. Студиябезнең бүгенге кунагы – Рөстәм Шәйхиев та менә шул фикердә. Быелгы җәй аның өчен сәяхәтләргә бай булган. Ул автостоп рәвеше белән Казаннан Урта диңгез ярына кадәр барып җиткән. Моннан тыш Рөстәм спортның каратэ төре буенча тренер булып та эшли. Быел җәй ул үз укучыларын һәм аларның әти-әниләрен табигатькә алып чыгып ял иттерде. Аларга самавардан чәй эчертте, палатка куярга, учак ягарга өйрәтте. Мондый яллар файдалы булудан бигрәк, гаиләдәге дуслыкны ныгыта, чөнки бүген күп кенә ата-аналар көн дәвамында эштә булу сәбәпле балаларын бик сирәк күрә һәм аралаша. Болар турында без әле алдагы тапшыруларыбызда да сөйләрбез. Ә бүгенгә әңгәмәбезнең төп темасы – автостоп белән сәяхәт итүдән алган тәэсирләр, кызыклы һәм мавыктыргыч хәлләр, сәяхәт итүчегә киңәшләр.

30 август. “Яшьләр вакыты”.

Бүгенге тапшыруыбызның кунагы “Татар кызы – 2018” конкурсының республика җиңүчесе, Курск өлкәсендә узган “XII Бөтенрәсәй җәйге авыл уеннары”нда механизаторлар ярышында беренче урынны яулап алып кайтткан Балтач районы Сосна авылы кызы Гүзәл Габдрахманова. QBa6kF_55AI   SuFE2gYgByc   tat   4ZA-6rCVULc   Fq_SyEXpc2M   GlrJ9qutqjA   PtEeWt2dBlY  

29 август. «Яшьлек аланы».

mask Вакыт арбасы бер генә минутка да туктап тормый. Әле кайчан гына театрларыбыз яңа премьераларын тәкъдим итеп җәйге ялга киткән иделәр. Сез дә театрны сагынырга өлгергәнсездер. Менә шул сагышларны тарату өчен шәп мөмкинлек бар. К.Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры республика һәм шәһәр көненә багышлап бәйрәм спектакльләрен тәкъдим итә. Тамашалар 26 августтан 29 ына кадәр дәвам итә. Бу турыда тулырак итеп сөйләшү өчен студиябезгә кунакка театрның яшь, өметле артисты Диләрә Фәттахова килде.

22 август. «Яшьлек аланы».

солнце Сәламәтлек – иң зур байлык диләр. Бу бушка гына әйтелгән сүзләр түгел, әлбәттә. Саулыгың булмаса, күзгә берни күренми, күңелгә берни кирәкми. Шуңа үз сәламәтлегебез турында яшьтән кайгыртсак иде дигән теләктә без студиябезгә яшь, өметле белгеч, табиб Алмаз Дияровны чакырдык. Ул – үзенчәлекле һөнәр иясе – вертеброневролог. Табиб-вертебролог Алмаз Дияров умыртка баганасының сәламәтлеген кайгырту буенча үз киңәшләрен бирде. Сез дә аларга колак салырсыз дип ышанабыз.

15 август. “Яшьлек аланы”.

тат украш Иртә берлән кайнамакта бу базар, Кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайдан алынган бу шигъри юллар башкалабыз Казанда үткән “Печән базары” фестивален бар тулылыгы белән күзалларга ярдәм итә. Әлеге матур чарада безгә дә катнашырга туры килде. Игътибарыгызга “Печән базары”ннан әзерләнгән репортаж тәкъдим итәбез.

8 август. “Яшьлек аланы”.

1234yyyy - копия Студиябезнең бүгенге кунагы – җыр-музыкага гашыйк егет Илнар Шәрәфетдинов. Ул “Дуслык моңы”, “Татар моңы” кебек бик тә дәрәҗәле халыкара татар җыр конкурслары лауреаты. Безнең студиягә ул ерак юлны якын итеп, Башкортстан Республикасыннан килде.

1 август. “Яшьлек аланы”.

qBxULIwnzhs «Яшьлек Аланы» тапшыруының бүгенге чыгарылышында без сезне бик күп конкурсларда җингән яшь шагыйрә Ләйлә Хәбибуллина белән әңгәмә тыңларга чакырабыз. Ләйлә үзенең искиткеч матур шигырьләрен дә бүләк итәр. Бу тапшыру тулысынча шигърияткә багышланган. Яшь шагыйрә үзенең иҗаты белән генә таныштырып калмый, ә мөһим киңәшләрен дә бирә, киләчәккә булган планнарын да сөйли. Тапшыруны бергәләп тыңлыйк.

25 июль. “Яшьлек аланы”.

тат орнам вышивк 2 Бу көннәрдә татар яшьләре дөньясында зур вакыйга – 28 нче Татар яшьләре көннәре бара. Илебезнең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән җыелган татар җанлы яшьләр Идел буенча теплоходта 1 атнага якын сәяхәт итәчәкләр һәм үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар, тәҗрибә уртаклашачаклар.

18 июль. “Яшьлек аланы”.

IMG-20180702-WA0004 Җәй җәйлеген итә! Кояш кыздыра… беләм, сез дә бу көннәрне бушка үткәрмисездер. Ял итәргә, яңа җирләр ачарга, сәяхәт итәргә өлгердегезме әле дуслар? Ә менә студиябезнең бүгенге кунагы – Рөстәм Шәйхиев инде шушы кыска гына вакыт эчендә 5 илдә булырга өлгергән. Ул автостоп рәвеше белән Казаннан Урта диңгез ярына кадәр барып җиткән. Инде бу мавыктыргыч сәяхәтнең кайбер мизгелләре белән бүлешергә дип безнең янга килде.