Язучылар – балаларга

3 март. “Язучылар — балаларга”.

дети книга 1 Бүгенге тапшыруыбыз татар балалар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән талантлы проза остасы һәм драматург Дәрҗия Аппакованың тууына   120 ел тулу уңаеннан әзерләнде. Бүгенге мәктәп укучылары аның турында бик аз белә. Чөнки аның китапларын табу да кыен. Язучының  әсәрләрен табуда ярдәм иткән Татарстан милли китапханәсе  хезмәткәрләренә рәхмәтебезне җиткерәбез. Бүгенге балалар һәм әти- әниләр өчен дә кызыклы булган хикәяләре берегезне дә битараф калдырмас.

10 февраль. “Язучылар — балаларга”.

дети книга Бүген без сезне шагыйрә Асия Юнысованың  Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан  “Алкалы чәчәкләр” дигән китабы белән таныштырырбыз. Шигырьләрне укыр алдыннан Асия Юнысова белән кыска гына әңгәмә дә ишетерсез.

31 декабрь. “Яңа елда – яңа әкият”.

природ зима птиц снег Балалар һәм яшүсмерләр өчен радиотамаша. Кадерле  дуслар! Тиздән, бик тиздән түребезгә Яңа 2018 ел үтәр. Бу көннәрдә без Яңа ел белән бергә Кар кызы һәм Кыш бабайны да көтәбез. Яңа елны каршылаганда төрле  кызыклы һәм  көтелмәгән маҗаралар да булгалый. Бүген без сезне “Яңа елда – яңа әкият” дигән тамаша аша тылсым дөньясына алып керергә уйладык. Монда безгә куян, маймыллар да, тукран, әтәчләр дә, аю һәм этләр дә ярдәм итәр. Бергәләп тыңлыйк.

23 декабрь. “Язучылар — балаларга”.

дети книга Бүгенге тапшыруыбыз шагыйрь,Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Марсель  Галиев   иҗатына багышлана. Аның балалар өчен иҗат иткән шигырьләрен һәм үзе укуында кайбер әсәрләрен ишетербез.

2 декабрь. “Язучылар — балаларга”.

дети школ комп Бүген без сезне  язучы Альберт Хәсәнов хикәяләре белән таныштырырбыз.  Тапшыруның авторы Дания Гайнетдинова Альберт Хәсәновның 80 яшьлек  юбилее уңаеннан аның белән  очрашып  иҗаты һәм бүгенге балалар әдәбияты турындагы  фикерләрен дә белеште. Тапшыруны бергәләп тыңлыйк.

11 ноябрь. “Язучылар — балаларга”.

6708 Бүген без сезне шагыйрә Асия Юнысованың  Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан  “Алкалы чәчәкләр” дигән китабы белән таныштырырбыз. Әле күптән түгел генә күркәм юбилеен каршылаган  Асия Юнысова белән кыска гына әңгәмә дә сезнең өчен кызыклы булыр, дип уйлыйбыз.

21 октябрь. “Язучылар — балаларга”.

paraBY Бүгенге тапшыруыбызны шагыйрь Ленар  Шәех иҗатына багышлыйбыз. Автор  әле күптән түгел генә Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Алдамыйм” дигән шигырьләр җыентыгы өчен Абдулла Алиш исемендәге премиягә лаек булды. Бүген без нәкъ менә әлеге китапка кергән шигырьләрне  сезнең игътибарга тәкъдим итәрбез. Ленар Шәех белән булган әңгәмә дә сезнең өчен кызыклы булыр, дип уйлыйбыз.

23 сентябрь. “Гөлбакча”.

дети природа осень Бүген без бергәләп  көз илендә сәяхәт итәрбез. 27 сентябрь көнне илебездә  “Тәрбияче һәм мәктәпкәчә хезмәткәр” көне билгеләп үтелә.  Без  дә нәни дусларыбыз белән бергәләп балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләребезне шигьри сүз, җырларыбыз аша  котлауларыбызны бүгеннән үк җиткерергә уйладык. Шулар һәм башкалар турында тапшыру барышында ишетербез.

16 сентябрь. “Язучылар-балаларга”.

дети книга 3 Бүгенге тапшыруыбыз шагыйрь, прозаик, публицист, Татарстанның халык язучысы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Марсель Баян улы Галиев   иҗатына багышлана.Тапшыру барышында аның үзе укуында да кайбер шигырьләрен ишетербез.