Татарстан радиосы. 90 ел эфирда.

Shamil_Usmanov

“Казан сөйли!” Моннан төгәл 90 ел элек – 1927  елның 7 ноябрендә  Татарстан радиосы  менә шушы сүзләр белән  дөньяга аваз салган. Аны эфирда беренче тапкыр  халкыбызның легендар улы, язучы, Татарстан радиосын оештыручы Шамил Усманов яңгыраткан. Безнең сайтта  радионың 90 еллыгы уңаеннан оештырылган  рубрика  шушы  якты шәхеснең портреты белән ачылып китә.

Якын араларда  әлеге рубрикада  радио тарихына багышланган  материаллар, төрле елларда эшләгән журналистларның хатирәләре,  шушы тарихның чишмә башында торган кешеләренең һәм “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясендә бүген эшләүче хезмәткәрләрнең портретлары урын алачак.

Хөрмәтле радиотыңлаучылар! Материалларга комментарийлар биреп, сез  үзегез дә  рубриканы  оештыру турындагы  теләк-тәкъдимнәрегезне җиткерә аласыз.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>