Язучылар – балаларга

31 август. “Язучылар-балаларга”.

дети книга 3 Бүгенге тапшыруыбыз   Татарстанның  атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә  һәм язучы Фирдәвес Әһлия иҗатына багышлана. Әле күптән түгел генә аның балалар өчен “Моңлы курай” исемле әкиятләр китабы басылып чыкты. Тапшыру барышында сез автор белән әңгәмә һәм  әлеге китаптан әкият тә ишетерсез.

29 июнь. “Язучылар — балаларга”.

дети книга 3 Бүгенге тапшыруыбыз шагыйрә  Бикә Рәхимова иҗатына багышлана.  Без авторның иң нәниләр өчен язган шигырьләрен тыңларбыз. Һәм аның  вафатына берничә ай элек язып алынган соңгы әңгәмәсен дә ишетербез.

8 июнь. “Язучылар — балаларга”.

дети книга Бүгенге тапшыруыбыз балалар өчен  берничә китап авторы  Резеда Фәрхетдинова иҗатына багышлана. Аның  шигырьләрен  укыр алдыннан Резеда  ханым  белән  кыска гына әңгәмә дә ишетерсез. Тапшыруыбыз шигырьләргә аваздаш җырлар белән үрелеп барыр.

18 май. “Язучылар — балаларга”.

дети книга “Язучылар — балаларга”.   Бүгенге тапшыруыбыз Әлмәттә яшәп иҗат итүче Лилия Фәрхетдинова иҗатына багышлана. Аның әкиятләрен укыр алдыннан Лилия ханым  белән  кыска гына әңгәмә дә ишетербез.

27 апрель. “Язучылар — балаларга”.

дети книга 3 Бүгенге тапшыруыбыз шагыйрә  Бикә Рәхимова иҗатына багышлана. Аның тууына 10 апрельдә 80 ел тулды. Бүген без авторның иң нәниләр өчен язган шигырьләрен тыңларбыз. Авторның  вафатына берникадәр элегрәк язып алынган әңгәмәсен тыңлап хәтер яңартырбыз.

6 апрель. “Язучылар — балаларга”.

дети книга Бүгенге тапшыруыбыз балалар язучысы Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре  Роза  Хафизова иҗатына багышлана. Роза Хафизова  үзенең әдәби иҗатын тулысынча балаларга багышлаган язучыларның берсе.  Бүген без аның иҗатын барлап,  сезнең игьтибарга  “Күңел күзе” дигән хикәясен тәкъдим итәрбез.