«Россиянең бөек исемнәре».

авиа самолет путеш

Аэропортларга «Россиянең бөек исемнәре» проекты кысаларында танылган ватандашларның исемнәре биреләчәк 45 шәһәр исемлеге игълан ителде. Бу хакта журналистларга Россия Иҗтимагый палатасы секретаре Валерий Фадеев хәбәр итте.

Проект бүген старт алды, ул конкурс форматында гамәлгә ашырылачак.

Тавыш бирү ярдәмендә Россия аэропортларының фасадларын бизәргә лаек булган исемнәрне кешеләр үзләре билгели. Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы проектны гамәлгә ашыру буенча эшне координацияләячәк.

Атаклы ватандашларыбызның исемнәре белән аталырга тиешле аэропортларның гомуми пассажир үткәрүчәнлеге — 170 миллионнан артык кеше.

Шәһәрләр исемлеге белән великиеимена.ру сайтында танышырга мөмкин.

16 октябрь.

Татарстанда «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларына танылган шәхесләр исемнәрен бирүне күздә тоткан  “Россиянең бөек исемнәре” проекты буенча тавыш бирү башланды. Татарстанда аэропортларга  күренекле якташларыбыз исемен бирү буенча тәкъдимнәр җыю төгәлләнде. Халыктан килгән вариантлар арасында Михаил Девятаев, Габдулла Тукай, Федор Шаляпин, Сөембикә, Рудольф Нуриев һәм Минтимер Шәймиев исемнәре бар.

Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы экспертлары “Казан” һәм “Бигеш” аэропортларының исемнәренә  тәкъдим ителгән 40 кандидатура сайлап алды. Тулы исемлек белән Иҗтимагый палата сайтында танышырга була.

Тавыш бирү 18 октябрьдә төнге сәгать 11дә төгәлләнә. Ул “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендә “Россиянең бөек исемнәре. Татарстан Республикасы” проектының рәсми төркемендә бара.

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>