Яшьлек аланы

29 май. “Яшьлек аланы”.

мол раб 1. Бу көннәрдә башкалабызда яшьләр дөньясында зур вакыйга булып үтте. Быел 7 нче тапкыр үткәрелә торган Бөтенроссия эшче яшьләр форумы тәмамланды. Анда Россиянең 35 субъектыннан 300 кеше катнашты. Алар төрле һөнәр ияләре. Кемдер сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгы, транспорт өлкәсендә эшли, урыннарда яшьләр берләшмәләрен җитәкләүчеләр, профильле уку йортлары студентлары да бар иде. Форумда катнашучылар өчен төрле мастер-класслар, интерактив уеннар, үз эшенең остасы булган экспертлар белән очрашулар үткәрделәр. Шулай ук форум кысаларында, катнашучылар арасында яшьләр проектларының бөтенроссия конкурсы да үтте. Анда 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәр булган яшьләр катнаша алды. Эшче яшьләрнең Бөтероссия форумы яшьләр өчен иҗтимагый файдалы белемнәр һәм кирәкле күнекмәләр алырга һәм аны үз эшләрендә кулланырга ярдәм итә дигән фикердә оештыручылар. Чараны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Яшьләр эшләре федераль агентлыгы һәм Россиянең яшьләр эшмәкәрлегенә ярдәм күрсәтү үзәге бергәләп оештырганнар. Студиябездә кунакта - шушы форумда катнашкан Гөлназ Гыймадиева. 2. Татар сәхнәсен яңа җырлар белән баету максатыннан «Калеб» яңа буын җыены җыр лабораториясен башлап җибәрә. 24 май — 24 июнь аралыгында узачак лаборатория кысаларында композитор, шагыйрь, җырчыдан торган командалар яңа җырлар иҗат итәчәк. Лабораториянең нәтиҗәсе 2019 елның октябрь аенда — концерт рәвешендә тәкъдим ителәчәк. Бу уңайдан Кариев театрында җырчылар, композиторлар, шагыйрьләр, журналистлар һәм татар җырына битараф булмаган җәмәгать эшлеклеләре катнашында түгәрәк өстәл үтте. Ул фикер алышу форматында узды. Анда Татарстан радиосының музыкаль мөхәррире Динә Камалова да катнашты һәм тапшыруыбызда әлеге очрашуда яңгыраган кайбер фикерләргә колак салырбыз. Баштан ук оештыручылар: “Бу очрашу лабораторияне ачып җибәрер алдыннан эш юнәлешен билгеләү өчен мөһим,” – дип әйтте.

22 май. “Яшьлек аланы”.

тат украш Яшьләр булган җирдә уен-көлке, җыр-биюдән башка булмый. Бер җыелып сөйләшү дә күңелле бәйрәм төсен ала. Күптән түгел генә Казан федераль университеты Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының актлар залында да чын бәйрәм гөрләде. Халкыбызның иң матур гореф-гадәтләре – чишмә буендагы кичке уеннар дисеңме, татарлар яшәгән чит төбәкләрдән алып кайтылган уеннар дисеңме, Сабан туе, аулак өй һәм башка бик күп гореф-гадәтләр матур гөлләмә кебек сәхнәгә менде. Аларны табучылар, халыкка җиткерүчеләрнең төрле вуз һәм көллият студентлары булуы икеләтә шатлык. Сүзебез республикабызда беренче тапкыр үткән  “Кәрия-Зәкәрия” дигән студентларның халык иҗаты фестивале турында. Анда безнең хәбәрчебез Рәфидә Галимҗанова булып кайтты һәм бүген игътибарыгызга әлеге чарадан әзерләнгән репортаж тәкъдим итәбез. Бәйрәмнәр кешелекнең үзе шикелле үк борынгыдан килә. Тар күңелдә була алмый бәйрәм, Бәйрәмнәргә кирәк – мәйданнар. Борынгылар җаннар матурлыгын Мәйданнарга, гасырларга җәеп салганнар.  

15 май. “Яшьлек аланы”.

молод раб студент апк Бүген без Сезне Байлар Сабасына кунакка чакырабыз. Дөресрәге, Саба районында урнашкан Саба аграр көллиятендә булырбыз бүген. Көллиятнең матур бинасы район үзәге – Байлар Сабасына кергәндә һәркемне каршы ала һәм озатып кала. Анда безнең хәбәрчебез Рәфидә Галимҗанова булып, көллият студентлары һәм мөгаллимнәре белән сөйләшеп кайтты.

24 апрель. “Яшьлек аланы”.

тат орнам вышивк 2 Аланыбызга керергә әзер торучы бүгенге яшьләр – талантлы, актив, креатив һәм алар Әлмәт татар дәүләт драма театрының яшь, өметле актерлары. Инде аларны атап та үтик – болар Фаил Сафиуллин, Рифат Әхмәдиев, Алмаз Шаһимәрданов һәм Айзил Фазлыев. Алар белән сөйләшүебезнең темасы да үзенчәлекле. Без бүген театрда яшь актерлар тормышы, аларның иҗат итү мизгелләре, сәләтләре, сөенечләре һәм артист дуслыгы турында гапләшербез.

17 апрель. “Яшьлек аланы”.

тат орнам вышивк 2 Бүгенге тапшыруда без Сезне яшь иҗатчы-автор Чулпан Хаҗиева белән таныштырабыз. Ул үзе Казаныбызның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 татар гимназиясендә 11 нче сыйныфта укый. Үзен әдәбиятта проза өлкәсендә сыный: хикәяләр яза. 2018 елда аның хикәяләре Россиякүләм “Глаголица” иҗат конкурсында Гран-прига лаек була. Тагын шунысы сөенечле, “Казан утлары” журналының “Яңа исемнәр” дигән рубрикада Чулпанның “Әсәлем” хикәясе укучыларга тәкъдим ителде. Бүген без Чулпанның үзе белән якыннанрак танышырбыз һәм аның әлеге хикәясеннән өзек тыңларбыз.

10 апрель. “Яшьлек аланы”.

школа Студиябезнең бүгенге кунагы – Габдрахман авылы мәдәният йорты директоры Айдар Газизуллин. Без аның белән яшьләрнең авылның мәдәни тормышында катнашуы хакында әңгәмә корабыз.

27 март. “Яшьлек аланы”.

татар театр Бүген, 27 март – Бөтендөнья театр көне. Әлеге күркәм бәйрәм актерларның гына түгел, театрда эшләүче һәркемнең профессиональ бәйрәме. Ул 1961 елдан бирле билгеләп үтелә. Шекспир “Безнең бөтен тормышыбыз – театр, ә без анда актерлар,” – дигән. Димәк, сезне дә, хөрмәтле радиотыңлаучылар, тапшыруыбыз башында ук театр көне белән котлыйбыз! Бүген дөньяның, илебезнең төрле почмакларында театр белән бәйле бик күп чаралар үтә. Ә безнең Татарстан Республикасында тагын берничә сәгатьтән театр сәнгате өлкәсендәге төп вакыйга – “Тантана” театр премиясен тапшыру башланып китәчәк. Премиянең төп максаты – Татарстанда театр сәнгатенә дәүләт ярдәме күрсәтү, җәмәгатьчелектә зур хуплау тапкан иҗат коллективларын билгеләп үтү. Быел оештыру комитетына 23 театрдан 56 гариза кергән. “Тантана” премиясе берничә номинациядә уза. Бу кичтә үзләрен беренче тапкыр күрсәтә алган яшь артистлардан алып, хатын-кыз һәм ир-ат ролен иң яхшы башкарган танылган артистлар данлана. Ел вакыйгасы булып торган спектакльләр ачыклана. Җиңүчеләрне бүген 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге татар Дәүләт академия театрында ачыклаячаклар. Без үзебезнең тапшыруларыбызда сезне республикабызның театр тормышы, актерларның иҗаты, яшәеше белән һәрдаим таныштырып барабыз. Быел Россиядә игълан ителгән театр елы уңаеннан мондый  тапшыруларның саны тагын да артты. Менә бүгенге тапшыруыбыз өчен әзерләнгән вакыйгалар калейдоскобын берләштереп тора торган бер урын бар. Ул – Г.Кариев исемендәге Казан татар Дәүләт яшь тамашачы театры. Соңгы елда республикабызның иң яшь театры иҗади фикер йөрткән, идеяле яшьләрнең җыелу, тартылу урынына әверелде. Театр коллективының “Калеб” яшь иҗатчылар берләшмәсен үз канатлары астына алуы да уңай нәтиҗәне бирде дип саныйбыз.

20 март. “Яшьлек аланы”.

04d566cecf3210c8f5d7d8aa35bc7b32   Башкалабыз Казанның Ершов урамында урнашкан кооперация институтында шушы көннәрдә генә татар тормышы белән бәйле зур вакыйга булды. Биредә үз алдына зур максатлар куйган татар мәдәнияте үзәге ачылды. Кемгәдер аның нәкъ менә кооперация институтында ачылуы башта сәер булып та тоелырга мөмкин, әмма ачылыш тантанасына килгән татар галимнәре һәм зыялылары бертавыштан үзәк өчен дөрес урын сайланганлыгын әйтә. Бүген игътибарыгызга Казан кооперация институтында ачылган татар мәдәнияте үзәгеннән репортаж тәкъдим итәбез. Татар мәдәнияте үзәгенә бүләк ителгән экспонатлар аша татар халкының элек-электән гыйлемле һәм һөнәрле халык булганлыгын күреп була. Барлыгы үзәккә 60 экспонат, 20 репродукция бик күп китаплар урнаштырылган. Татар халкының һөнәрчелеге белән бәйле экспонатлар җыю дәвам итә. Экспонатлар арасында данлыклы сәүдәгәрләр – Апаанаевлар нәселенең дәвамчылары Илүзә һәм Нурания Апанаевалар китергән гаилә ядкарьләре – Мәрьям Апранаева фотоальбомы, Ибраһим Апанаевның көмеш чәнечкесе, Якуп Апанаевның борынгы сәгате һәм башкалар лаеклы урын алып торалар. Институтның татар мәдәнияте үзәге урнашкан бүлмәсенә тормыш-көнкүрештә кулланыла торган иләк, тагарак, тукмак, эскәтер, тастымал, орчык, сырлы вәләк һәм башка бик күп инде хәзер чынлап та тарих кына булып калган экспонатлар да сыйган. Тарихи мирасны туплауда татар галимнәре һәм зыялылары да активлык күрсәтәләр. Әйтик, галимә Лена Гайнанова Г.Исхакый тавышы язылган тасма һәм аның кызы – Сәгадәт Чагатай хатларын тапшыра. Нәҗип Нәккаш үз шамаилләрен, рәссам Канәфи Нәфыйков үз рәсемнәрен бүләк итә. Экспонатлар бөтен республика буенча җыела дисәк тә ялгышмабыз. Әлбәттә, ТАССРның 100 еллыгын уздыруга әзерләнгән һәм татар халкының үсеш стратегиясен язып яткан чакта мондый үзәк ачылу зур тантана буларак кабул ителә. фото http://kazan.ruc.su/

13 март. “Яшьлек аланы”.

20190313_160225 Бүгенге тапшыруыбызга кереш итеп без халкыбызның туган тел турында әйткән мәкальләрен кабат хәтердә яңартырга булдык. Ананың балага биргән иң зур бүләге - тел. Ана теле бер булыр ди халык. Әйе, бүген сүзебез нәкъ менә барыбыз өчен дә кадерле булган ана телебез турында. Бу турыда фикерләшү өчен без студиябезгә Казан федераль университетының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбеннән студентларны чакырдык. Әңгәмәбез турыдан-туры эфирда барачак. 20190313_155805 n k

6 март. «Яшьлек аланы».

22 Бу көннәрдә Әлмәт, Азнакай районнарында Г.Кариев исемендәге Казан татар Дәүләт яшь тамашачы театры гастрольләре бара. Бүген кичке сәгать җидедә Азнакай мәдәният йортында Владимир Гуркин әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Мәхәббәт күгәрченнәре” спектакле булачак. Театрның гастроль туры иртәгә, Ютазы мәдәният йортында тәмамлана. Кариевлылар тамашачылар игътибарына көндезге сәгать уникедә Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” спектаклен тәкъдим итәчәкләр. Болар һәм Кариев театрының башка яңалыклары турында сүз турыдан-туры эфирда иртәгә “Яшьлек аланы” тапшыруында барачак. Ул 15 сәгать 20 минутта башлана.   IMG_8324   IMG_8314