“Татарстан дулкынында” 23.05.2013

Бүген без игътибарыгызга беренче профессиональ композиторларыбыздан булган, заманының танылган музыка белгече, хормейстер, җәмәгать эшлеклесе Солтан Габәшигә багышланган тапшыру тәкъдим итәбез. Радиобызның алтын фондында сакланган әлеге программаны аның авторы Азат Әхмәдуллин алып бара. Ред.  Гилемьянова Г.

Ял концерты. 19.05.2013

Безнең эфирда  республикабыз композиторларының иң яхшы әсәрләре, халкыбызның яраткан җырлары яңгырый.    

Концерт. 18.05.2013

Татар халык җырлары гасырлардан килә. Алар һәркемнең йөрәгендә. Бүген без  сезнең игътибарга  радио фондында сакланган җырлардан төзелгән концерт тыңларга тәкъдим итәбез.  

Балалар өчен бәйрәм радиокомпозициясе 01.05.2013

Бу көннәрдә без чын мәгьнәсендә май кояшының җылы нурларында коенып бәйрәм итәбез.Май ае бәйрәмнәргә бай инде ул.Без дә бүгенге тапшыруыбызны  ”Бәйрәм булып килә яз!” дигән шартлы исем белән бәйрәмчә әзерләдек.Әдәби –музыкаль композиция сезнең күңелләргә бәйрәм шатлыгы алып килсен!